Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активисты Истанбулда Тукай һәйкәленең җимерек хәле турында Татарстан рәсмиләренә хат язган


Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәле
Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәле

Азатлык татар яшьләре берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин Төркиянең Истанбул шәһәрендә Тукай һәйкәленең һаман да ташландык хәлдә булуы турында кабат искәртә.

Азатлык татар яшьләре берлеге вәкиле Наил Нәбиуллин Истанбулда Тукай һәйкәленең начар хәлдә булуы турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка һәм республика мәдәният министры Ирада Әюповага хат юллаган. Хат Азатлыкта бар.

Мөрәҗәгатендә активист һәйкәлнең плитәләре җимерелгән, Тукай исеме кырылган, күренми дип, хәлне тасвирлап биргән.

Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәле
Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәле

"2021 елның 26 апреленда, Тукаебызның 135 еллык юбилее көнендә әлеге һәйкәл янына чәчәкләр куярга барган идем. Ни кызганыч, Тукай һәйкәле котычкыч хәлдә: һәйкәлнең үзенә, аеруча башына ниндидер буяу түгелгән, мәрмәр плитәләр җимерелгән, исеме язылганы тулысынча кырылгын һәм юк ителгән. Тирә ягы да бик начар хәлдә" дип сурәтли активист.

Нәбиуллин 2019 елда шушы ук сорау белән министрлыкка язган булуын искәртә. Ул вакытта министрлыктан уңай җавап килүе, һәйкәлне төзекләндерергә вәгъдә ителүен дә әйтә.

"Мин бу мәсьәләдә Сезгә 2019 ел ахырында инде язган да идем. Җавап хатында Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге Истанбул мэриясе белән һәйкәлне тәртипкә китерү сөйләшүләре алып барыла, 2020 елның икенче кварталында Тукай һәйкәле урнаштырылган паркның рәсми ачылышы планлаштырыла диелгән иде. Министр урынбасары җавабыннан соң, кимендә 1,5 ел вакыт үтте, әмма һәйкәл һаман да шул ук котычкыч хәлдә. Бөек Тукаебызның 135 еллыгында Истанбулдагы һәйкәлнең реконструкцияләнмәгән хәле күңелләрне төшерә һәм ризасызлык хисләре уята. Истанбулда бердәнбер татар һәйкәлен даими карап тору безнең бурычыбыз булып тора. Безнеңчә, әлеге бурыч беренче чиратта Татарстан мәдәният министрлыгы карамагында. Истанбулда Тукай һәйкәленең җимерек һәм шундый ташландык, мескен хәлдә булуы оят, ә инде аның 135 еллык юбилеенда җимерек хәлдә булуы бөтенләй акылга сыймаслык. Өстәвенә, Тукай һәйкәленең җимерек хәлдә булуы татар халкының һәм бөтен Татарстанның дөнья алдында дәрәҗәсен дә төшерә. Без бер һәйкәлне карап тормаслык дәрәҗәдә бу кадәр зәгыйфь түгел бит!" дип белдерә активист.

2019 елның декабре ахырында Истанбулның Әюпсолтан районында паркта куелган Тукай һәйкәле төзекләндереләчәк дип хәбәр ителде. Татарстанның мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов бу турыда Наил Нәбиуллинга рәсми хатында язган иде. Татарстан вәкиллеге Истанбул мэриясе белән һәйкәл янында Тукай тормышы һәм иҗаты турында сөйләүче такта урнаштыру һәм һәйкәлнең элек зыян килгән язуларын алыштыру турында сөйләшүләр алып бара диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG