Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда республика ифтарына бушлай шәһәр яны поездлары йөриячәк


Kazan Expo үзәге
Kazan Expo үзәге

Быел авыз ачу мәҗлесе "Kazan Экспо" күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Татарстанда быелгы республикакүләм ифтарда катнашучылар өчен бушлай шәһәр яны поездлары йөриячәк. Бу хакта Татарстан диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. "Kazan ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәгенә кадәр махсус рейслар оештырылачак. Поездлар ике маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.

Беренче шәһәр яны поезды "Казан-Пасс" станциясеннән 11 май көнне 17:07 сәгатьтә кузгала. Кайтканда "Казан халыкара һава аланы" станциясеннән 21:30 сәгатьтә китәчәк.

Икенче шәһәр яны поезды "Казан-Пасс" станциясеннән 11 май көнне 17:47 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд "Казан халыкара һава аланы" станциясеннән 22:30 сәгатьтә кузгала.

"Әлеге бушлай маршрутлардан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин. Республика ифтарына билетларны Татарстан мәчетләрендә, шулай ук Диния нәзарәте резиденциясендә алырга мөмкин. Куркынычсызлык чараларын үтәү зарурлыгына бәйле рәвештә, урыннар чикләнгән", дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте.

Узган ел пандемия сәбәпле республика ифтары узмады. Быел аны яңа урында - "Kazan Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә оештырылачагын игълан иттеләр. Ифтар мәҗлесе баштарак 7 майга билгеләгәннәр иде, соңрак 11 майга күчерделәр. Анда 5 мең кешене җыярга ниятлиләр. Бу 2019 ел белән чагыштырганда, катнашучылар саны өч тапкырга азрак дигән сүз. Ул вакытта Казан аренада узган республика ифтарына 15 мең кеше килгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG