Русия мәгариф академиясенең 20 академигы оешманың низамнамәсендә үзгәрешләргә зарланып, президент Владимир Путин ярдәмчесе Андрей Фурсенкога мөрәҗәгать иткән. Низамнамәгә үзгәрешләр 2020 елның ахырында кертелгән булган. Әлеге үзгәрешләр академиянең багучылар шурасы компетенцияләренә кагыла. Шураның рәисе итеп элек Русия мәгърифәт министрлыгын җитәкләгән Ольга Васильева билгеләнгән иде.
Низамнамәгә кертелгән үзгәрешләр багучылар шурасына күзәтү һәм идарә итү вәкаләтләре бирә, бу исә академиянең үзенең ролен түбәнәйтә һәм аның гореф-гадәтләренә каршы килә, диелгән мөрәҗәгатьтә.
Багучылар шурасы академиянең фәнни-оештыру һәм финанс эшчәнлеге турында хисапларын хөкүмәткә җибәрер алдыннан карау хокукына ия, шулай ук мәгариф фәннәре өлкәсендә академиянең Русия фәннәр академиясенә җибәрә торган тәкъдимнәрен дә алдан тикшерү хокукы алган диелә.
Багучылар шурасы рәисе автомат рәвештә академиянең президиумына керә, шул рәвешле академия президенты һәм президиумның үзенең функцияләре кабатлана. Моннан тыш, яңа низамнамәгә ярашлы, академия әгъзасы булу өчен "әгъза-корреспондент" баскычын үтеп тору кирәкми, шулай ук кайгыртучылар шурасына академия әгъзалары керә алмый дигән таләп тә бетерелгән, диелә.
Хат авторлары "академия әгъзалары фикеренә бу кадәр хөрмәтсез мөнәсәбәт аның 80 елык тарихында булганы юк иде әле" дип ассызыклаган.
Русия мәгариф академиясе мәгарифнең фәнни нигезләрен эшләү белән шөгыльләнә. Академия идарә органнарына һәм уку йортларына педагоглар әзерләүдә һәм фәнни хезмәткәрләрнең белемен арттыруда ярдәм итә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!