Accessibility links

Кайнар хәбәр

Врбетицеда шартлаулар өчен Чехия Русиядән акча таләп итмәкче



Врбетицеда шартлау, 2014 ел
Врбетицеда шартлау, 2014 ел

Компенсациянең күләме 1 миллиард крон, ягъни 47,5 млн доллар (3,5 млрд сум) булырга мөмкин.

2014 елда Врбетицеда шартлаулар белән бәйле рәвештә Чехия Русиядән компенсация таләп итәргә җыена. Бу турыда Чехия телевидениесендә чыгышында илнең финанс министры Алена Шиллерова белдергән.

Компенсация буларак 1 миллиард крон, ягъни 47,5 млн доллар (3,5 млрд сум) таләп ителәчәк диелә.

Прага бу акчаларны "халыкара хокукка ярашлы" алырга җыена, дигән министр. "Без җинаять эше ачып, зыянны каплауны таләп итү юлы белән китсәк, бу бик күп вакытны алачак" дигән Шиллерова.

Чехия иминлек хезмәткәрләре Русия яшерен хезмәтләренең 2014 елда илнең көньяк-көнчыгышындагы Злин төбәгендә Врбетице авылы янында хәрби складларны шартлатуын ачыклауларын белдерде. Беренче шартлау октябрь уртасында, икенчесе декабрь башында булган иде. Беренче шартлауда ике кешенең гомере өзелде. Шартлау урыннарын төзекләндерү узган ел ахырында гына тәмамланды.

Чехия эчке эшләр министры Ян Һамачек Русиянең Баш күзләү идарәсе һәм Тышкы күзләү хезмәте белән бәйле дип табылган 18 дипломатын илдән чыгарып җибәрү турында белдерде. Шулай ук бу шартлауларга кагылышы бар дип саналган русияләр - Александр Петров һәм Руслан Бошировны эзләүгә бирделәр.

Русия, Чехия гамәлләренә җавап итеп, Чехия илчелегендә эшләүче 20 хезмәткәрне илдән җибәрде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG