Accessibility links

Кайнар хәбәр

Space X Айга Dogecoin криптовалютасы белән түләнгән иярчен җибәрәчәк


Илон Маск
Илон Маск

40 килограммлы иярчен Айга Falcon 9 ракетында 2022 елда җибәреләчәк. 

Киләсе елда Space X ширкәте Айга Doge-1 иярчене җибәрәчәк. Миссия Dogecoin криптовалютасы ярдәмендә финансланачак дип язды ширкәт җитәкчесе Илон Маск твиттерда.

"Миссия Doge ярдәмендә түләнәчәк. Беренче криптовалюта галәмдә. Беренче мем галәмдә", диде Маск.

Иярчен өчен Geometric Energy ширкәте җаваплы булачак. 40 килограммлы иярчен Айга Falcon 9 ракетында җибәреләчәк.

"Doge ярдәмендә рәсми килешү төзеп, Geometric Energy Corporation һәм SpaceX галәм өлкәсендә Doge-ны ай бизнесының исәпләү берәмлеге буларак теркәп куйды", диде Geometric Energy башкарма җитәкчесе Сэмюэл Рид.

"Бу миссия криптовалютаны җир тирәли орбитадан тыш та куллану мөмкилнлеген күрсәтә һәм планетаара сәүдә өчен нигез сала", дип өстәде Space X ширкәтенең коммерция бүлеге вице-президенты Том Очинеро.

Dogecoin криптовалютасы шаярып кына уйлап чыгарылган иде, әмма капитализациясе ягыннан ул "Газпром"ны узып китте (75 млрд доллар). Илон Маск Dogecoin-ты твитлар белән "кыздырып тора" һәм аның бәясе үсеп китә. Ләкин Маск Dogecoin турында Saturday Night Live популяр кичке тапшыруда шаяртканнан соң аның бәясе 30 процентка төшеп китте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG