Accessibility links

Кайнар хәбәр

Биткоин хәләлме? Белгечләр төрле фикердә


Узган тәүлектә биткоин бәясе шактый төште, моңа кадәр озак вакыт күтәрелеп килгән иде. Биткоиннар алып акча эшләп буламы? Криптоакча белән сәүдә итү мөселманнарга ярыймы? Финанс киңәшчеләре аны сатып алырга киңәш итәме? Азатлык белгечләр белән сөйләште.

Соңгы елларда инвестиция базарында криптоакчага игътибар нык арткан. Май башында бер биткоин бәясе $60 меңгә якынлашты, әмма соңгы тәүлектә ул $45 меңгә төште, Ethereum бер атнада 30%ка үсеп, $3.5 меңнән артык тора, Shiba Inu исә бер тәүлектә 140%ка артуга иреште. Мондый зур үсеш дөнья буйлап күпсанлы инвесторларда зур кызыксыну уята, аны тиз баю ысулы итеп күрүчеләр күбәя.

Инвестицияләр базарында мөселманнар саны да арта. Хиссәләр (акцияләр), облигацияләр, ETF-фондлар турында ислам финанслары белгечләренең карашлары якынча бер үк төрле булса (күпчелек стандартларны AAOIFI оешмасы булдырган), криптоакчалар турында фикерләр төрле.

Азатлык криптоакчаларның мөселманнар өчен хәләллеге мәсьәләсен тикшерде.

Криптоакча – нәрсә ул?

2009 елның 3 гыйнварында Сатоши Накамото исемле кеше (чын кеше булмаска да мөмкин) беренче криптоакча булган биткоинның програм кодын яза. Шул көнне беренче блок оеша һәм беренче 50 биткоин барлыкка килә. Дөнья блокчейн технологиясе турында өйрәнә һәм аны актив куллана башлый.

Криптоакча – дигитал акча берәмлеге. Аның эчке берәмлекләрне тулысынча автоном режимда эшләүче үзәксезләштерелгән түләү системы контроль итә, акчаның Үзәк банкы яки акча берәмлеген көйләүче оешма юк. Криптоакча интернетта булдырылган, һәм аны беркем контрольдә тотмый. Ул кәгазьгә бастырылмый, аның белән түләү интернет аша гына башкарыла ала.

Криптоакча нигезендә бернинди реаль акча яки алтын юк, ул математикага нигезләнгән. Аны булдыру майнинг дип атала, һәм аны булдыруда, кыен булса да, һәр кеше катнаша ала, аңа компьютерда махсус скриптны эшләтергә кирәк. Криптоакчаны крипта базарында да сатып алып була.

Бүгенге көндә дөньяда 1500дән артык криптоакча төре бар. Ләкин күпчелек кеше күбесенчә 10-20 төр криптоакча турында сүз йөртә, алар бу өлкәнең әйдәп баручы берәмлекләре булып тора. Криптоакча турында бәхәсләр – финанс белгечләренең иң яраткан бәхәсләренең берсе. Кемдер аларны пирамида, лотерея, буш куык дип санаса, башкалары криптоакчаның киләчәге бик зур, бер биткоин бәясе 100 мең долларга кадәр җитә ала дигән фикердә.

Татарстан мөфтияте каршында эшләүче Хәләл стандарт комитеты әлегә биткоинның хәлләлеге мәсьәләсендә ниндидер фикергә килмәгән. Комитетта Азатлыкка әйтүләренчә, алар әле бу мәсьәләне күтәрмәгән.

Казандагы "Амаль" финанс йорты вәкилләре Азатлыкка криптовалюта белән эшләмәүләрен һәм аны сатып алмауларын әйтте.

"Рөхсәт итүче фәтвалар бар, ләкин хәләллек мәсьәләсе әлегә төгәл ачыкланмаган"

Финанс киңәшчесе, мөселманнарга инвестицияләр турында курслар алып баручы Кумар Мөхәммәтҗанов криптоакчаның хәләллеге турында әлегә бәхәсләр баруын, тик аларны хәләл дип атаучы фәтвалар инде булуын әйтә. Ул үзе дә күптән түгел андый активларны бераз сатып ала башлаган.

Кумар Мөхәммәтҗанов
Кумар Мөхәммәтҗанов

"Криптоакчаның хәлләллегенә килгәндә, бүгенге көндә ачык әйтеп була: моны рөхсәт иткән фәтвалар бар, инвестицияләр максатыннан криптоакчаны хәләл дип санаучы галимнәр бар. Шул ук вакытта, мондый фикер белән һәркем ризалашмый, бу активның асылы, эчтәлеге, кулланылышы әлегә аңлашылып бетми диюче галимнәр, дин белгечләре дә бар. Шуңа хәләллек мәсьәләсе әлегә ачыкланмаган, дип әйтеп була, төрле карашлар бар.

Криптоакчаны хәләл диючеләр арасында шактый абруйлы галимнәр бар

Криптоакчаны хәләл дип игълан итүче галимнәр арасында мөселман дөньясында шактый танылган, абруйлы галимнәр бар. Мисал итеп шәйх Габдерахман әл Бәрракны, шәйх Һишам әс-Сәидне китерә алам. АКШ фикх белгечләре дә криптоакчаны хәләл дип саный. Алга таба ислам белгечләре бу мәсьәләгә күбрәк игътибар бирәчәк, бу теманы тагын да яхшырак өйрәнәчәк дип уйлыйм. Мин үзем исә, әйтелгән галимнәр фикерләренә таянып, криптоакчаны, биткоинны хәләл дип саныйм. Үзем дә гыйнвар аеннан бирле криптоакчага бераз инвестицияләр ясый башладым", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Укучыларым арасында да бу темага игътибар бик зур, еш сорыйлар

Кумар Мөхәммәтҗановның күпчелек клиентлары – мөселманнар, алар криптоакчаның хәләл икәнлеге турында күп сораша, ди ул. "Укучыларым арасында да бу темага игътибар бик зур, еш сорыйлар. Кемдер галимнәр позициясен кабул итә, кемдер бу мәсьәләгә ачыклык кертүне көтә, әлегә шикле дип бу активларны сатып алмый. Минемчә, монда һәркем үзе хәл итәргә тиеш. Теге яки бу галимнәрнең фикерләрен, дәлилләрен тыңлап, бу фикерне кабул итәргә яки итмәскә мөмкин. Мин, гадәттә, сораучыларга бу теманы тирәнтен өйрәнгәнче, криптоакча базарына кермәскә киңәш итәм, сак булырга әйтәм. Инвестиция базарына керү – шәхси эш, монда һәр кешенең үз ихтыяҗы, үз максатлары бар", ди ул.

Блокчейн технологиясе – бу киләчәк, дип саный финанс белгече. Криптоакча, блокчейн кешеләр тормышына, финанс өлкәсенә активрак керәчәк, күбрәк кулланылачак, дип уйлый ул.

Күп кенә криптоакча төрләре бернәрсәгә нигезләнми, яки шикле активларга нигезләнә

"PayPal, Visa, MasterCard кебек эре түләү системнары блокчейн технологиясен үз системнарына кертәчәген игълан итте. Финтех өлкәсендә бу технология актив кулланылачак, дип саныйм. Бу өлкәнең киләчәге бар, ләкин моны барлык криптоакча турында әйтеп булмый. Нигә дигәндә, күп кенә криптоакча төрләре бернәрсәгә нигезләнми, яки шикле активларга нигезләнә. Шуңа криптоакчаның, блокчейнның киләчәге бар дип уйлыйм, ләкин бу юнәлештә бик сак булырга кирәк", дип аңлатты финанс киңәшче Кумар Мөхәммәтҗанов.

"Мөселман клиентларга тәкъдим ителә алган күп төрле инструмент бар"

Сирин Зарипов
Сирин Зарипов

Финанс киңәшчесе Сирин Зариповның укучылары да вакыт-вакыт криптоакча белән кызыксына, араларында мөселманнар да бар. Портфельдә криптоакча булса да, аның өлеше зур булырга тиеш түгел, бу төр инвестиция югары рисклы, кеше бер мизгелдә барлык акчасын югалта ала, ди ул.

"Мин үзем бу өлкәдә белгеч булмагач, криптоакчаның хәләллеге турында берни әйтә алмыйм. Мөселман клиентларга без тәкъдим итә алган күп төрле инструмент бар, чынлыкта вариантлар күп. Әйтик, фонд базарында булган хәләл акцияләр, аларга мәсәлән, күпчелек IT-ширкәтләр карый, алтын фондлары, күчемсез милек акцияләре һәм башкалар. Соңгыларына REIT дип аталган фондлар керә, алар күчемсез милеккә ия булып, аларны арендага бирә, яхшы дивидендлар түли. Аларның хәләл бизнес белән эш итүе мөһим, әлбәттә. Бу стратегия югары рисклы дип санала, ләкин табышны да югары китерә", дип сөйләде ул.

Клиентлар портфелендә криптоакча булса да, гадәттә, ул зур өлешне алмый

Криптоакча турында да Зариповтан сорыйлар, ләкин, гадәттә, клиентлар инде ышанычсыз инструментларда акча югалтып, безгә ышанычлы юнәлеш өчен килә, ди ул. Кайбер клиентлары портфелендә криптоакчалар да бар, гадәттә, алар зур өлешне алмый. Очрашуларда алар даими криптоакча бәясенең кинәт үсүенә шатлана, яки төшүенә зарлана. Бу криптоакчаның волатильлеге (бәянең тиз һәм кинәт үзгәрүе) билгесе, ди ул.

Блокчейн технологиясенең дә, криптоакчаның да киләчәге булырга мөмкин. "Тик бөтен яңа әйбергә кебек үк, моңа да сак карарга кирәк. Бар портфельне криптоакча белән тутырырга ярамый, монда диверсификация (активлар төрлелеге) мөһим. Барысы да клиентның үзенчәлекләре, акча күләме, максатлары һәм инвестиция вакытыннан тора.

Кеше бер мизгелдә барлык акчаны югалта ала

Мәсәлән, клиентның тотылмаган акчасы бар икән, бер кечкенә өлешкә криптоакча алуына без каршы килмибез. Тик барлык куркынычларны аңлатабыз, кеше бер мизгелдә бар акчасын югалта алуын әйтәбез. Криптоакча – югары рисклы инструмент, ә инвестицияләрдә төп кагыйдә: керем никадәр күп булган саен, куркыныч та шулкадәр күп. Шуңа бу эштә уйлап, сак эш итәргә кирәк", дип саный бәйсез финанс киңәшчесе Сирин Зарипов.

Шул ук вакытта, 2017 елда Русиядә беренче хәләл криптовалюта булдырылды. Аны ясаучы - Русия мөселман эшкуарлары ассоциациясе вице-президенты Илнур Мухтов.

"Мин үз компаниямне оештырганда һәм криптовалюта ясаганда Булат Мөлековка (Ислам финанс институтларының эшчәнлеген контрольдә тотучы шәригать белгече, Ислам икътисады һәм финанс үсеше үзәгенең Ислам хокук шурасы рәисе) янына килеп: "Мин - мөселман. Хәләл проект ясарга телим. Сәүдәгәрләр өчен криптовалюта белән сәүдә итү терминалы булдырасым килә. Ул миңа киңәшләр бирде. Бу миңа җитте. Әйе, мин хәләл сертификат алуга йөгермәдем, ләкин минем эчке халәтем тыныч булырга тиеш иде. Бер ай чамасы элек без Мөлеков белән кабат очраштык, һәм ул миңа әле криптовалютасы юклыгын һәм әле сатып алырга җыенмавын әйтте, чөнки аның өчен бу хәләлгә караганда күбрәк мәкрух. Ләкин бу һичшиксез хәрам түгел ", диде Мухтов "Кавказ.Реалии"га.

Ул дин әһелләренең криптовалюта турындагы фикерләрен күп өйрәнүен һәм гаепләрлек нәрсә тапмавын ассызыклый.

Әгәр дә сез бу бизнесның хәләл икәнлегенә ышанмасагыз, аннан баш тарту яхшырак.

"Әлбәттә, үтә дини мөселманнар бар. Кайбер мөселманнар музыка хәрам дип әйтә. Алар Яңа елны хәрам, мәҗүсиләр бәйрәме дип уйлый. Ләкин без дөньяви җәмгыятьтә, Русиядә яшибез. Без яшәгән дәүләтнең традицияләре бар. Яңа ел да минем өчен бәйрәм. Әйе, мин аны башкалар кебек бәйрәм итмим, исермим. Әмма Яңа елгы чыршы янында оливье салатлары ашап гаилә белән уздыру – традиция. Үтә дини мөселманнар өчен биткоин беркайчан да хәләл булмаячак. Ләкин бүтәннәр, минемчә, биткоинны сатып ала", ди ул.

Мухтов фикеренчә, вакыт узу белән биткоинга мөнәсәбәт тагын да яхшырачак.

"Без барысын да акча белән түләргә күнеккән. Долларлар, валюта алырга күнеккән. Бу финанс белем түбән булудан. Күпләр биткоин нәрсә икәнне белми... Әгәр дә сез бу бизнесның хәләл икәнлегенә ышанмасагыз, аннан баш тарту яхшырак. Әйе, биткоин беренче тапкыр барлыкка килгәч, кешеләр аны хәрам дип саныйлар иде, ләкин өйрәнә башлагач, монда бернинди начарлык юклыгын аңладылар", ди ул.

Ислам белгече Азат Ахунов әйтүенчә, Татарстанда конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләрдә бу мәсьәләне тикшереп, нәтиҗәдә биткоин хәрам түгел дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

"Хәрамның төп принцибы нинди? Процент булу яки акчаны комарлы уеннарга кертү һәм спиртлы эчемлекләр җитештерү. Моннан тыш, тиз һәм күп табыш китерә торган проектларда катнашу тыела", ди ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (7)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG