Accessibility links

Фәлестин хөкүмәте Израил һөҗүмендә 20 кеше үлүен белдерде


Биньямин Нетаньяһу (уңда)
Биньямин Нетаньяһу (уңда)

Израил хәрби көчләре Газзә сызыгында ХАМАС радикал төркеме нокталарын утка тотты.

Израил ягы хәбәр иткәнчә, фәлестин ягыннан кимендә өч кеше һәлак булган. Шуларның берсе ҺАМАС җитәкчеләренең берсе Мөхәммәд Фаяд диелә. Моны гарәп ягы тарафдары булган Asharq Al-Awsat газеты хәбәр иткән. Газзә сызыгындагы фәлестин сәламәтлек саклау министры Израилнең һавадан утка тотуы нәтиҗәсендә 20 кеше үлде, алар арасында балалар да бар, дип белдерде.

Аннан алда ҺАМАС Израил җирләренә ракетлар белән һөҗүм иткән иде. Алар парламент бинасы янына төшеп шартлаган. Бинадан кешеләр эвакуацияләнгән.

Израил саклану министрлыгы рәсми вәкиле Газзә сызыгыннан 200 ракет җибәрелде дигән, моңа җавап итеп Израиль ҺАМАСның 130 хәрби ноктасын шартлатты, радикаллар сафыннан 15 кеше үтерелде, дип хисап биргән.

Иерусалимда апрель уртасыннан Фәлестин һәм Израил иминлек көчләре арасында бәрелешләр бара. Яңа низаг Израил полициясенең мөселманнарга Иске шәһәрнең Димәшк капкалары янында җыелуны тыюы аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, берничә гарәп гаиләсен Иерусалимда Шәех-Җәррах кварталыннан сөреп чыгару карары да низагка сәбәп булган.

10 май Иерусалимда Израил иминлек көчләре белән бәрелештә 305 фәлестинле яраланган дип хәбәр ителде. ҺАМАСның Газзә сызыгындагы җитәкчеләре израилләргә моның өчен җавап йөзеннән ут ачачакларын белдерде.

Израил дә алга таба бәрелешне дәвам итәчәген әйтте. Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяһу ҺАМАС "кызыл сызыкны узды" дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG