Accessibility links

Кайнар хәбәр

ҺАМАС Израил җирләренә йөзләгән ракет җибәргән


Газзә сызыгыннан Израилгә таба атылган ракетлар, 10 май, 2021 ел
Газзә сызыгыннан Израилгә таба атылган ракетлар, 10 май, 2021 ел

Фәлестин ягыннан көчле ракет һөҗүме аркасында Тель-Авивтагы һава аланы ябылган.

Сишәмбе кич Фәлестин җирендәге радикаль төркемнәр Израил җиренә 130дан артык ракет җибәргән. Аларның берсе башкала янындагы Холон шәһәрендәге рейс автобусына төшкән, ул буш булган, диелә. Моннан тыш, Ашкелон шәһәрендә олы яшьтәге өч ханым һәлак булганы да әйтелә.

Атыш сәбәпле, Бен Гурион исемендәге һава аланы эшен вакытлыча туктаткан, бинадан кешеләр чыгарылган, Тель-Авивка килүче рейслар Кыпрыска юнәлтелә.

Израил хөкүмәте ҺАМАС һөҗүменә каршы "Тимер гөмбәз" саклану системы куллана, ул Фәлестин ягыннан очып килгән ракетларны юк итә. Медиалар язганча, соңгы тәүлектә Фәлестин җиреннән Израилгә 600дән артык ракет очыртылган, аларның күпчелеген Израил саклану системы тотып кала алган.

Шул ук вакытта Израил гаскәре Фәлестин җирендәге радикаллар белән бәйле дип уйланылган объектларны утка тота диелә.

Газзә сызыгында израил һөҗүменнән һәлак булучылар саны 30га җитте, шуларның унысы – балалар, 203 кеше яраланган, дип хәбәр итә Фәлестин сәламәтлек саклау министрлыгы.

Иерусалимда апрель уртасыннан Фәлестин һәм Израил иминлек көчләре арасында бәрелешләр бара. Яңа низаг Израил полициясенең мөселманнарга Иске шәһәрнең Димәшк капкалары янында җыелуны тыюы аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, берничә гарәп гаиләсен Иерусалимда Шәех-Җәррах кварталыннан сөреп чыгару карары да низагка сәбәп булган.

10 май Иерусалимда Израил иминлек көчләре белән бәрелештә 305 фәлестинле яраланган дип хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG