Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пасха һәм Кырым язын зурлап уздырган Мәскәү Ураза гаетенә рөхсәт бирмәде


Мәскәү Җәмигъ мәчетенә гаеткә меңнәрчә мөселман килә иде. Архив фотосы

Быел Мәскәүдә гает намазлары узмый. Түрәләр тыюны коронавируска бәйли. Шул ук вакытта зур чаралар узып тора. Пасхага да христианнар чиркәүләргә барып гыйбадәт кылды.

13 май көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итә, Татарстан-Башкортстан мәчетләрендә гает намазлары укыла, ә Русиядә мөселманнарның иң күбе яшәгән Мәскәү шәһәрендә хакимият быел гает уздыруны тыйды.

Мәскәүнең Җәмигъ, Тарихи һәм Мемориал мәчетләрендә Ураза гаетенә күпләп кеше җыелу тыелган. Гает намазын шушы өч мәчет имамнары гына укыячак һәм ул онлайн трансляцияләнәчәк.

Мөфтият 100 меңгә кадәр кеше җыеп чара оештыру турында белдерү хаты керткән, ләкин Мәскәү хөкүмәте шәһәрдә коронавирус пандемиясе сәбәпле киңкүләм чаралар тыелуы турында искәрткән.

Шул ук вакытта Мәскәүдә зур чаралар даими уза. Православларга күптән түгел Пасха бәйрәмендә чиркәүгә бару тыелмады, аңа кадәр Кырымның Русия тарафыннан басып алынуын бик зурлап бәйрәм иттеләр һәм бернинди коронавирус комачауламады.

Сәясәт белгече Илшат Сәетов дәүләт үзенең ихтыяҗы булган чараларга гына рөхсәт бирә дигән фикердә.

Илшат Сщетов
Илшат Сщетов

"Бер яктан коронавирус һәм хәзерге вазгыять җиңел түгел. Рәсми саннарда бик күренмидер, әмма апрельдә авырдык һәм шул вакытта табиблар чирләүчеләрнең нык артуын әйтте. Бу шартларда дәүләт үзенең идеологиясенә туры килгән вә үзен тотрыклы иткән чараларга рөхсәт бирә ала. Бу сайлап башкарыла. Мөселманнар илдә бик хупланмый, аннары гаеттә катнашучыларның күпчелеге Русия ватандашы да түгел. Шуңа дәүләттә гаетне уздыруга ихтыяҗ юк. Мөселманнарга карата дошманлык бар дип әйтә алмыйм, ләкин алар өстенлеклеләр рәтендә дә түгел. Шуңа алар шартларга карап җайлы гына тыя алалар", ди ул.

Мәскәүдә яшәүче җәмәгать эшлеклесе Гаяр Искәндәр сәбәп коронавируста түгел дигән фикердә.

Гаяр Искәндәр
Гаяр Искәндәр

"Әкрен генә телебезне һәм динебезне бетерәләр. Шундый сәясәт алып барыла. Ураза бәйрәмендә дә, Корбан бәйрәмендә дә халыкның күпчелеге урамда басып торып вәгазь, намаз укый. Эчкә сыймыйлар. Сәясәт инде. Көрәшергә кирәк.

Коронавирус сәбәпле генә бәйрәмне тыю мантыйкка туры килми. Төркия белән дә коронавируска сылтап юлларны яптылар. Халык болай да күп үлә. Мондый тормыштан ничек үлмәсен?

Халык җыелмасын өчен тыялар, аларга ярый да, безгә ярамый. Гербта ике башлы бөркет бит, бер башы берне, икенчесе башканы эшли.

Шайтанны шушындый сәясәт үстерә

Болар бит шундый юл белән дәүләтне җимерәләр. Халыкны кара-каршы куялар. Имеш алар дәүләт төзүче халык, ә без - юк. Казандагы мәктәптә килеп туган хәлне карагыз, ул малай (Илназ Галәвиев) бит үзен Аллаһ урынына куйды. Үзе шайтан. Ул шайтанны шушындый сәясәт үстерә", ди ул.

Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов гает фарыз гамәл түгел, сәламәтлек кадерлерәк дигән фикердә.

Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

"11 май көнне Мәскәү мэриясе мөселман оешмалары белән гаеткә әзерлек буенча онлайн киңәшмә уздырды. Роспотребнадзор вәкилләре дә катнашты. Анда күп кеше катнашындагы чараларны тыю әйтелде, бик аз санда гына Мәскәү мәчетләрендә һәм мәхәллә йортларында бәйрәмнәр узачак. Онлайн трансляция булачак. Без шуннан тыңларга чакырабыз.

Ул нәфел намазы буларак укыла, шәригатьтә аның дәлиле бар. Саулыкны саклау бүген иң мөһиме. Шуңа мондый карарга риза булдык.

Гает намазын үткәрү фарыз гамәл түгел

Авыру бит дәвам итә бит. Бәлки сәяси чараларны үткәрүнең үз сәбәпләре бардыр, мин аңа комментар бирә алмыйм. Ләкин дин әһеле буларак дин кардәшләрнең сәламәтлеген саклауны мөһим дип күрәм. Аннары гает намазын үткәрү фарыз гамәл түгел.

Пасхада да кеше күп катнашмады. Мәскәүдә мәчетләрнең аз булуын танырга кирәк. Дәүләт түрәләре бу мәсьәләне карап уңай хәл итәргә тиеш", ди ул.

Мәскәүдә яшәүче хокук яклаучы Бахром Хамроев мөселманнарга мондый кимсетелгән караш күптән килә дигән фикердә.

Бахром Хамроев
Бахром Хамроев

Русия инде мең еллар мөселманнар белән көрәшә. Бу тарихта чагыла. Зинданнардагы сәяси тоткыннарның да иң күбе мөселманнар. Алар берни шартлатмаган урламаган, мыскыл итмәгән. Советлар берлеге бүгенге Русия белән чагыштырганда гаделрәк булды. Турыдан-туры динне тыю турында әйтте. Ә бүген президент Путин хакимияте дус булып кылана, чынлыкта дошман белән бер.

Имамнар да Кремль иярченнәренә әйләнеп бетте

Хәзер меңнәрчә мөселманнарның җыелуы хакимиятнең ачуын чыгара. Имамнар бу бәйрәмне уздырмаска да була, диләр. Әмма имамнар намазны тыярга тиеш түгелләр, аларның вазифасы - киресенчә, намазга чакыру. Имамнар да Кремль иярченнәренә әйләнеп бетте.

Коронавирустан курыксалар алар сәүдә йортларын ябар иде. Шуңа ковид гает уздыртмауга чын сәбәп түгел. Алар әкренләп исламны тыймакчылар. Бик күп китаплар бастырган "Умма" нәшрият йорты җитәкчесе Эджаевны Рамазан аенда тоткарлауны әйтергә кирәк. Хәзер мондый кешеләр бетеп бара", ди Хамроев.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG