Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Гает намазында дин иреген үтенделәр


Казанның Гадел мәчетендә, 13 май
Казанның Гадел мәчетендә, 13 май

Пандемия чикләүләре белән узган гает намазында дин иреге, динара татулык мәсьәләләре күтәрелде, 11 майда Казан гимназиясендә үтерелгәннәр рухына дога кылынды.

13 май иртәсендә Татарстан мәчетләрендә Ураза гаете узды. Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин белән узган гает намазы берничә каналда һәм интернетта турыдан-туры трансляцияләнде. Сәмигуллинның вәгазе динара татулыкка багышланды.

"Татарлар гомер-гомергә иманлы, сабыр, тырыш, гыйлемле, әдәпле, ихтирам күрсәтә белгән халык булган. Һәм шуңа күрә үзләре артыннан башка халыкларны да ияртә алган. Динне дә тарата белгән. Татарлар үзләре дә ирекле рәвештә иман китергән, башка халыкларга да динебезне көчләп такмаган. Чөнки диндә көчләү юк!", дип сөйләде мөфти.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов дин иреге мәсьәләсен күтәрде. Ул Аллаһтан бөтен мөселманнарга һәм Русиянең башка дин әһелләре үз диннәрен "рәхәтләнеп"ирекле тоту мөмкинлеге сорады. Һәм шунда ук Владимир Путинга "исәнлек, бәхет, сәгадәть", Рөстәм Миңнехановка "исәнлек, сәгадәть", зирәклек һәм "Татарстан халкы үз җир байлыкларының рәхәтен күрүне" сорап мөрәҗәгать итте. Моннан тыш, гает вакытында Казанның 175нче мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булганнар һәм яраланганнар өчен дога да кылынды.

Татарстан һәм Башкортстан мәчетләрендә гает намазларына кешеләр җыелды. Былтыр пандемия сәбәпле, мөселманнарга мәчетләргә килү рөхсәт ителмәгән иде. Мәскәүдә быел да гает намазына җыелу тыелды. Мәскәүнең Җәмигъ, Тарихи һәм Мемориал мәчетләрендә Ураза гаетенә күпләп кеше җыелмады. Гает намазын шушы өч мәчет имамнары гына укыды һәм ул онлайн трансляцияләнде. Азатлык сораштырган белгечләр моңа карата дәүләт үзенең ихтыяҗы булган чараларга гына рөхсәт бирә дигән фикер белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG