Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан гимназиясендә яраланган 14 баланың хәле тотрыклы дип бәяләнә


Казан, 11 май
Казан, 11 май

Табиблар Казанда ятучы балалар гомеренә куркыныч янамый дигән. Сигез кеше Мәскәү хастаханәләренә озатылды.

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм вакытында яраланган 14 бала бүгенге көндә Республика балалар клиник хастаханәсендә дәвалана, аларның гомеренә куркыныч янамый. Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, хәзер аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Балаларны табиблар тәүлек әйләнәсе күзәтеп тора.

12 майда хәлләре аеруча авыр биш баланы һәм өч өлкән кешене Мәскәүгә озатканнар иде.

Атышта 9 кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Яраланучыларның 20се балалар. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков алты бала авыр хәлдә, ике бала – аеруча авыр хәлдә дип белдергән иде.

175нче гимназиягә һөҗүм 11 майда булды. Атыштан соң 19 яшьлек Илназ Галәвиев тоткарланды, әлегә ике айга сак астына алынды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG