Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шакир-паша татар милләтеннән беренче төрек генералы булган"


Шакир-паша Яваев
Шакир-паша Яваев

Пензада яшәүче Фирдәвес Тумеркина (Дашкина) үзенең ерак бабасы Шакир Яваев турында "Шакир-паша эзләреннән" ("По следам Шакир-паши") дигән китап чыгарган. "Татар Шакир-паша" Госманлы империясенең хәрби министрлыгында хезмәт итә. Кечкенә генә татар авылыннан чыккан кеше Госманлы империясе генералы дәрәҗәсенә ничек күтәрелә алган? Нигә аны озак еллар хыянәтче дип санаганнар? Ни өчен ул үзенең улын бер тапкыр да күрә алмаган? Шакир Яваевның нәселе турында нәрсә билгеле? Фирдәвес ханым болар турында Азатлыкка сөйләде.

— Фирдәвес ханым, кем ул Шакир-паша?

— Шакир-паша Яваев (1855-1914) — югары дәрәҗәле хәрби, Төркия саклану министры, легендар Госман Нури-паша (1832-1900) корпусында хезмәт иткән. Ул татар милләтеннән булган беренче төрек генералы.

Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев 1855 елда Пенза өлкәсе Качкару (Кыти иле, Сүзгар, урысча — Кутеевка) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Унбер яшендә әтисе аны Урта Азиягә мәдрәсәдә укырга җибәрә. Аннан укып кайтканда Шакирга 18 яшь була. Атасына ул Истанбулга, хәрби мәктәпкә укырга китәргә теләвен әйтә. Шакир хәрби хезмәт турында хыяллана, ә атасы улының муллалар нәселен дәвам итүен тели.

Фирдәвес Тумеркина
Фирдәвес Тумеркина

Җиде ел Урта Азиядә укыганда ул дуслары белән күп җирләрдә йөргән, күп күргән була, Төркиягә дә барган. Ул хәрбиләр, хәрби хезмәт белән бик кызыксына. Әмма әтисе улын Истанбулга хәрбилеккә җибәрергә ризалашмый. Ата белән ул бик нык ачуланыша. Әтисе Шакирны мулла булып, аның нәсел эшен дәвам итүче дип күрә. Шакирны Төркия турында уйларыннан ваз кичтерер өчен атасы аны өйләндерергә була. Шакир өйләнеп, үз йорт-җирен булдырса, беркая да китмәс дип өметләнә. Шакир өйләнә, үз хуҗалыгын булдыра. Тик барыбер хыялыннан баш тартмый, 1874 елның язында әтисе белән тагын бер кат сөйләшә, алар тагын талашалар. Шушы сөйләшүдән соң Шакир әтисе рөхсәтеннән башка сәфәргә чыгып китәргә була һәм юлга җыена башлый. Китәсе көнне хатыны үзенең авырлы икәнен әйтә, тик Шакирны бу да туктатмый, ул хатыныннан үзен җибәрүен үтенә, соңрак сине кайтып алырмын ди. Әлбәттә, авырлы яшь хатыныңны калдырып китү — егет эше түгел, бу — бик авыр гамәл. Без, Шакир-пашаның нәселе вәкилләре, аның бу адымын хупламыйбыз.

— Аның турында китап язу нияте ничек килде?

— Интернетта Шакир-паша — хыянәтче, илен саткан дигән әйбер укыгач, миңа бик кыен булды. Моны кире кагар өчен, Шакир-пашаның чынлыкта нинди кеше булуы, нинди гомер кичергәне турында китап язарга булдым. Шакирның әтисе Шәриф ага бу хәлләрнең кешегә чыгуын теләми иде, гаилә эчендә генә калуын теләде. Әмма, уйлавымча, нәселебезнең тарих битләрен ачар вакыт җитте, күп еллар узган, Шәриф мулла мине бу адымым өчен ачуланмас дип өметләнәм.

Шакир-паша турында китап
Шакир-паша турында китап

Шакир-паша рус-төрек сугышы башлануга берничә ел кала Төркиягә киткән. Бер архивта да аның гаскәргә чакырылуы турында әйтелгән документ сакланмаган. Ләкин Төркия архивларында аның Истанбул хәрби-диңгез мәктәбе студенты булуы хакында документлар бар. Мин Шакирның хәрби хезмәткә яки рус-төрек сугышына алынуы хакында документлар эзләп, йөзләрчә архивны актардым. Ләкин аның турында язылган әйберләрнең күбесе уйдырма, ялган. Аны Кутеевщинадан хәрби хезмәткә алган булсалар, бу турыда ревизия язмаларында теркәлеп куелган булыр иде. Шакир турында интернетта язылган әйберләр — ялган, аның илен сатуы турындагы сүзләр дә бары уйдырма. Ул ватаныннан рус-төрек сугышына өч ел кала, укыр өчен киткән. Ул хәрби-диңгез мәктәбендә укыган, бу турыда Төркия архивларында язылган. Кешенең укырга теләве хыянәт була аламыни?

Аннары, ул үзенең чыгышын, милләтен беркайчан да яшермәгән, аны Төркиядә хәзер дә "татар Шакир-паша" буларак беләләр.

— Ни өчен әтисе Шакирны Төркиягә җибәрергә теләмәгән?

— Ул аны мулла итеп күргән. Ул аны хәрби хезмәткәр булыр дип күз алдына китерә алмаган. Аларның бөтен нәселләре муллалар булган, аларның үзләренең мәдрәсәләре, мәчетләре булган. Шакир-паша үзе дә җиде ел муллалыкка укый, җиде тел белә. Әтисе Шәриф тә мулла булган, абыйсы Закир да.

Әтисенең фатихасын алмыйча киткәнгә, әтисе Шакирның исемен дә телгә алуны тыйган. Авылда бер кешегә дә, туганнарына да Шакирның исемен дә әйтергә ярамаган. Атасы өчен ул дөньяда юк дәрәҗәсендә була.

— Шулай да, Шакир-паша турында сөйләүчеләр булган. Интернетка, медиага аның турында мәгълүмат ничек барып ирешкән?

— Шакир-паша әтисенә фотография җибәргән була. Шакир-пашаның оныгы — минем әбием Фатыйма аны саклап калган. Ул совет вакытында бу фотоны табарлар да, тартып алырлар дип бик курыккан, шуңа аны келәмнең арткы ягына тегеп куеп саклаган. 1980нче елларда минем бертуган абыем Фәизгә шушы фотоны фотога төшереп, күп иттереп чыгарырга һәм бөтен туганнарга таратырга куша. Әбием безнең бу тарихны саклап калуыбызны бик теләде.

Фатыйма әби саклап калган фото
Фатыйма әби саклап калган фото

Һәм менә шушы фотоны 1991 елда минем Чаллыдагы абыем күрә дә, аның турында мәкәлә чыгара. Аннары кемдер бу мәгълүматны ничектер кушып, үзеннән өстәп, фаразлап, Шакир-паша сугыш вакытында Төркия ягына күчкән дип язган. Бу гайбәт сүз генә, болай дияргә бер нигез дә юк. Һәм бу әйбер мине 20-30 ел буена борчып торды. Шуңа күрә әлеге гайбәтне бетерер өчен тарихын язырга булдым. Аның турында мәкалә "Яшь ленинчы"да, интернетта чыккан иде, авторларының берсе дә Шакир Төркия ягына сугышта катнашкан җиреннән чыгып киткән дигән документ күрсәтә алмады, Шакирның Русиядә гаскәргә алынганлыгын да исбатлый алмыйлар, чөнки андый документ юк! Аның рус-төрек сугышына киткән дигән документ юк. Мин 1870 елдан башлап 1880 елга кадәр бар документларны карап чыктым, юк андый документлар.

Бу кешеләрнең шундый нәтиҗәгә килүенең тагын бер сәбәбе — Шакир-пашаның Төркиядә төрмәдә утыруы.

Китапта мин Шакир-паша турында гына язмыйм, аның нәселе турында да, авыл тарихы турында да яздым. Китапка Шакир-пашаның алты буын әби-бабаларыннан алып аның ничек Төркиягә киткәненә кадәр язылган.

— Ул төрмәгә ничек эләгә?

— Шакир-паша Госман империясендәге хәрби-диңгез мәктәбенә укырга китә. Төрек телен бик яхшы белгәнгә күрә, ул шунда укырга теләгән. Мөселман иле булганга аңа анда укырга бик җиңел булган. Укыганда ул шундый ук мулла гаиләсенә эләгә, аны бик якын итеп үз уллары кебек кабул итәләр.

Ул укырга 1874 елда китә, ә сугыш 1877-1878 елларда була. Ул вакытта Шакир-паша инде дүрт ел Төркиядә була. Һәм укуын 1878 елда гына тәмамлый. Ул вакытта шәкертләрдән генә торган кораб оештыралар, аларның тәҗрибәсе азрак булганга, алар бомба астына эләгә һәм кораб бата башлый. Алар корабтан суга сикерәләр, төрек гаскәрләре аларны "дошман" дип үтерә башлый. Берсе Шакир-паша янына килгәч ул "Аллаһү әкбәр" дип кычкыра, дошман кылычын төшерә дә, син — мөселманмы, дип сорый. Шакир-паша, мин — татар, ә бу — төрек корабы ди. Төрекләр бу корабны русларныкы дип уйлаган һәм үзләренекен кырганнар. Теге кылычлы каяадыр киткән арада Шакир-паша дуслары белән янәдән суга сикерә, әмма нык яраланган булу сәбәпле йөзә алмый. Ниндидер көймә боларны табып ярга җибәрә һәм аларны анда зинданга ябып куялар. Төрмәдә сорау алулар өч ай бара, шулай да аларга мөнәсәбәт яхшы була. Араларында командир эзлиләр. Шакир-паша төш юрый торган була. Бер солдатның төшен юрый да, бу солдат барысын да сөйли. Һәм җиде тел белүче Шакир-пашаны җентекләп карый башлыйлар. Ул барысын да аңлата, аңа ышаналар һәм җибәрәләр. Госман-паша каяндыр Шакир-пашаның төшләрне юраганын белеп ала. Ул Госман-пашаның төшен юрый, аның яраланган килеш урысларга әсирлеккә эләгәчәген алдан әйтеп бирә. Чыннан да, Госман-паша башта ышанмаса да, соңрак әсирлеккә эләгә. Әсирлектән азат булып, кире кайткач, Шакир-пашаны таптыра, аның белән сөйләшә. Шакир-паша барысы да нәселдән барганын, үләннәр белән дәвалаганнарын әйтә.

Соңыннан ул хезмәт итүен дәвам итә, башта тәрҗемәче булып, соңнан сөйләшүләр вакытында киңәшче була. Әби сөйли иде, аның шундый көче бар иде — сиңа карый да бар уйларыңны сөйләп бирә. Шуңа күрә аны сөйләшүләргә ала торган булганнар.

— Шакир-паша хатынын вәгъдә иткәнчә үзе янына кайтып аламы?

— Бала туар вакыт җиткәч Шакир-паша авылга хат яза. Килгән җаваптан ул улы туганын һәм аңа Шакир үзе теләгәнчә Хәсән исемен кушканын белә. Хәсән Мөхәммәдшакир улы 1875 елда туа. Мин аның метрикасын да таптым, Шәриф-мулла оныгы туу турында үз кулы белән язып куя.

Шакир-паша Яваев
Шакир-паша Яваев

Шакир-паша хатыны белән улын үзе янына чакырган булган, әмма әтисе, оныгым миңа улымны алыштырды дип, аларны җибәрми.

Шулай да, әтисе Шакир янына Төркиягә кече улы Һадины җибәрә. Шәригать кануннары буенча олы абыйсы үлгән очракта бала ятим үсмәсен өчен аның энесе хатынына өйләнергә тиеш булган. Шәриф мулла, Хәсән ятим үсмәсен дип, киленен үзенең башка бер улы Һадига кияүгә бирергә уйлый. Рөхсәт сорар өчен Һадины Шакир янына Төркиягә җибәрә. Шул вакытта Шакир-паша Һадига минем хатыныма яхшы ир, балама яхшы әти бул дип, үз фатихасын бирә. Хатынына хат аша талак әйтә.

— Һади белән сезнең әбиегез бәхетле тормыш иткәннәрме?

— Юк, бик бәхетле түгел. Шакир-паша хатынына хат аша талак әйтә, ләкин хатыны моңа риза булмый. Һади икенче кат Төркиягә барыр алдыннан, хатыны качып Шакирга хат яза. "Әти безне синең янга җибәрми, Һади миңа кул күтәрә, син аны, Төркиягә килгәч, үтер" — дип язып җибәргән. Һади икенче кат Төркиягә килгәч, аны Шакир-паша үзе түгел, ә хәрбиләр каршы ала. Аны төрмәгә утыртылар. Ләкин бер ай үткәч Шакир-паша түзми, энесе янына килә. Һади ни өчен мине дошман итеп каршы алдың дип сорагач, Шакир-паша хат турында сөйли. Шунда Һади хатыны арттырып язды дип әйтә.

Әтиләре килененең хат язганын белгәч, улы өчен бик каты борчыла, чирли башлый. Һәм аларның абыйлары Закир "әти үлде" дигән хәбәр җибәрә. Шакир-паша Һадине акча һәм бүләкләр белән кире Русиягә җибәрә. Әтисенең каберенә куелган таш Шакир-паша акчасына куелган диләр. Һади бүтән Төркиягә бармыйм дип сүз бирә. Шакир-пашага бик нык үпкәләп Төркиягә бүтән бармый һәм аның белән аралашмый. Хатыны белән аерылышып, башка кызга өйләнә. Шулай итеп Шакир-паша абыйсы Закир мулла белән языша башлый, аның белән элемтәдә тора. Соңрак минем әбием, Шакир-пашаның оныгы да бабасы белән хат алыша башлый.

— Һадиның үз балалары буламы?

— Әйе, үзләренең балалары була. Шакир-пашаның Һади аша җибәргән алтыны да Һадинең икенче гаиләсенә кала. Алар әле дә сакланган, әз булса да авылда төрле беләзекләр бар, теге заманнарда аны кияргә бик курыкканнар. Алар Һадинең икенче гаиләсендә сакланып калган, чөнки ул кайткач Шакир-пашаның алтынын ачуланып үзенә калдырган, Шакирның хатынына бирмәгән.

— Рус-төрек сугышы вакытында сезнең гаиләгә карата басым булмадымы?

— Минемчә ул безгә басым булмасын дип үзенең нәселе турында сөйләмәгән.

— Шакир-паша сезнең бабагыз икәнен сез кайчан белдегез?

— Балачактан белә идем.

— Ә аның улы Хәсән, сезнең бабагызның атасы, әтисе Шакир-паша турында белә идеме?

— Хәсән атасының Төркиядә яшәгәнен белмәгән. Ул үзенең бабасын әти дип йөрткән. Ул үскәч, атасының Төркия генералы икәнен әйтәләр. Аның атасы белән күрешергә теләге булмаган, чөнки ул гомере буе Русия өчен сугышкан — башта гражданнар сугышында, аннары башка сугышларда.

— Аның язмышы ничек була?

— Ул блокада вакытында Ленинградта үлә. Анда улы янына китә дә, юкка чыга, аны таба алмыйлар. Без аны кеше ашаучылар корбаны булгандыр, дип фаразлыйбыз.

— Авылда Шакир-паша турында кайчан сөйли башладылар?

— 1990нчы елларда менә шушы мәкаләләр чыга башлагач сөйли башладылар. Ул дошман булган диделәр.

— Шакир-паша Төркиядә яңадан өйләнәме?

— Әйе, аның гаиләсе була, тәрбиягә алынган балалары да була.

— Туганнарны, аның оныкларын таптыгызмы?

Санихә
Санихә

— Аларны әбием дә исән чакта эзләде, әмма кызым берничә ел элек кенә интернет аша тапты. Шакирның абыйсы Закир мулла әтиләре үлгәч иң кече энеләре Кәрим белән Төркиягә бара. Закир мулла Шакирдан авылда мәчет салырга дип акча сорап бара, ә Кәрим шунда торып кала. Төркиядә ул сәүдә белән шөгылләнә. Кәрим белән Шакирның әтиләре генә бер була, алар төрле аналардан туган балалар. Төркиягә килгәч, Кәрим Шакир-пашаның кызына өйләнергә тели. Кәрим белән Шакир төрле аналардан туган булгач, Шакир-паша бу никахка ризалыгын бирә. Шушы никахтан аларнын кызлары Санихә туа. Без тапкан гаилә ул Кәрим белән Шакир-пашаның кызының оныклары.

— Алар монда аның оныклары бар икәнен белә идеме?

— Алар белмәгәннәр. Шакир-паша үзенең авылында оныгы туганы турында белә иде, ә аның балалары белми иде.

— Сез алар белән күрештегезме?

— Санихәнең оныгы һәм оныкчыгы белән аралашабыз. Анда алар ике абый һәм сеңел, алар белән минем кызым күреште. Мин күрешә алмадым әле, пандемия башланды.

— Аның оныкларының балалары Качкару авылына килгәне булмадымы?

— Әле беркемнең дә килгәне булмады. Тик аларның киләселәре бик килә, Шакир-пашаның туган җирләрен күрәселәре килә.

— Сез алар белән нинди телдә аралашасыз?

— Алар татарча иркен сөйләшә.

— Төркиянең үзендә Шакир-паша турында беләләрме?

— Беләләр. Ул үз милләтен беркайчан да яшермәгән. Аны Төркиядә "татар Шакир-паша" дип йөртәләр. Казанда берничә ел баш консул булып эшләгән Турхан Дилмач та Шакир-паша белән кызыксынган, аның оныклары белән очрашырга теләгән. Кызганыч, мин моның турында ул кире Төркиягә кайтып киткәч кенә белдем. Хәзер минем кызым аның белән Фейсбук аша аралаша.

— Закир-мулла Шакир-паша янына мәчет салдырыр өчен акча сорап барган, дип әйттегез. Шакир-паша акча биргәнме?

— Әйе, ул биргән акчага салынган мәчет һаман да тора. Шакир-паша акчасына төзелгән мәчет Мөхәммәдшәриф исемен йөртергә тиеш булган, моны Шакир-паша үзе әйткән була. Әмма Закир-мулла мәчеткә үз исемен бирә. Бәлки ул акча каян килеп чыкты дигән сораулардан куркып, Шакир-пашаның исемен бирмәгәндер.

Шакир-паша акчасына салынган таш мәчет
Шакир-паша акчасына салынган таш мәчет

Мәчет бик авыр вакытларда төзелгән. Аны 1905 елда төзи башлыйлар, 1913 елда гына тәмамлыйлар. Төзеп бетергәч тә, мәчетнең тәрәзәләрен томалап куйганнар. Шуннан бирле аны бик нык сакладылар, мәхәллә кешеләре чиратлап һәр төнне саклаган — ут төртүләреннән курыккан. Закир мулла һәрбер ташка дога укып салган ул мәчетне. Совет вакытында мәчетнең манараларын кискәннәр, әмма бинасы сакланып калган.

Шакир-паша акчасына салынган мәчет шул чордан сакланып калган бердәнбер мәчет. Безнең авылда кайчандыр биш мәчет булган, шуларның икесендә Шакир-пашаның әтисе мулла булган.

— Әбиегез Шакир-пашага үпкәли идеме? Төркиядә туган булсам, язмыш башкача булыр иде дип, үкенә идеме?

— Юк, ул аның белән бик горурлана иде. Төркиягә укырга барырга, Шакир-паша белән очрашыга бик хыяллана иде. Инкыйлаб булмаса, ике арада хат язышу өзелмәгән булса, Төркиягә киткән булыр идем, дип сөйли иде. Бабам мине бик яратыр иде, дия иде.

Атасы үлгәннән соң Шакир-паша үзе дә Русиягә килергә тели, ләкин аны төрекләр җибәрмәгән, чөнки ул анда бик югары вазифа били торган була.

— Шакир-паша Төркиядәге татарлар белән элемтәдә идеме?

— Ул Төркиягә күченеп килгән бар Русия халкына да булыша иде. Ярлылар өчен мәдрәсә ачты. Моны ул үзенең бурычы дип саный иде.

— Үзегез турында бераз сөйләсәгез иде?

— Мин 20 ел буе Әстерхән шәһәрендә яшәп, сәүдә өлкәсендә эшләдем. Авыл тарихы белән кызыксынып, архивларда эзләнә башладым. 2000 елда кире Пензага кайттым, башта балалар өчен комплектлар тегү цехы ачтым, соңыннан милли татар ашлары әзерләүче кооператив ачтым. Пенсиягә чыккач өч ел эшләмәдем, бөтен буш вакытымны архивта үздырдым. Хәзер балалар приютында эшлим. Шулай ук бар буш вакытымны архивта үткәрәм, язам, эзлим.

Шакир-паша турында тагын бер китап язарга җыенам — икенче том аның Төркиядәге тормышына багышланачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG