Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында чүп яндыру корылмасы төзелеше туктатылырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Проектлар зыянга эшләү ихтималы булганга, банклар аңа акча бирмәскә мөмкин диелә.

Казан янында һәм Мәскәү өлкәсендә төзелергә тиешле биш чүп яндыру корылмасы төзелеше туктатылырга мөмкин. Бу банкларның әлеге проектларга кредит бирүдән баш тарту ихтималы белән бәйле, диелә. "Ростех" башлыгы Сергей Чемезов шулай дип белдергән, дип яза РБК.

Чемезов сүзләренчә, чүп яндыру корылмалары проекты Русия хөкүмәте кабул иткән ике карар аркасында рентабельлеген югалта. Беренче карар нигезендә, корылмаларда энергиянең 95 проценты калдыклардан эшләп чыгарылырга тиеш. Икенче карар чүп яндыру корылмалары эшләп чыгарган энергияне зур ширкәтләргә сатканда, бу ширкәтләргә дәүләт ярдәме күрсәтелү туктатылуы белән бәйле. Моннан тыш, коронавирус пандемиясе аркасында керем салымнарына төбәк ташламалары да бетерелә, бу да чүп яндыру корылмалары проектларының зыянга эшләвенә китерер дигән Чемезов.

Сергей Чемезов Русия премьер-министры Михаила Мишустиннан хөкүмәтнең әлеге карарларын гамәлдән чыгаруын сораган.

Казан янындагы Осиново бистәсе тирәсендәге чүп яндыру корылмасы 28 млрд сумга төшәр дип көтелә. Ул елына 550 мең тонна чүп яндырып, аннан электр энергиясе алуны күздә тота. Корылманы "Ростех" корпорациясенә керүче "РТ-инвест" ширкәтенең бер бүлеге - АГК-2 ширкәте төзи.

Осиново бистәсе янында чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы экология активистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре көрәш алып барды. Җәмгыятьтә каршылык булуга карамастан, узган җәй чүп яндыру корылмасы төзүгә рөхсәт алынды.

Февральдә медиа чүп яндыру заводлары коронавирус пандемиясе аркасында бер елга соңга калып ачылырга мөмкин дип язган иде. Станцияләр 2022 елның 1 декабреннән эшли башлар дип планлаштырылган иде. Яңа шартларга ярашлы, заводлар куллануга 2023 ел ахырына тапшырылырга мөмкин диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG