Accessibility links

Казанның 175нче гимназиясе чыгарылыш сыйныф укучылары күрше мәктәптә белем ала башлады


Казан, 11 май, 175нче гимназия
Казан, 11 май, 175нче гимназия

Калган сыйныфлар өйдән торып укыячак.

17 майда Казанның 175нче гимназиясе укучылары белем ала башлады. Атыш булган мәктәптә укыту алып барылмый. 9нчы һәм 11нче сыйныф балалары күрше 174нче мәктәптә белем ала. Бу хакта бүген 174нче гимназия мөдире Аида Ибраһимова белдерде.

"Бүген 175нче гимназиянең 9нчы сыйныфта белем алучы 86 укучы, 11нче сыйныфтан 28 укучы безнең гимназиядә белем ала башлый. Икенче катта тулысынча икенче рекреация бушатылды. Анда бер-берсенә янәшә торган дүрт кабинет бирелде", диде ул.

Хәзер мәктәптә психологик ярдәм күрсәтү оештырылган. Моның өчен гадәттән тыш хәл министрлыгы, "Доверие", "Росток" оешмалары җәлеп ителгән.

"Мәктәпне Росгвардиянең ике хезмәткәре һәм хосусый саклау оешмасы саклый", диде Ибраһимова.

175нче гимназиянең калган укучылары читтән торып белем алачак. 1нче сыйныфлар өчен 171нче мәктәптә дежур төркемнәр оештырылган.

Казанның 175нче гимназия укучыларына имтихан вакытын 1,5 сәгатькә озайтканнар. Бу хакта бүген Казан мэриясе киңәшмәсендә шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.

"Комиссия ясаган нәтиҗәләргә караганда, 9нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханын рус теленнән бирү генә калдырылды. Имтихан вакыты 1,5 сәгатькә озайтылды. 11нче сыйныф укучыларына да сынау вакытында өстәмә вакыт биреләчәк. 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары өчен имтиханнар тапшыру вакытын сайлау мөмкинлеге булачак", диде Ризванов.

Бу уку елында 175нче гимназиядә укучылар өчен үз биналарында белем бирү оештырылмаячак. Тикшерү эшләре тәмамлангач, Татарстанның төзелеш министрлыгына 175нче гимназия бинасын кыска вакыт эчендә төзекләндерү бурычы йөкләнде, дип сөйләгән иде хөкүмәт рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Казанның 175нче гимназиясенә һөҗүм 11 майда булды. 9 кеше һәлак булды, 23 кеше яраланды. Атыштан соң 19 яшьлек Илназ Галәвиев тоткарланды, әлегә ике айга сак астына алынды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG