Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирада Әюпова Русия президентының мәдәният грантларын өләшүче комитетына кергән


Ирада Әюпова
Ирада Әюпова

Татарстан мәдәният министры бу комитетта бердәнбер төбәк министры булачак.

Русия президентының мәдәни инициативалар комитеты булдырылды. Аның каршында мәдәният, сәнгать, иҗади индустрияләр проектлары конкурсларын уздыручы координация комитеты да оешкан. Бу турыда боерыкны Русия президенты Владимир Путин имзалаган.

Комитетны президент идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкләячәк. Комитетка Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да кергән. Ул анда төбәкләрдән бердәнбер министр булачак.

Комитетка федераль министрлыклар һәм ведомстволар, федераль телеканаллар, Федераль Җыенның ике пулатының җитәкчеләре, илдәге сәүдәгә корылмаган иң зур оешмалар рәисләре кергән. Атап әйткәндә, комитетка Русия мәдәният министры Ольга Любимова, Беренче канал җитәкчесе Константин Эрнст, ВГТРК җитәкчесе Олег Добродеев, элеккеге мәдәният министры Михаил Швыдкой, Русия думасы депутаты, язучы һәм театр тәнкыйтьчесе Елена Ямпольская һәм башкалар бар.

Комитет Русия президентының мәдәният, сәнгать һәм креатив индустрияләр өлкәсендә грантлары бирү стратегиясен эшләргә тиеш була. Ул шулай ук конкурсларның низамнамәләрен килештерү, җиңүчеләрне билгеләү һәм конкурска күпме акча тотылырга тиешлеген билгеләү белән дә шөгыльләнәчәк.

Моннан тыш, ел саен Русия президентының социаль өлкәдә грантлары бирелә. 2020 елның язында узган конкурста 4,6 млрд сумлык проектлар финанслануга лаек дип табылган. Алар арасында сугыш, ватанпарвәрлек турында, чит илләрдә ватандашларга ярдәм, православ динен тарату, урыс телен саклау кебек максатлы проектларга өстенлек бирелә. 2019 елда Азатлык президент грантларын отучылар исемлеген барлап, Русия президенты грантлары күбрәк православ һәм казак оешмаларына бирелүен ачыклаган иде.

Майда татар композиторы Элмир Низамов Русия президентының 2020 елда яшь мәдәният әһелләре өчен премиясен алды. Аның күләме 5 млн сум тәшкил итте. Әлеге бүләк Русиядәге композиция мәктәбе традицияләре дәвам иттерүгә керткән өлеше өчен бирелә диелде. Премияне тапшыру вакытында Низамов Путин белән әңгәмә башлап, илдәге сәнгатькәрләргә дәүләт ярдәме аз күрсәтелүенә зарланган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG