Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты грантлары күбрәк православ һәм казак оешмаларына бирелә


Чаллыда казак фестивале, 2 июнь 2018
Чаллыда казак фестивале, 2 июнь 2018

Русия президенты грантлары фонды акча өләште. Быел җиңүчеләр исемлегенә илнең 84 төбәгеннән барлыгы 1644 коммерцияле булмаган оешма кергән. Грантларга бүленеп бирелгән акчаның гомуми күләме – 3,3 миллиард сум. Бер грант уртача 2 миллион сум тәшкил итә. Төбәкләр арасында беренче бишлектә – Мәскәү, Петербур, Волгоград, Свердловски өлкәләре һәм Татарстан.

Татарстаннан грант сорап гариза җибәргән 357 проектның бары 41е генә ярдәм алырга лаеклы дип табылган. Башкортстан 249 гариза җибәргән, шуларның 38е лаеклы табылган. Азатлык барлык гаризаларны карап чыкты һәм шуларның күпмесе татар мәдәниятенә бәйле икәнен ачыклады.

Татарстан проектлары арасында иң зур күләмлесе – Казан авиация институтының "Технополис" белем бирү комплексы проекты, аңа 9,9 миллион сум акча биреләчәк. Шулай да президент грантлары фондыннан иң зур ярдәмне Татарстандагы православ җәмгыятьләре һәм казак активистлары алачак.

  • Мәсәлән, "Борынгы славян мәдәниятенең җанлы мирасы" дип аталган православ рухи-мәгърифәтчелек форумы "Ватанны яклау һөнәре" дигән хәрби-патриотик проектына 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм ала.
  • "Изге Федор Болгарский" исемендәге мәгърифәтчелек хәйрия фонды Татарстанның Алексеевски районы Кыркүл авылында "XVI-XX гасыр казак утары" дигән музей экпозициясе булдырырга 430 мең сум һәм Болгар тыюлыгы нигезендә "Спасс хикәятләре" дип аталган әдәби салон ачуга 1,3 миллион сум алачак.
  • Казанның Серафим Саровски исемендәге православ приходына керамик эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнә торган иҗат студиясе ачуга 500 мең сум биреләчәк. Спасстагы "Сугышчан кардәшлек" дип аталган сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы "Спортчы яшьләр – көчле Русия" дип аталган спорт-патриотик җыен уздырырга 1,4 млн сум акча алачак, бу җыен җәйге каникуллар вакытында "Спасское" шәһәр казак җәмгыятенең "Казак утары" базасында узачак.

Шулай итеп, православ оешмалары һәм казак җәмгыятьләренә, гомумән алганда, 7 миллион сумга якын матди ярдәм күрсәтеләчәк.

Татар проектларына исә барысына бергә нибары 1,4 миллион сум ярдәм каралган. Анысын да керәшеннәр һәм мишәрләр арасында бүлгәннәр.

  • Түбән Камада эшләп килүче "Керәшен этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте" 8 яшькә кадәр балалар өчен студия булдырачак, моның өчен алар 250 мең сум ярдәм ала. Шушы ук проект кысаларында "Сабантуй" "Питрау", "Масленица" бәйрәмнәре, концертлар, балалар иҗаты фестивале дә уздырырга планлаштырыла.
  • Чүпрәле районының "Благодарение" фонды да балалар өчен фольклор-этнографик мәйданчык оештырырга тели, ул "Мишәрләр" дип аталачак. Бу максаттан оешма 350 мең сум акча тотачак.
  • Яшел Үзән районының "Туристлык-мәгълүмәт үзәге" коммерцияле булмаган оешмасы "Татар авылына сәяхәт. Каюм Насыйри мирасы" дигән туристлык маршруты төзүгә 500 меңгә якын акча алачак. Туристларны татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган якларына – Кече Шырдан һәм Яңа Ачасыр авылларына йөртәчәкләр, әмма бу сәяхәт Зөя утрау-шәһәренә сәяхәткә өстәмә буларак кына карала.
  • Мөслим районы мөхтәсибәте "Нур" мәчете китапханәсендә кечкенә балалы гаиләләр өчен мәйданчык һәм Мөслим китапханәсендә әдәби кафе ачар өчен 330 мең сум күләмендә грант алачак.

Русия президенты фондыннан грантлар алучы татар мәдәниятенә кагылышлы проектлар исемлеге шуның белән тәмам. Ә менә акчасыз калган проектлар исемлеге күпкә зуррак.

  • Мәсәлән, Балтачның үзәк мәчете "Милли мәгариф" музее ачмакчы булып, 1,1 млн сум сораган булган.
  • Кама сәнгать һәм дизайн институты мәктәпләр өчен "Татар халык әкиятләре" дип аталган методик комплект уйлап тапкан, бу комплектка 10 әкиятнең киездән ясалган курчаклары, битлекләр, күчереп йөртә торган сәхнә, аудио бизәлеш керә. Проектны тормышка ашыру өчен институтка 478 мең сум акча кирәк булган.
  • Татарстанның "Сәләт" яшьләр иҗтимагый оешмасы "Сәләт-Олимп" олимпиадаларга әзерлек мәктәбенә 3 миллион сум сораган, шулай ук "Сәләт" ВикиМәктәбе уздыруга да 3 миллион ярдәм алырга өметләнгән булган.
  • Дөнья татар яшләре форумы ТАССРның 100 еллыгына һәм республика тарихында булган уникаль тарихи-мәдәни вакыйгаларга Русиянең һәм халыкара җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан "Республика 100" дип аталган проект тәкъдим иткән, ул проектны тормышка ашыру өчен 1,5 миллион сум ярдәм сораган.
  • Мөслим районы Олы Чакмак авылы мәчете үзешчән җыр һәм бию коллективларының "Авылым офыклары" дип исемләнгән фестивален уздырырга 175 мең сум акча сораган булган.
  • Ә Җәмигъ мәчете 181 мең сум күләмендә грант ярдәмендә "Беренче театр" дип аталган курчак театры сутдиясе ачарга теләгән.
  • Апас районы мөхтәсибәте Коръән хафизлары мәктәбе булдыру өчен 4,4 миллион сум акча сораган, әмма грант ота алмаган.
  • Яңа Чишмә районы Шахмай авылы мәхәлләсе мәчет каршында "Раушан" мәдрәсәсе ачар өчен 442 мең сумлык грант алырга теләгән.
  • Аксубай районы мәчете исә иман йорты янындагы җирләрне төзекләндерүгә 400 мең сум күләмендә ярдәм алырга өметләнгән.
  • Чүпрәле районының мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы "Тулпар" дип исемләнгән курчак театры ачарга 276 мең сумлык грантка биргән булган.
  • Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды легендар җырчы исеме белән аталган халыкара фестиваль уздырырга 9 миллион сум акча сораса да, ала алмаган.
  • Казанның "Сфорцандо" фондына да KazanOperaLab лабораториясе уздырырга 6 млн сум күләмендәге грант бирелмәгән. Искәртеп китик, шушы лаборатория кысаларында быел "Минем Такташ" операсы эшләп чыгарылган иде.
  • Ачык һавада урнашкан татар этнографик музее "Катык" этнография фестивале уздыруга 500 мең сум грант сораган.
  • "Яшь һәм уңышлылар" иҗтимагый хәрәкәте "Безнең көннәр Сәйәре" дип аталган документаль фильм төшерүгә 2 миллион сум акча алырга теләгән. Бу фильмны алар татарларда беренче вокаль-инструменталь коллектив булган "Сәйәр" төркеменә багышларга уйлаганнар.
  • Татарстанның мордва милли-мәдәни автономиясе дә "Добрый табиб Фукс" исемле фильм төшерергә хыялланган – атаклы Карл Фукс турындагы бу фильмны чыгару өчен 3,2 миллион сум кирәк булган, әмма президент грантлары фонды проектка ярдәм күрсәтмәскә булган.
  • Рәссам Константин Васильев фонды Татарстан Республикасы җирлегендә яшәгән халыклар көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра торган компьютер уены эшләргә җыенган. "Булгария" дип аталган бу уенның демо-версиясен булдыру өчен аларга 2,6 миллион сум кирәк булган, әмма грантны ота алмаганнар.
  • "Хозур" нәшрият йорты да "Хикмәтләр йорты" дип аталган интернет сәхифәсен финанслауга 4,6 миллион сум ярдәм сораган булган.
  • "Солнце внутри" хәйрия фонды Иске бистәдә "Казан эчендә кояш" дип аталган яңа кибет ачарга теләгән. Кибеттә татар дизайнерлары һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең эшләнмәләрен сатарга уйлаганнар. Моның өчен фондка 1,3 миллин сумлык ярдәм кирәк булган.
  • Казандагы "СОлНЦе" мәктәбе мөдире Павел Шмаков мәктәп базасында "Эрудиция" ял итү һәм агарту үзәге оештыру өчен 2,3 миллион сумлык грант алмакчы булган. Бу грант кысаларында балалар һәм яшүсмерләрне татар, рус, крәшен, чуаш, украин, беларус, алман халыкларының гореф-гадәтләре белән таныштыру күздә тотылган.

Башкортстанда да грантлар белән хәл шундый ук диярлек – акча бүлгәндә православ оешмаларга өстенлек бирелгән.

  • Мәсәлән, Уфаның Крестовоздвиженский храмы православ приходы үз проектына 2 миллион сум чамасы ярдәм алган.
  • Мәчетле районында урнашкан "Өч изге" чиркәвенә казак мәдәниятен торгызуга 1 миллион сум грант бирелә.
  • Дүртөйле районы Әнгәсәк авылында Успенье чиркәве приходы якшәмбе мәктәбендә "Православ тәрбиясе" классын җиһазлауга 350 мең сум күләмендә грант ала.

Тормышка ашмаган проектлар:

  • "Ләйсән" халык биюләре ансамбленә "Урал Батыр" башкорт эпосын сәхнәгә кую өчен 13 миллион сум бирмәгәннәр.
  • Танылган башкорт музыканты Роберт Юлдашев үзенең яңа проектларына 3 миллион сумлык ярдәм ала алмаган.
  • "Мәргән укчы" дип аталган оешма Салават Юлаевның 265 еллыгына багышлап "Салават җыены" уздырырга теләгән, алар шулай ук Башкортстан Республикасының 100 еллыгына "Шәҗәрә бәйрәме" ясамакчы булган. Бу чараларны уздыруга 6 миллион сум акча кирәк булган.
  • Башкорт халкы конгрессы Зәки Вәлидигә багышланган нәфис фильмның беренче пилот сериясен төшерүгә 15 миллион сум сораган.
  • Башкортстан курайчылары берлеге яшьләр һәм студентлар арасында этник тынлы уен коралларының "Курай иле" фестивален уздыруга 900 мең сумлык грант алырга теләгән.
  • "Гармония" хосусый мәктәбе башкорт милли каһарманы Салават Юлаев турында башкорт телендә комиклар чыгарырга 2 миллион сум сораган.
  • Башкорт мәдәниятен үстерүче "Сыбартау" иҗтимагый оешмасы Кырмыскалы районында "Әмәнәт" этнопаркы булдырырга теләгән, моңа 3 миллион сум кирәк булган.
  • Тагын 1,8 миллион сумны башкортлар этник спорт үрнәгендә эшләүче "Батырлар мәктәбен" ачу өчен сораганнар.
  • Башкортстан Республикасының композиторлар берлеге Башкортстанның 100 еллыгына багышлап Татарстан һәм Башкортстан арасында симфоник һәм камера концертлары алмашу өчен 1,7 миллион сум сораганнар.

Башкортстан татарлары да грантларга гариза биргән булган.

  • Мәсәлән, Шаран районы хакимияте авыл китапханәсендә татар мәдәнияте һәм әдәбияты үзәге ачар өчен 500 мең сум сораган.
  • "Идел" мәдәният үстерү фонды "Идел" фестивале уздыруга 3,6 миллион ярдәм алырга теләгән. Бу проектларның берсенә дә акча бирелмәгән.

Башка төбәкләрдәге татар проектларына килсәк, бары Пермь, Рязань һәм Омски өлкәләре татарларына гына бәхет елмайган.

  • Пермь краеның "Чәкчәк" яшьләр иҗтимагый оешмасы татар телен кулланып ясала торган "Полиглот" тапшыруын төшерүгә 280 мең сум ярдәм алачак. Тапшыру зурларны татар теленә өйрәтү белән шөгыльләнәчәк, бу проект ике этаптан тора – татар җәмәгатьчелеген програмны эшләүгә тарту һәм тапшыруны төшереп, Youtube ресурсында чыгару.
  • Рязань өлкәсе Касыйм шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте 1,3 сумлык грант ала. Бу акчаны алар Касыйм шәһәрендә татар якшәмбе мәктәбендә уку оештыруга тотачаклар.
  • Омски өлкәсе татарларының "Мәдәният" төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте Үләнкүл авылында этнографик һәм авыл туризмы урыннары булдыру өчен 3 миллион сум күләмендә ярдәм алачак.

Русия төбәкләреннән килгән татар проектларының күбесе шулай ук акчасыз калды.

  • Мәсәлән, Мордовиянең "Халыклар йорты" татар теленең мишәр диалектын саклап калу өчен "Бәхет" дип аталган онлайн татар теле мәктәбе оештырырга теләгән (1 118 358 сум).
  • Төмән өлкәсе Төмән районы татарлары мохтарияте Төмән өлкәсендә яшәүче себертатарлар тарихы турында фильм төшерергә акча сораган булган (410 409 сум). "Ямбай – себертатарларның мәгърифәт һәм мәдәният учагы" дип талган бу фильм татар һәм рус телләрендә чыгарга тиеш булган. Бу проектка төмәннәр былтыр да гариза биргән булган.
  • Мордовиянең ислам мәдәнияте үзәге татар язучысы һәм драматургы Шәриф Камалның 135 еллыгына багышлап конкурс һәм фәнни-гамәли конференция уздырырга ниятләгән (809 770 сум).
  • Нижневартовски шәһәренең "Мирас" татар милли-мәдәни автономиясе "Дуслык" дип аталган татар мәдәнияте һәм көнкүреше музее булдырырга (406 310 сум) сораган.
  • Чуашстанның татар милли-мәдәни автономиясе мишәрләрнең "Ярмука" дигән борынгы бәйрәмен торгызуга, анда мишәрләр күпләп яшәгән төбәкләрне катнаштырырга, һәм "Кәрван мирас" дигән халык иҗаты фестивале уздырырга 1 339 310 сумлык грант сораган булган.

Шулай да Мордовия татарларының "Якташлар" милли-мәдәни мөхтәрияте 491 мең сумлык грант ала алган. Аларның проекты рус язучысы Александр Куприн белән бәйле. Язучының 150 еллыгына багышланган проект авторлары Купринны татар морзалары нәселе дәвамчысы буларак өйрәнергә, аның тормышында һәм иҗатында моңарчы билгеле булмаган фактларны эзләргә җыеналар.

XS
SM
MD
LG