Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСИН башлыгы Навальныйның сәламәтлеге бераз яхшырды дип белдерде


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Төрмәдә утыручы оппозиция сәясәтчесе ябыгудан туктаган, тиешенчә ашый һәм гаиләсе белән аралаша ала диелә.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) мөдире Александр Калашников колониядә ачлык тоткан Алексей Навальныйның сәламәтлеге яңадан үз хәленә кайтты дип белдерде. Хәзер Навальный 82 килограмм авырлыкта, тиешенчә ашый, гаиләсе белән аралашу мөмкинлеге бар дип сөйләгән Калашников.

"Ниндидер махсус шелтәләр, тәртип бозулар – алар юк, аңа игълан ителми. Аны ничектер кимсетү, тормышын катлауландыру максаты да юк, ул гомуми шартларда" дигән Калашников, аның сүзләрен ТАСС китерә.

Навальныйның адвокаты Вадим Кобзев та колониядә аның янында булганнан соң сәясәтче үзен нормаль хис итүен әйткән.

Русия оппозиция сәясәтчесе 2013 елда ачылган "Ив Роше" эше нигезендә ике ел ярымга төрмәгә утыртылды. Ул Владимир өлкәсе Покров шәһәрендә колониядә тотыла. Мартта сәясәтче сәламәтлеге начараюга зарланып, үзе янына бәйсез табиблар кертүне сорады, әмма бу үтенече үтәлмәде. Моңа протест йөзеннән Навальный 31 мартта ачлык игълан итте. Ачлык тотканда ул 72 килограммга кадәр ябыкты.

Навальныйга медицина ярдәме күрсәтергә чакырып хокук яклаучылар, төрле илләрнең җитәкчелеге, Нобель премиясе лауреатлары һәм дөньяда танылган кешеләр чыгыш ясады. Русиянең дистәләрчә шәһәрендә шушы таләп белән протестлар узды, алардан соң меңнәрчә кеше тоткарланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз

XS
SM
MD
LG