Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймакта кыйналган экология активистын яклау митингын уздыручыга штраф салынды


Урал Сәгыйтов

Урал Сәгыйтовка сигез мең сум күләмендә штраф салынган.

Баймак мәхкәмәсе активист Урал Сәгыйтовны килештерелмәгән митинг уздыруда гаепле дип тапкан. Аңа сигез мең сум күләмендә штраф салынган дип хәбәр итте активист Буранбай Аскаров. Административ хөкем карары чыгарылу турында Баймак район мәхкәмәсе сайтында да мәгълүмат бар.

Аскаров Пруфы басмасына белдерүенчә, мәхкәмә Сәгыйтов урам чарасы уздыру турында хакимияткә мөрәҗәгать бирү вакытын бозган дип таныган.

Урал Сәгыйтов 25 апрельдә Баймакта активист Илдар Йомаголовны яклап халык җыены уздырды. 18 апрельдә Баймак шәһәрендә кара кием һәм кара битлек кигән өч кеше җирле эколог Йомаголовны биталар белән кыйнаган иде. Активистның кабыргалары, аяклары сынды, бер аягының сөяге чәрдәкләнгән диелде.

Экологлар һәм активистлар җыенда танылган активистка булган һөҗүмне тикшерүне һәм гаеплеләрне җәзага тартуны, шулай ук республиканың экологик проблемаларын тикшерүне таләп итте. Җыенга 400ләп кеше килде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG