Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илмир Миңнекәев: "Урысча кирәктер, әмма ансыз да яшәп була"


Илмир Миңнекәев

Уфада узган ат чабышында Чакмагыш районы Рапат авылыннан катнашкан Илмир Миңнекәев бәйгедән соң журналист сорауларына урысча җавап бирүдән баш тартуын Азатлыкка аңлатты.

Узган шимбә көнне Уфа ипподромында узган ат чабышында бер журналист Чакмагыш районыннан катнашкан Илмир Миңнекәевтән хисләрен уртаклашуны сорагач, егет татарча сөйләп бирә. Журналист шуны ук урысча да әйтүне сорагач Илмир: "урысча сөйли белмим, берәр ничек татарчадан күчерерсез" дип җавап бирә. Илмирнең урысча сөйләүдән баш тарту видеосы социаль челтәрләрдә төрле реакция тудырды. Татарлар күбесенчә Илмирне мактаса, урыс телле кешеләр тәнкыйть белдерде.

24 яшьлек Илмир Миңнекәев хәзерге вакытта Рапат авылында яши, фермерлык белән шөгыльләнә, мал-туар үстереп сата, техника белән кызыксына. Ул үзе чеп-чи татар авылында яшәсә дә, эшендә әзме-күпме урысча белү кирәк дип саный.

"Башкортстанда һәм Татарстанда татарча гына сөйләшеп яшәп булмыйдыр. Мисал өчен, минем малны төрле яклардан килеп сатып алалар. Чеп-чи башкортча сөйләшкәнне дә кайвакыт аңламыйча урысчага күчәбез. Татарстанда да татарлар гына яшәми. Шулай ук шәһәргә, чит районнарга барсам да урысча сөйләшергә туры килә. Шәһәрдә урысча белү кирәк. Ә болай инде урысчасыз да яшәп буладыр.

Урысча сөйлисе килмәүдән килеп чыккан хәл түгел

Минем журналистка урысча җавап бирмәвем һич кенә дә телне белмәүдән түгел, ул вакытта чабыштан соң хәлем беткән иде, урысча да сөйләрсең дип беркем алдан кисәтмәде, шуңа урысча сөйлисе килмәүдән килеп чыккан хәл түгел", ди Миңнекәев.

Аның әйтүенчә, Башкортстан якларында аңа татарча сөйләшкәндә беркем дә "без сине аңламыйбыз, урысча сөйлә" дигәне булмаган. Бары армиядә генә татарча сөйләшкәндә андый хәлләргә юлыккан.

"Безгә мәктәптә татарча да, башкортча да, урысча да, инглизчәне дә укыттылар. Урысча сөйләшергә бик яратмый идем, армиягә баргач яхшылап өйрәндем инде. Ерак Көнчыгышта Уссурийскида хезмәт иттем. Анда төрле милләт вәкилләре булды. Анда урыслардан тыш, тывалар, марилар, Дагыстаннан егетләр булды. Башкортстаннан гына да 50 кеше киттек һәм алар белән татарча сөйләшергә тырыштык, ротныйлар моны бик яратып бетермәде, "урысча сөйләшегез" дип кычкыралар иде. Татар телендә сөйләшкән өчен нарядларга куйдылар. "Сез бәлки бер-берегезгә безнең турында сөйлисездер", дип әйтәләр иде. Шунда урысчаны яхшы өйрәндем.

Без барыбер күбрәк үз телебездә сөйләштек. Анда безне тыңлый-тыңлый азактан инде Дагыстаннан һәм Тывадан килүчеләр дә татарча өйрәнде. Телләрендә безнекенә якын сүзләр бар. Хәзер дә алар белән сөйләшеп торам әле. Тывадан ике малай татарча акцент белән сөйләшәләр, әмма беләләр. Алар армиягә килгәндә урысча акцент белән сөйләшә иде.

Авылда бөтен карты-яше татарча сөйләшә

Мин үзем дә урысча сөйләшкәндә бераз акцент белән сөйләшәм. Авылда бөтен карты-яше татарча сөйләшә. Шәһәрдән кайтучылар да башта урысча сөйләшәләр, аннары татарчага күчеп бетәләр.

Авылыбыз зур. Мәктәп 11нче сыйныфка кадәр. Мин тугызынчы сыйныфны бетергәч Чакмагышта 85нче лицейда тракторчы-машинистка укыдым.

Мәктәпне тәмамлаганда имтиханны урысча да, татарча да бирдем. Әлбәттә төрле кешегә төрлечә, әмма минем үземә урысча бирү кыенрак булды. Иншалар яздыралар бит. Имтиханны үзеңнең яраткан телеңдә бирү кирәк.

Әле дә урысча сөйләшүне бик өнәп бетермим. Минем таныш яшьләр бөтенесе татар телендә сөйләшәләр. Гомумән тирәмдә урысча сөйләшкән кеше юк", ди Илмир.

Ул киләчәктә дә тормышын авыл белән бәйләргә уйлый.

"Атларны электән үк яратам. Дәү әтидә дә, абыйда да, үземдә дә атлар бар. Мин быел ат алдым да чабышка беренче тапкыр гына чыктым. Шуны дәвам итәргә уйлыйм", ди ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (21)

XS
SM
MD
LG