Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урысча сөйләшкән булсаң, күптән җибәргән булыр идем"


Алмаз Хәбибуллин
Алмаз Хәбибуллин

Уфада полиция хезмәткәре белән татарча сөйләшергә теләгән өчен Алмаз Хәбибуллинга штраф белән янаганнар. Әмма ул кешеләргә үз туган телендә сөйләшүне киметмәскә кирәк дигән фикердә кала.

Уфада яшәүче Алмаз Хәбибуллинның полиция белән татарча сөйләшкәне өчен штраф җәзасы белән янауны яздырган видеосы интернетта күпләрнең ачуын чыгарды, Хәбибуллинга теләктәшлек белдереп яздылар.

Азатлык видео авторы белән элемтәгә кереп, туган телдә сөйләшкән өчен штраф янавының ничек тәмамлануын белеште. Һөнәре белән төзүче, әмма эшсез калган Алмаз Хәбибуллин әйтүенчә, ахыр чиктә полиция бернинди штраф түләтмәгән, "бераз сөйләшеп торганнан соң җибәрделәр", ди ул.

"Бакчага барам дидем, ул турыда белешмәм дә юк иде. Шулай да, җибәрде, киткәндә "Урысча сөйләшкән булсаң, сине күптән җибәргән булыр идем", дип әйтеп калды. Әмма мин гел татарча сөйләшергә тырышам. Уфада полиция хезмәткәрләренең күбесе — татарлар. Моңарчы гадәттә исәнләшеп сөйләшеп торабыз да, документларны карап та тормый гына җибәрәләр иде. Бу юлы урыс кешесе эләккәнгә шулай булды инде. "Аңламыйм, нинди телдә сөйләшәсең", ди. Татарча сөйләшәм дидем. "Теләсәгез, тәрҗемәче чакыртыгыз", дидем. "Юк, кирәкми, синең нормаль кеше булуың күренеп тора", дип җибәрде инде", ди Хәбибуллин.

Татар телен саклау өчен оялмыйча, курыкмыйча татарча сөйләшергә кирәк дигән фикердә ул.

Егет моны күреп калды да, бер вакыт татарча сөйләшеп китте

"Гадәттә "Исәнмесез" дип сүз башласаң, татарлар килеп чыга һәм калганы сүз артыннан сүз иярә. Мин бер төзелештә эшләгәндә бер татар егете белән эшләдем. Әтисе татар, үзе татарча аңласа да, татарча сөйләшми. "Нигә татарча сөйләшмисең?" дигәч, "Нигә кирәк ул татар теле, кирәкми", ди. Бер көнне әтисе төнге сменадан кайтышлый улын да утыртып алып кайтуны сорады. Төзелештән бик күп кеше чыга, аларны юлда туктаталар. Мин "исәнмесез" дип әйтәм дә, еш кына документларны да тикшермиләр. Ә гадәттә миннән дә өлкәнрәк кешеләрне ЮХИДИ хезмәткәрләре машинадан чыгарып, машиналарын тикшереп азаплыйлар. "Менә, күрдеңме, татарча сөйләшүнең дә файдасы бар", дидем бу егеткә. Егет моны күреп калды да, бер вакыт татарча сөйләшеп китте", ди Алмаз Хәбибуллин.

Аның әйтүенчә, татарларга тел бетә дип кабатлап, кайгырып утыру урынына көрәшергә кирәк. Ул шулай ук 1990нчы елларда автобуста татарча сөйләшкән кешеләргә урыслар бәйләнә иде, ә хәзер беркем бер сүз әйтми, ди. Бары күбрәк кеше үз телендә сөйләшсә генә, моны нормаль хәл буларак кабул итәчәкләр дигән фикердә ул.

Авылда татар мәктәбен тәмамлап килгәннәр урысча диктантны иң яхшы язучылар булган

"Әнием Казанда училищеда укыган. Ул ярты ел укыгач, урысча диктант язулары турында сөйләгән иде. Төркемдәгеләрнең яртысы — татар, яртысы — урыс булган. Бары ике кеше генә "5"кә язган, һәм алар арасында урыс мәктәбендә укыганнар булмаган, авылда татар мәктәбен тәмамлап килгәннәр урысча диктантны иң яхшы язучылар булган", ди Хәбибуллин. Бу — татарча укуның нинди әһәмиятле һәм файдалы булуын күрсәтә ди ул.

XS
SM
MD
LG