20-22 май Казанда VI Дөнья хатын-кызлар җыены узды. Форум эшенә бирелгән унөч сәгатьнең тугызы күңел ачуга китте — чит илләрдән һәм төбәкләрдән килгән хатын-кызлар спектакль, кино карады, күргәзмәдә һәм Калфак туенда катнашты. Фикер алышу мәйданчыкларында да татар телен өйрәнү белән бәйле кискен мәсьәләләр күтәрелмәде. Резолюциядә дә милли мәгариф турында бер сүз дә юк. Аның каравы, үләннәр белән дәвалауны җәелдерү кирәклеге турында пункт бар. Шулай да, Азатлык форумда яңгыраган төп фикерләрне барларга тырышты.
Милли мәгариф
Милли мәгариф темасына Татарстанның атказанган укытучысы Камәрия Хәмидуллина тукталды. Аның сүзләренчә, ана телен саклау мәсьәләсен гаиләгә генә аударып калдырырга ярамый, гаилә үзе генә бу проблемны хәл итә алмый, чөнки бүген татар балаларын үзләре дә телне җуйган, кухняда ике-өч сүз белән аралаша торган әти-әниләр һәм әби-бабайлар тәрбияли.
"Тел гаиләдә сакланырга тиеш дигән сүзләр белән үзебезне юатып килү һич дөреслеккә туры килми. Милли мәгарифне күтәрмичә, аны дөрес сукмакка куймыйча торып, бүгенге вазгыятьне үзгәртеп булмаячак. Милли мәгариф булганда гына телебез саклана, халык яши, аның яшәешенең төп күрсәткече дә — мәктәбе, әлифбасы" дип искәртте ул.
Үзләре дә телне җуйган, кухняда ике-өч сүз белән аралаша торган әти-әниләр һәм әби-бабайлар бала тәрбияли
Камәрия Хәмидуллина 90нчы елларны искә төшерде — ул вакытта Казанда бер генә татар мәктәбе дә калмаган иде. "Ул елларда татар мәктәбен ачып эшләтеп җибәрер өчен нинди генә чаралар күрелмәде. 1995нче елга Казанда 40 татар мәктәбе эшли иде. Милли мәгарифнең күтәрелеш еллары иде бу. 2008 ел җитте, БДИ рус телендә бирелергә тиеш дигән фәрман чыкты. Татар телендә эшләп яткан мәктәпләр әкрен генә рус телендә укытуга күчә башлады. Имеш, татар телендә укып бала БДИ бирә алмаска мөмкин. Әле беркем дә БДИ биреп карамаган иде. Алдагы еллар моның нәкъ киресен исбатлады. Татарча белем биргән мәктәпләрдә бер бала да аттестатсыз калмады, медаль аласы бала медальсыз калмады, вузларга кермичә калмадылар", диде ул.
Аның сүзләренчә, милли мәктәпнең нигезенә аның төп концептуаль принцибы — фәннәрне ана телендә укыту принцибы салынмады, татар мәктәпләрендә милли фольклор белән мавыгуга өстенлек бирелде, гәрчә Русия кануннары фәннәрне ана телендә укытырга хокук бирә иде. "Милли мәктәп замана белән бергә, ана телендә көндәшлеккә сәләтле дөньяви белем бирергә тиеш. Югыйсә андый кадрлар хәзергә әле бездә бар, аларны югалтмыйча, яңа алмаш әзерләү бик мөһим. Милли мәктәп халыкның милли үзаңы белән бәйле. Телне саклау дигәндә, әдәби телебезне саклау турында сүз барырга тиеш. Телне һәм милләтне яшәтер өчен милли мәгәрифнең өзлексез системын булдыру кирәк", дип тәмамлады ул үз сүзен.
Татар мәгариф системы соңгы елларда гаять зур югалтуларга дучар булды, күп төбәкләрдә җимерелде, бөтенләй юкка чыкты, шуңа күрә гаиләдәге тәрбиягә, әхлак кануннарын нәкъ менә гаиләдә саклауга аеруча игьтибар бирелергә тиеш, дип саный Татарстанның язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ркаил Зәйдулла.
"Бала тәпи басуга ук киң дөньяга чыга, балалар бакчасына, мәктәпкә китә. Ә анда чит мохит көтеп тора, бүтән тәрбия системы, башка төрле менталитет. Шуңа күрә без бала өчен милли үзаңны саклап калу җәһәтеннән иң мөһиме гаилә һәм мәктәп дибез. Мәктәп әлбәттә балалар бакчасыннан башлана. Бу турыда күп сөйләп булыр иде, әмма шәрык мәкалендә әйтелгәнчә: "хәлвә-хәлвә" дип кабатлаудан авызда хәлвә тәме барлыкка килми", диде ул.
Хосусый мәктәпләр ача башларга, мәчетләр тирәсенә тупланып аларны да туган телебезне саклау бастионына әйләндерергә кирәк
Зәйдулла дәүләткә генә ышанып тормаска, хосусый мәктәпләр ачарга чакырды. "Без һәрберебез салым түлибез. Үзебез акча түләп, үзебезнең тамырларны корытырга, чит халык вәкилләренә әверелергә тиешме без? Дәүләткә генә ышанып торырга ярамый. Хосусый мәктәпләр ача башларга, мәчетләр тирәсенә тупланып аларны да туган телебезне саклау бастионына әйләндерергә кирәк. Югыйсә бабайларыбыз салган мәчетләр яшәеше, дөньяга карашы, менталитеты башка булган халыклар кулына күчеп бара", диде ул.
Казандагы фаҗига һәм милли тәрбия
Форумда катнашучылар 11 майда Казанның 175нче мәктәбендә булган фаҗигане дә читләтеп узмады. Зәйдулла әлеге хәл мәктәптә милли тәрбия булмау сәбәпле килеп туган дип саный.
"Татарга креатив харизматик шәхесләр кирәк. Аларны бары тик милли үзаңы булган татар аналары гына тудыра һәм тәрбияли ала. Бүген безнең милли идея, милли стратегия нәкъ менә шул", диде язучы.
Татар гаиләләрендә гасырлар дәвамында сыналган тәрбия чаралары, үзара ихлас аралашу, кешелеклелек сыйфатлары юкка чыкты
"11 майда булган фаҗиганең сәбәпләре бик гади. Хәзерге татар гаиләләрендә, хәер, аларны татар гаиләсе дип авыз тутырып әйтеп дә булмый, гасырлар дәвамында сыналган тәрбия чаралары, үзара ихлас аралашу, кешелеклелек сыйфатлары юкка чыкты. Социаль челтәрләрдә әлеге фаҗигане дини экстремизм, ислам радикаллыгы белән бәйләргә тырышучылар булды. Юк! Әлеге адәм актыгына мөселманлык аз гына сеңгән булса ул үзен "Бог" дип санамас иде. Үзеңне Аллаһ белән тиңләштерү ислам динендә котычкыч ширек, гөнаһ булып санала. Андый кеше мәңгелек тәмугка дучар. Очраклы туры килүме, закончалыклы бәхетсезлекме, үтерүче татар сыйныфына кереп ата башлаган. Үтерелүчеләрнең барсы да безнең халык балалары. Ә үтерүченең исә минемчә милләте дә, дине дә юк. Татар яисә мөселман атамасы аңа хәрәм", дип сөйләде ул.
Мәктәпләргә хәрби сакчылар куеп кына андый хәлләрдән котылып булмый, дип саный Ркаил Зәйдулла. "Сәбәпне баш миеннән, йөрәктән эзләргә кирәк. Кеше тормышындагы бәхетнең дә бәхетсезлекнең дә тамыры гаиләдә. "Бала нәрсә күрсә, очканда шуны күрсәтер", ди татар мәкале"", дип ассызыклады язучы.
Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче мәктәп мөдире Фирдүсә Әюпова да Казанда булган фаҗига милли белем һәм тәрбия булмау нәтиҗәсендә килеп чыккан дип саный. "Минем хыялымдагы мәктәп заманча булырга тиеш. Минем хыялымдагы мәктәпкә балалар балалар бакчасыннан үк саф татарча сөйләшеп, аралашып йөрергә тиеш. Ул мәктәптә кимендә өч тел белгән заманча укытучылар булырга тиеш. Татар мәктәбен бетергән балалар дөньядагы үз урынын табарга тиеш. Шушы мәктәпне тәмамлаганнан соң алар үзләренең туган мәктәпләренә мылтык тотып түгел, ә чәчәк бәйләмнәрен тотып, үзләренең яраткан укытучылар белән очрашырга килергә тиеш", дип үз фикерләре белән бүлеште ул.
Катнаш никахлар
"Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова үз чыгышында "татар кызларының 57 проценты чит милләткә кияүгә чыга" дип белдерде. Шул уңайдан ул милли гаиләләрне ныгыту кирәклеген ассызыклады. "Милли гаилә генә милләтне, үзебезнең татар дәүләтебезне саклап кала ала", диде ул.
Татар кызларының 57 проценты чит милләт вәкилләренә кияүгә чыга икән, димәк без кызыл сызыкны инде кисеп чыктык
Татар кызларының 57 проценты чит милләт вәкилләренә кияүгә чыга икән, димәк, без кызыл сызыкны инде кисеп чыктык, дип саный Ркаил Зәйдулла. "Әлбәттә, мәхәббәт бар, ләкин без үзебезнең мәдәниятебезне саклап калырга теләсәк, бу мәсьәләгә игътибар итәргә тиеш. Шул ук урыс хатын-кызлары бит кемгә кияүгә чыкса да, балалары урыс була. Безгә дә бүтән милләтләр белән аралашсак та, үз мәдәниятебезне, үз телебезне саклап калу юлларын белергә кирәк", дип белдерде ул.
Бу санга Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та гаҗәпләнде, әмма моның да уңай якларын табарга чакырды. "Бер караганда куркыныч процент! Әмма моның икенче ягы да бар. Хатын-кыз — муен, ир-ат — баш, муен кайда борыла, баш та шунда карый дип юкка гына әйтмиләр. Әгәр дә безнең кызлар балаларын татарча тәрбияләсә, үз вакытында хәләл җефетен никахка бастырып, балаларына татар исемнәрен биреп, татар телен дә бирә икән, бәлки монда да бәхет бардыр? Бу процессны бүгенге көндә берничек тә туктатып булмый. Шуңа күрә, кызларга тәрбия бирергә кирәк", диде ул.
Җанисәп
Быел узарга тиешле Бөтенрусия халык санын алу мәсьәләсенә дә тукталып алдылар. Кадрия Идрисова бөтен ышанычыбыз татарлар иң күп санда яши торган өлкәләргә — Татарстан, Башкортстан, Оренбур, Чиләбе, Пермь, Свердлау, Төмән һәм Әстерхан өлкәләренә, диде. Ул татарларны бик нык уяу булырга чакырды. "Халык санын алу тарихына күз салсак, ул өч чорга бүленә. Беренчесе — Русия империясе чоры, ул җирләрне тартып алу белән тәмамланды. Икенче чор — совет чоры: милләтләр белән уйнау, милли төркемнәрне таркату, төрки халыкларны көчсезләндерү. Без бер телгә кала яздык, дин дә бетә язды. Өченче чор — Русия Федерациясе чоры. Без хәзер шушы чорда. Кем әйтә ала, нәрсә булыр дип?" дип сөйләде ул.
Идрисова форумда катнашкан хатын-кызларны үз балаларын татар дип яздырырга чакырды. "Ана үз баласына үзе хуҗа. Баланы кем итеп яздыру — безнең эш, безнең балага берәү дә хуҗа түгел. Үз милләтебезнең көчен, санын арттыру өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә бурычлыбыз", дип искәртте "Ак калфак" рәисе.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!