Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге илләре Лукашенка режимына каршы чикләүләр кертергә ризалашты


"Ryanair, Роман кайда?" дигән язу, Вильнюс
"Ryanair, Роман кайда?" дигән язу, Вильнюс

Беларус авиациясенә Европа берлеге илләре күгендә очу тыела. Моннан тыш, Германия һәм тагын берничә ил үз очкычларына Беларуска баруны тыйды.

Европа берлеге илләренең җитәкчеләре дүшәмбе кич Беларуска каршы чикләүләр тупламы турында уртак фикергә килде. Аерым алганда, беларус авиациясенә Европа берлегенең барлык 27 иленең дә һава киңлекләре аша очышлар тыела. Үзенең рәсми белдерүендә Европа Шурасы Европа берлеге илләрендә эшләүче барлык һава ширкәтләрен дә Беларус күгендә очмаска чакырды.

Чикләүләр Беларус хакимиятенең Грециядән Литвага очкан юлчылар ташучы лайнерны көч кулланып Минскида утыртуына җавап итеп кертелә. Мински һава аланына төшеп утырганнан соң беларус хакимияте журналист һәм блогер, Nexta Telegram-каналының элеккеге мөхәррире Роман Протасевичны тоткарлады. Кулга алынган журналист Минскида тикшерү изоляторына китерелде.

Европа берлеге шурасы белдерүендә Роман Протасевич һәм аның белән бергә очкан София Сапеганы кичекмәстән азат итү таләбе дә бар. Аларга хәрәкәт итү иреге бирелергә тиеш, диелә документта.

Белдерүдә шулай ук Юлчылык авиациясе халыкара оешмасына (ICAO) "бу тиңе булмаган һәм кабул итеп булмый торган инцидентны" кичекмәстән тикшерү уздыруга чакыру да бар.

Европа шурасы раслаган чикләүләрдән тыш, Европаның берничә иле үзләренең төп һава ширкәтләренең Беларуска очуын туктатты. Атап әйткәндә, Франциянең Air France, Финляндиянең Finnair, Нидерландның KLM airlines, Германиянең Lufthansa һава ширкәтләре Беларуска очышлар булмаячагын игълан итте. Аңа кадәр Литваның транспорт министры илдә эшләүче LOT, WizzAir, AirBaltic һава ширкәтләре ихтыяри рәвештә Беларус һава киңлекләрен урап уза, дип белдергән иде. Украина президенты Владимир Зеленский илнең хөкүмәтенә Беларус белән һава элемтәсен туктату турында карар әзерләргә кушуын белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG