Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальный үзенә яңа җинаять эше ачу турында хәбәр итте


Алексей Навальный

Аны хөкемдар Вера Акимовага мыскыллы сүзләр әйтүдә гаеплиләр

Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный үзенә карата яңа җинаять эше ачу турында хәбәр итте. Аны хөкемдар Вера Акимованы хурлауда гаеплиләр. Бу хакта сәясәтченең Instagram-дагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

Навальный хөкемдарны ничек итеп мыскыл итүе әйтелми, тикшерүчеләр аңа хәбәр итмәгән.

Оппозиционер шулай ук тагын ике җинаять эше турында белдерде. Аны мошенниклык кылуда һәм кеше шәхесенә һәм хокукларына каршы төшүче сәүдәгә корылмаган оешма төзүдә гаеплиләр.

Февральдә Мәскәүнең Бабушкинский районы мәхкәмәсе сугыш ветераны Игнат Артеменкога яла ягу эшендә сәясәтче Навальныйны гаепле дип таныды һәм 850 мең сум күләмендә штраф түләтү карары чыгарды. Мәхкәмә утырышында хөкемдар Вера Акимова Навальныйның мәхкәмә эшендә катнашучыларга карата "мыскыллау сүзләрен" тикшерү өчен Мәскәү тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәчәкмен дигән иде.

  • Русия оппозиция сәясәтчесе 2013 елда ачылган "Ив Роше" эше нигезендә ике ел ярымга төрмәгә утыртылды. Ул Владимир өлкәсе Покров шәһәрендә колониядә тотыла. Мартта сәясәтче сәламәтлеге начараюга зарланып, үзе янына бәйсез табиблар кертүне сорады, әмма бу үтенече үтәлмәде. Моңа протест йөзеннән Навальный 31 мартта ачлык игълан итте. Ачлык тотканда ул 72 килограммга кадәр ябыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG