Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка Ryanair очкычындагы шартлаткыч хәбәре Швейцариядән килде дип белдерде


Александр Лукашенка

Александр Лукашенка Беларус күгендә очкан Афина-Вильнюс рейсын Минскида төшерү сәбәпләрен ил парламенты каршында аңлатты.

23 майда Беларус өстеннән очып барган Ryanair һава ширкәте очкычында шартлаткыч булуы турында хәбәр Швейцариядән килде дип сөйләгән Александр Лукашенка Беларус парламенты каршында чыгышында. Әлеге очкыч ашыгыч рәвештә Минскига төшеп утырырга мәҗбүр булган иде.

Лукашенка сүзләрен аның матбугат хезмәтенә якын булган "Пул первого" Telegram-каналы китерә.

Очкычны Беларус атом электр станциясе янында бордылар, дигән Лукашенка. "Ә шунда АЭСның куркынычызлык системнары тулы хәрби әзерлек режимына китерелгән булса?" дигән ул. Бу аның Ryanair очкычын көч кулланып җиргә утырту вакыйгасына беренче тапкыр аңлатма бирүе.

Лукашенка парламент депутатлары, Конституция комиссиясе әгъзалары һәм дәүләт идарәсе оешмалары вәкилләре алдында чыгыш ясап, Көнбатышның бу инцидентка "шундый тиз һәм кискен" җавабына гаҗәпләнүен әйткән.

"Очкыч Минскида утырырга да өлгермәде, Көнбатыштан бер-берсенә тамчы су кебек охшатып язылган гаепләүләр һәм очышларны тыюлар ява башлады. Артык тиз җавапладылар" дип искәрткән Лукашенка.

Аннан алда Беларусның транспорт һәм багланышлар министрлыгының авиация департаменты мөдире Артем Сикорский Ryanair очкычында шартлаткыч хакында кисәтү "ҺАМАС солдатлары" исеменнән килде дип белдергән иде. Инглизчә язылган текст, Сикорский сүзләренчә, Мински һава аланының электрон почтасына килгән. Анда, янәсе, Фәлистин радикаль төркеме Европа шурасыннан Израилгә Якын Көнчыгыш ызгышында теләктәшлек күрсәтүен туктатуын таләп иткән, ә очкычтагы шартлаткыч "Вильнюс өстендә шартлаячак" диелгән. ҺАМАС шул ук көнне, 24 майда, очкычка шартлаткыч куюга катнашын кире какты. Төркем үзенең андый алымнар кулланмавын белдерде, дип язды "Deutsche welle".

Ryanair очкычы Беларус диспетчерлары лайнерда шартлаткыч булу ихтималы турында хәбәр иткәннән соң Минскига ашыгыч төстә төшеп утырды. Очкычны озатып бару өчен Лукашенканың шәхси боерыгы белән һавага хәрби истребитель күтәрелде. Шартлаткыч булуы турында мәгълүмат соңыннан расланмады.

Ryanair башлыгы Майкл О'Лири Ирландиянең Newstalk радиосына бу безнең ширкәтнең очкычын яулап алу иде дип сөйләгән. Ул шулай ук Беларус хакимиятен "дәүләт пиратлыгы гамәле" кылуда гаепләде.

Очкыч Минскига төшкәннән соң, рейста булган журналист, блогер, Nexta оппозиция мәгълүмат порталына нигез салучы Роман Протасевич тоткарланды. Аның белән бергә аның дус кызы, Вильнюстагы Европа һуманитар университеты студенты һәм Русия ватандашы София Сапега да тоткарланды. 25 майда аның җинаять кылуда гаепләнеп, ике айга кулга алынуы билгеле булды, төгәл маддәсе әйтелмәде.

  • Роман Протасевичны Беларуста киңкүләм чуалышлар оештыруда гаеплиләр. Nexta медиасы Беларуста экстремист дип танылган. Протасевич террорчылык эшчәнлеге алып бара торган затлар исемлегенә кертелгән иде, ул халыкара эзләүгә бирелде. Блогер үз тормышы өчен курыкканга Беларустан китеп, Литвада яши башлаган иде. Аның белән очкан юлчылар сүзләренчә, очкычның Минскига төшәсен белгәч, ул бик курыккан, "анда миңа үлем җәзасы яный" дигән.
  • АКШ, Европа берлеге һәм НАТО очкычны Минскига төшереп утырту вакыйгасына карата ачу белдерде. Дүшәмбе әлеге вакыйга Брюссельдә Европа берлеге саммитында төп сорауларның берсе булды. Европа илләре Луашенка режимына карата чикләүләрне кырыслатырга дигән карар кабул итте. Бу чаралар арасында Беларус һава ширкәтләренә Европа һава аланнарыннан файдалануны тыю да бар. Моннан тыш, Европа берлеге шурасы Европа берлегендәге һава ширкәтләрен Беларус күген әйләнеп узарга чакырды. Моңа колак салып, берничә һава ширкәте рейсларын әйләнеч юлдан җибәрә башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG