Русия Югары мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрирнең Ялта эше" фигурантлары һәм аларның адвокаты шикаятен карап, аны канәгатьләндерүдән тулысынча баш тарткан. Бу турыда "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе хәбәр итә. Тоткыннарның адвокаты Эдем Семедляев активистларга сөйләгәнчә, бу карарны шикаять итү мөмкинлеге бар, әмма башта бу турыда егетләрнең яклаучы белгечләр белән сөйләшеп алу зарур. Семедляев сүзләренчә, тоткын кырымтатарлар "илдә ни дә булса үзгәрер" дип кенә өметләнә.
2019 елда Ростовтагы Дон шәһәрендә Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе карары белән Муслим Алиев 19 ел, Инвер Бекиров – 18, Эмир-Усеин Куку – 12, Вадим Сирук – 12, Арсен Джеппаров – 7 һәм Рефат Алимов – 8 елга төрмәгә хөкем ителгән иде.
Amnesty International Ялта эше фигурантларын намус тоткыны дип таныды.
Amnesty International-ның Русия бүлеге вәкиле Александр Артемьев әлеге хөкем карарын сәяси эзәрлекләү дип атады.
"Хизб ут-Тәхрир"нең Ялта эше фигурантлары 2016 елның февраль-апрель айларында Ялтада тоткарланды. Аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" ислам сәяси оешмасында торуда гаепләделәр.
Русиянең "Мемориал" хокук яклау үзәге бу биш кырымтатарны сәяси тоткын дип таныды.
Хизб ут-Тәхрир
"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.
"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.
Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!