Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европадан Беларусны урап узган кайбер очышларга рөхсәт бирмәде


26-27 майда Air France, 27 майда Austrian һава ширкәтләре рейсларына Русиянең һава киңлегенә керү тыелды. Бүгеннән шулай ук "Белавиа" Беларус һава ширкәте Европаның сигез иленә очышларны 30 октябрьгә кадәр туктатып тора.

27 майда Air France һава ширкәтең Париждан Мәскәүгә һәм Austrian ширкәтенең Венадан Мәскәүгә планлаштырган очышлары булмый калды. Әлеге рейслар Беларус һава киңлегенә керми генә башкарылырга тиеш иде.

Интерфакс үз чыганакларына сылтанып язганча, формаль рәвештә Франция белән Русия арасында пандемия сәбәпле даими очышлар башкарылмый, шуңа күрә һәр рейс расланган расписаниегә карап автоматик рәвештә башкарылмый, ә Русиянең очышлар өчен җавап бирүче дәүләт оешмаларыннан алынган махсус рөхсәт таләп итә.

26 майда AF1154 Париж-Мәскәү очышы да булмый калган иде. Юлчылар инде очкычка утыргач, кире төшәргә мәҗбүр булды. Air France Русиянең һава киңлегенә керергә рөхсәт бирелмәде дип белдерде. Шул ук вакытта ул көнне Air France-ның башка рейслары һәм Беларусны урап узган башка һава ширкәтләре очышларына рөхсәт бирелгән.

24 майда Европаның берничә иле "Белавиа" Беларус һав ширкәте очкычларына һава киңлекләрен япты, ә үз һава ширкәтләренә Беларус өстеннән очуны тыйды. Атап әйткәндә, Франциянең Air France, Финляндиянең Finnair, Нидерландның KLM airlines, Германиянең Lufthansa һава ширкәтләре Беларуска очышлар булмаячагын игълан итте. Аңа кадәр Литваның транспорт министры илдә эшләүче LOT, WizzAir, AirBaltic һава ширкәтләре ихтыяри рәвештә Беларус һава киңлекләрен урап уза, дип белдергән иде. Украина президенты Владимир Зеленский илнең хөкүмәтенә Беларус белән һава элемтәсен туктату турында карар әзерләргә кушуын белдерде.

27 майдан "Белавиа" Европаның сигез иленә очуны 30 октябрьгә кадәр туктатып тора. Ширкәт сайтында хәбәр ителгәнчә, очышлар Варшава, Милан, Рим, Амстердам, Франкфурт, Берлин, Мүнһен, Һанновер, Вена, Брюссель, Барселонага һәм Русиянең Калининград шәһәренә туктатыла.

Очышларны чикләүләр Беларус хакимиятенең Грециядән Литвага очкан юлчылар ташучы лайнерны көч кулланып Минскида утыртуына җавап итеп кертелә. Мински һава аланына төшеп утырганнан соң беларус хакимияте журналист һәм блогер, Nexta Telegram-каналының элеккеге мөхәррире Роман Протасевичны тоткарлады. Кулга алынган журналист Минскида тикшерү изоляторына китерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG