Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймакта полиция Илдар Йомаголовны кыйнаучыны тоткарлаган


Илдар Йомаголов

Экология активистын 18 апрельдә кыйнаганнар иде.

Башкортстанда полиция Баймак экоактивисты Илдар Йомаголовка һөҗүм итүчеләрнең берсен тоткарлаган. Бу хакта Йомаголов үзе хәбәр итте.

"Эчке эшләр идарәсенең Баймак бүлегеннән шалтыратып, мине кыйнаучыларның берсен тоткарладык дип әйттеләр. Тулырак мәгълүмат бирмәделәр", диде активист.

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсендә "Idel.Реалии"га әлегә бернинди дә аңлатма бирә алмыйбыз дигәннәр.

18 апрельдә Баймак шәһәрендә кара кием һәм кара битлек кигән өч кеше җирле эколог Йомаголовны биталар белән кыйнаган иде. Активистның кабыргалары, аяклары сынды, бер аягының сөяге чәрдәкләнгән диелде.

Экологлар һәм активистлар җыенда танылган активистка булган һөҗүмне тикшерүне һәм гаеплеләрне җәзага тартуны, шулай ук республиканың экологик проблемаларын тикшерүне таләп итеп җыен оештырды. Моның өчен Баймак мәхкәмәсе активист Урал Сәгыйтовны килештерелмәгән митинг уздыруда гаепле дип тапты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG