Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ни өчен дәүләт мәктәбен ата-аналар сакларга тиеш?


Александр Бастрыкин
Александр Бастрыкин

"Казан мәктәбендәге фаҗига ата-аналар сак өчен түләмәгәнгә килеп чыккан". Русия тикшерү комитеты (СКР) җитәкчесе Александр Бастрыкин шушы мәгънәдә белдерү ясады. Соңрак тикшерү комитеты журналистлар Бастрыкин фикерен дөрес аңламаган дип акланырга тырышты. Әмма социаль челтәрләрдә кулланучылар үз реакциясен инде белдереп тә өлгерде.​

Атнакич Мәскәүдә хәрби-фәнни конференциядә​ чыгыш ясап Бастрыкин болай диде: "Мәктәп сакланмаган, гәрчә саклау турында килешү булса да. Мәктәп мөдиреннән сорыйм: "Мәктәпне нигә сакламадылар?" – "Ата-аналар каршы иде" – "Нигә?". Дәшми. Мин беләм бит нигә икәнен – ата-аналар сак хезмәте өчен акча бирергә тиеш булган, ләкин алар баш тарткан. Килешү булса да, сак булмаган."

Социаль челтәрләрдә реакция озак көттермәде.

"Ата-аналар гаеплеме?", "Ни өчен дәүләт мәктәбен ата-аналар сакларга тиеш?", "Ә без салымнарны ни өчен түлибез?"- дип язды ВКонтакте һәм Facebook челтәрләрендә "Idel.Реалии" укучылары.

Татарстандагы Telegram-каналлары да Бастрыкин сүзләренә реакция белдерергә ашыкты:

Сәясәт белгече Аббас Галләмов Facebook битендә язуынча, ата-аналар моны сигнал итеп кабул итәчәк: "Әгәр хәзер түли торган салымнарга өстәп тагын мәктәпне саклау өчен дә акча чыгарып бирмәсәгез, сезнең балаларны беркем дә кайгыртмаячак дигән сүз. Бу белдерү Русия хөкүмәтенең куәт оешмаларына хезмәт хакын чираттагы тапкыр арттырган көнне ясалды", ди ул.

Ике сәгать узуга Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко "кайбер мәгълүмат чаралары Бастрыкин сүзләрен дөрес тасвирламаган" дип белдерде. Аның сүзләренчә, мәгълүмат чараларында "чыгышның контексттан йолкып алынган беренче өлеше генә яңгыраган, ул анда мөдир белән сөйләшүнең бер өлешен китергән, мөдир үз чиратында сак хезмәте булмавын ата-аналарның түләүдән баш тартуы белән аңлаткан." Әмма Бастрыкин "бу фаҗигадә ата-аналарның гаепле булуы турында нәтиҗә ясамаган" ди Петренко.

Proekt.media мәгълүматына күрә, Русиядә барлыгы 2,6 млн куәт хезмәткәре бар(халыкның 1,8%ы), ягъни һәр 55нче русияле - силовик булып чыга. 2014 елдан башлап (Кырым аннексиясе елы) аларга гомум чыгымнар федераль бюджетның 30%ын тәшкил итә.

11 май Казанның 175нче мәктәбендә ату нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булды. Бу һөҗүмдә әлеге мәктәпнең элекке укучысы 19 яшьлек Илназ Галәвиев гаепләнә.

Илназ Галәвиев

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG