Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта Галимҗан Ибраһимов сыны ачылды


Галимҗан Ибраһимов сынын ачу тантанасы
Галимҗан Ибраһимов сынын ачу тантанасы

Стәрлетамакта ачылган аллеядә урыс, татар, башкорт һәм чуаш халыкларының күренекле әһелләре сыны урнаштырылган.

29 май Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә "Галимнәр һәм язучылар аллеясе" ачылды. Ул Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлеге бинасы каршында урнашкан.

Аллеядә урыс, татар, башкорт һәм чуаш халыкларының – барлыгы дүрт галим һәм язучысының сыннары куелган. Әлеге аллеяне ачу башлангычы Стәрлетамак чуашлары милли-мәдни мохтәрияте "Стәрлетамак – уртак йортыбыз" дип аталган грант откач туган. Грант – 1 миллион сум, ә бер бюстны кую 850 мең сумга төшкән.

Иганәчеләр тапканнан соң дүрт күренекле кешенең сынын урнаштырырга булганнар. Аллеядә урыс язучысы, җәмәгать эшлеклесе Сергей Аксаков, башкорт шагыйре һәм филологы Мөхәммәтсалим Өметбаев, татар әдәбияты классигы, язучы һәм тел белгече Галимҗан Ибраһимов, чуаш халык шагыйре Константин Иванов сыннары ачылды. Галимҗан Ибраһимов сынының япмасын Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насипов ачты.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәриятенең Стәрлетамак бүлеге җитәкчеләре сүзләренә караганда, Галимҗан Ибраһимов Стәрлетамак белән туган төбәге һәм яшәгән урыны буларак бәйле. Ул Уфа губернасының Стәрлетамак өязендәге Солтанморат авылында туган. 1917 елда Галимҗан Ибраһимов Сәйфи Фәйзи белән Стәрлетамакта татар телендә "Ирек" газетын нәшер итә.

Уфада Галимҗан Ибраһимов исемендәге урам бар. 1993 елда анда әдипкә тактаташ ачылган иде. Язучының туган ягында – Солтанморат авылындагы йорт-музей бинасы янында да Галимҗан Ибраһимов сыны тора.

Татар милли хәрәкәте вәкилләре Уфада Галимҗан Ибраһимовка һәйкәл ачу кирәклеге турында да күптәннән сүз алып барса да, әлегә бу теләкләре тормышка ашмаган. Уфада 2019 елда ачылган Тукай һәйкәле дә химаячы акчасына эшләнгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG