Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә югары уку йорты статусы кайтарылачак


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин

28 май Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте төзекләндерү эшләре тәмамланган "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең тарихи бинасын журналистларга күрсәтте. Бүгенге көндә мәйданы 1200 квадрат метр булган борынгы бина бер елдан 5000 квадрат метрлы дини комплекс буларак хезмәт куя башлаячак дип әйтелде.

Төзекләндерү эшләре 2020 елда башланган. Русиянең иң борынгы ислам уку йортларының берсе булган тарихи бинаны мөмкин кадәр саклап калырга тырыштык, ди Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин. Кирпеч диварлар, баскычлар элек ничек булган шулай сакланып калды, диде ул.

Уку бүлмәләре әллә ни зур булмаса да, замана таләпләренә туры китерелгән, заманча җиһазландырылган. Кирпеч диварлар, агартылган мичләр бинаның тарихи булуын күрсәтә.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә югары уку йорты статусы кайтарыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:53 0:00

Бинада җиде уку бүлмәсе, укытучылар өчен ике бүлмә, намаз уку бүлмәсе, уку залы, ике лингофон һәм ике информатика бүлмәсе, киенү бүлмәсе бар. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикле шәкертләр өчен ике уку бүлмәсе дә бар. Әлегә "Мөхәммәдия"дә андый шәкертләр юк.

Бүгенге көндә мәдрәсәдә 1200 шәкерт белем ала. Аларның 200е көндезге бүлектә, 600е читтән торып уку бүлегендә, калганнары кичке бүлектә белем ала. Экскурсиядә катнашкан матбугат ветераны Вәсилә Рәхимова 1999-2003 елларда монда белем алган. Бер парта артында өчәү-дүртәү утырып укырга туры килә иде, дип сөйләде ул Азатлыкка:

Вәсилә Рәхимова
Вәсилә Рәхимова

— Мин 1999-2003 елларда биредә укыдым. Беренче елны безнең төркемдә 102 кеше иде. Бер парта артында өч кеше утырып укый идек. Тыгыз булса да, белем алу теләге зур иде. Шуңа күрә бүгенге үзгәрешләрне күрү сөендерде. Әмма бүлмәләр 15-20 кеше генә сыярлык, кечкенә. Кичке бүлеккә 70-80 кеше килсә, урын аз дип укучылар санын киметмәсләрме дип борчылам.

Вәсилә ханым сүзләренчә, ул биредә укыганда белем бирү татар телендә барган. Шәкертләр арасында татар телен яхшы белмәгәннәр булса, алар телне камилләштерә алган. Бүгенге көндә дә мәдрәсәдә укыту татар телендә бара. Бинадагы элмә такталар ике телдә: татарча һәм гарәпчә. Әмма тулаем татар телендә укытуның да авырлыклары бар. Бу хакта Русия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да әйтте:

Рәфыйк Мөхәммәтшин
Рәфыйк Мөхәммәтшин

— Бүген мәктәпләрдә татар телен укыту кимеде, 90нчы елларда югары уку йортларында татарча белем бирү бар иде, хәзер юк. Шул сәбәпле, бүгенге көндә дәресләрне камил татар телендә укыта алган укытучыларны табу бик авыр. Аннан соң Русия ислам институтында да, "Мөхәммәдия"дә дә 45 төбәктән килгән шәкертләр бар, аларның күбесе рус мәктәбен тәмамлаган, татар телен гаиләдә генә өйрәнгән. Шуңа күрә шәкертләр ягыннан да, остазлар ягыннан да бу мәсьәләдә проблем бар һәм аны хәл итәргә кирәк. Татар телен камил укыту дәрәҗәсенә күтәрү шактый авыр. Шул сәбәпле без татар теле кафедраларын ачтык, мәҗбүри рәвештә барлык шәкертләргә дә татар телен өйрәтәбез һәм үз дәресләрен татар телендә укыта алган остазлар татарча укыта, әмма әлегә ул йөз процент дип әйтеп булмый, һәм бу проблемны бүген-иртәгә генә хәл итеп булмаячак.

Бу проблемны хәл итү юлын Мөхәммәтшин югары квалификацияле татар телле укытучыларны әзерләүдә күрә.

"Бүгенге көндә бинаның мәйданы 1200 квадрат метр. Әмма, бүлмәләр кечкенә, монда шәкертләрне күпләп укытып булмый дигәнгә мөфти Камил Сәмигуллин мәдрәсә зурайтылачак дип җавап бирде. Зурайту планы инде бар, бер ел сабыр итәргә кирәк, диде ул. Зурайтылган бинаның мәйданы 5000 квадрат метр булачак. Биредә уку бүлмәләреннән тыш спорт залы һәм 150 кешелек тулай торак та барлыкка киләчәк.

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә уку бүлмәсе
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә уку бүлмәсе

Тагын бер яңалык, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе 2022 елдан башлап югары уку йорты статусына ия булачак һәм "Мөхәммәдия" Казан ислам университеты дип аталачак. Бу хакта Рәфыйк Мөхәммәтшин сөйләде:

— Барыгызга да мәгълүм, "Мөхәммәдия" — танылган татар мәдрәсәсе. Элеке заманда ул мөселман татар университеты булып, татарларны гына түгел, төрки дөньяның бик күп танылган шәхесләрен чыгарган һәм аның низамнамәсендә югары уку йорты дип язылган була. Бинаны төзекләндерүенең беренче этабы тәмамлангач, Диния нәзарәте һәм республика җитәкчелеге мәдрәсәгә яңадан югары уку йорты статусын кайтару фикерен хуплады. Якын киләчәктә, Аллаһ боерса, ул "Мөхәммәдия" Казан ислам университеты, дип аталачак, диде Мөхәммәтшин.

Мөхәммәдия мәдрәсәсе

"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе 1882 елда Галимҗан Баруди тарафыннан оештырыла, әмма хакимият режимы үзгәргәннән соң 1918 елда ябылырга мәҗбүр була. Совет берлеге таркалгач, 1993 елда мәдрәсә Ленин исемендәге мәдәният йортында эшли башлый. 1998 елда элекке бина мәдрәсәгә кире кайтарыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (8)

XS
SM
MD
LG