Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кытай хакимияте гаиләләргә өчәр бала табарга рөхсәт итте


Илдә балалар саны тууын арттыру максатыннан Кытай хакимияте гаиләләргә өчәр бала табып үстерергә рөхсәт бирә диелә.

Кытайдагы коммунистлар фиркасенең сәяси җитәкчелеге утырышында гаиләләрдә балалар санын өчкә кадәр җиткерергә рөхсәт бирү карары кабул ителгән. Бу турыда "Синьхуа" яңалык агентлыгы язып чыккан. Әлеге чара ярдәмендә Кытай хакимияте демографияне яхшыртырга өметләнә. Хәзерге вакытта илдә халыкның картаюы күзәтелә, шул ук вакытта балалар туу саны кими бара.

80нче елдан алып Кытайда "бер гаилә – бер бала" кануны хөкем сөрде. Бу канун берничә ел элек гамәлдән чыгарылды. Ләкин, шуңа карамастан, соңгы дүрт елда илдә балалар туу кими.

2020 елда бу күрсәткеч 15 процентка кимегән, дип хәбәр ителгән иде. 2020 елда туучылар саны 1961 елдан бирле иң түбән күрсәткечкә калган. Үсеш елына нибары 0,53 процент тәшкил иткән. 2020 ел ахырына илдә 1,411 миллиард кеше яши, ун елда кеше саны нибары 72 миллионга арткан диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG