Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар телен яклап ялгыз пикет узды


Алмаз Хәбибуллин
Алмаз Хәбибуллин

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Алмаз Хәбибуллин Уфада Тукай һәйкәле каршында "Мин – татар!" дигән шигар тотып торды. Бу чарага чыгуын ул республикада татар милләтенә каршы барган "сәер хәлләр" белән аңлатты.

"Мин мәктәпне тәмамлагач "Без татар түгел, без – болгар" дигән китап укып чыккан идем. Шуннан әтидән бу хакта сорадым. Ул да кайчандыр шул темага китап укуын, минем кебек әтисеннән, ягъни минем бабайдан соравын сөйләде һәм безнең татар булуыбызны әйтте. Минем шул чактагы кебек, бүген дә милләтләре белән икеләнүчеләр бар. Чөнки татар авылларына барып "миссионерлар" аларның татар булмавы, ә төньяк-көнбатыш диалектындагы башкорт булуы турында аңлата, җирле радио-телевидение шул хакта сөйли. Кайберәүләр бу коткыга бирешеп, алданып, үзләрен башкортлашкан татар дип аңлый башлый.

Рәсми чыганаклар Башкортстанда "типтәр", "мишәр" дигән милләтләр булуын һәм башкортның төньяк-көнбатыш диалекты турында гына сөйли. Республикада шундый сәер хәлләр бара. Әйтерсең республикада татар милләте бөтенләй юк. Шуңа мин Башкортстанда безнең дә барлыгыбызны һәм сан ягыннан күпчелекне тәшкил итүебезне хәтерләренә төшерергә дип чыктым.

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгендә күбесе мишәрләр, ләкин алар үзләрен татар дип саный. Югыйсә алар Башкортстан мишәрләре иҗтимагый оешмасын төзер иде", ди Хәбибуллин.

Ул төньяк-көнбатыш диалектын сеңдерергә тырышуларын татарга каршы агрессия дип саный.

"Тугандаш халыкның бу адымына бик ышанасы да килми, күрәсең, Мәскәү кулы нык уйныйдар инде. Курчак театрындагы кебек уйныйдыр. Мин диалект икән, ул вакытта урыс теле украиннарның диалекты да булуы бик ихтимал бит", ди Алмаз Хәбибуллин.

Соңгы вакытларда Башкортстанда бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә. Башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында икенче тапкыр диктант яздырылды.

Филология фәннәре докторы, шәҗәрәче галим Марсель Әхмәтҗанов фикеренчә, Башкортстанның төньяк-көнбатышында яшәүче татарларны "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүче башкортлар" дип атауның бернинди дә фәнни нигезе юк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG