Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөембикә. Истории из детства сильных и независимых женщин


К Международному дню защиты детей проект Әйдә!Онлайн подготовил серию рассказов о детстве сильных и независимых татарских женщин. Первая история посвящена эпизодам из детства Сююмбике, правительницы Казанского ханства в 16м столетии. К рассказу прилагается аудио и словарик.

Эссе кояшта кипкән Нугай даласы. Хәтта күк йөзе дә аксыл булып күренә. Даланың чикләре офыкка барып тоташа. Урыны-урыны белән генә даланы калкулыклар рәте бүлеп уза. Күктә үзенең корбанын эзләп ерткыч кош-тилгән чайкала, җирдәге үрдәкне күзли.

Дала буйлап ак атта, тирә-якны шат көлү белән яңгыратып, бер кыз бала оча. Аның өстендә ирләр кия торган кием, кара тыгыз чәч толымнары зур бүрек эченә җыеп куелган. Балкып торган йөзе дала кояшында янган. Аңа карап өянәсе (караучы апасы) шелтә белдерә.

– Синең бөек әтиең Йосыф та Сарай шәһәреннән сакчыларсыз чыкмый. Сине саклап бетерү мөмкин түгел, әллә кайларга китеп югаласың. Дала бит бу, нәрсә булмас. Яшь бикә (госпожа) үзен шулай тотамы инде, ди.

Сөембикә, үрдәкне коткарып, бер атуда тилгәнне юк итә дә өянә янына килә. Әтисе нигә тиз генә өйгә кайтырга кушты икән? Кызның моңарчы борчусыз яшәгән йөрәге нидер сизеп кысылып куя. Юкка гына түгел икән. Казан ханы аңа яучылар җибәргән. Бу туганлашу ике ханлыкны якынайту, берләштерү өчен кирәк.

Сүзлек

  • күк йөзе - небо
  • офык - горизонт
  • урыны-урыны белән - местами
  • ерткыч кош (тилгән) - хищная птица - коршун
  • дала - степь
  • ирләр кия торган кием - мужская одежда
  • чәч толымнары - косы
  • җыеп куелган - собраны
  • балкып торган - сияющее
  • өянә - няня
  • шелтә - выговор
  • коткарды - спас(ла)
  • кушты - велел(а)
  • борчусыз - безмятежный
  • кысылып куя - защемило (сердце)
  • юкка түгел - не зря
  • якынайту - сближение

Кыз сискәнеп китә, көчкә генә утырган үлән өстеннән торып баса. Кияү егетнең озын исеме аны өнсез калдыра. Казан ханы аны үзе сорый икән, әтисе баш тарта алмаячак. Әле иртән генә бәхетле, кайгысыз кыз шиңгән дала үләненә әйләнә. Күзенә яшь тыгыла. Үзенең йомшаклыгын беркемгә дә күрсәтәсе килми. Аның шулай мәңге шушы иксез-чиксез далада басып торасы, биек үләннәр арасына кереп югаласы килә.

Куллары белән атының куе ялын сыйпый, ә матур Аксолтан аның күз яшьләрен сизеп пошкырып-пошкырып куя.

Өянә авыр сулап куйды. Ул бит Сөембикәне туган көненнән бирле үз баласы кебек яратып үстерде. Әнисе Айбикә үлгәндә кайнар сулышы белән пышылдап, "Өянә, үстер кызымны, бир аңа канатлар", - дип әйтеп калдырды. Менә 15 елдан соң өянә тагын аның васыятен ишеткән кебек булды.

Кайтканда Аксолтан тоякларын җиргә тидерер-тидермәс очты гына. Сөембикә дә дала җиленнән, үләннәр исеннән, зур тизлектән авыр уйларыннан беразга арынып торган кебек булды.

Тиздән акыллы ат этләр өргән тавыштан, төтен исеннән авылның якын икәнен аңлап туктады. Аның авылга кайтасы килмичә кире далага борыласы килде. Сөембикә иркәләп атның муенына иелде, аның ялын сыпырды.

– Син бернәрсә дә аңламыйсың. Кире китсәк, без бу көрәштә җиңүче була алмыйбыз. Авырлыкларга каршы барырга кирәк, шунда гына җиңүгә ирешеп була, дип атын тизләтте.

Әтисе Йосыф Сөембикәне тәхет бүлмәсе урнашкан зур зиннәтле йортта каршы алды. Монда алтын-көмеш, күз явын алырлык паласлар, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән корал, алтын-көмеш савыт-саба. Юка форфор касәләргә салкын ширбәт салынган – барысы да күзне чагылдырырлык зәвыклы итеп эшләнгән, бик бай.

Йосыф бәк кызын кочаклап алды. Ул далада бик кырыс хуҗа, беркем дә аңа каршы килә алмый. Аның ачуыннан бөтен кеше калтырап тора. Бары тик Сөембикә кызы гына аның кызып китүеннән курыкмый. Ул әтисе өчен бетмәс-төкәнмәс шатлык чыганагы була, әтисе аңа табынып яши.

Әйтерсең, зур бәйрәмнәр, ат чабышлары, ауга чыгу кызы өчен генә оештырыла. Бик яшьтән Сөембикә инде атта чаба, сигез яшендә үк уктан атып очып барган кошны бәреп төшерә ала. Караучы апалары аңа сузып-сузып җырлар җырлый, ефәк-көмеш белән чигәргә өйрәтә, Коръән аятьләрен укыйлар. Тик Сөембикә әтисе өйрәткән һөнәрләргә күбрәк тартыла. Ул үткен, кыю да. Шул ук вакытта сизгер, ягымлы да булып үсә.

Менә инде бәк яраткан кызын Казан ханлыгына озата. Бик авыр аерылу була бу. Бәк кызына соңгы киңәшләрен бирә.

– Сиңа, кызым, югарыдан күәт, акыл, гүзәллек бирелгән. Берәүләрне синең урыныңның буй җитмәслек югары, тавышыңның таләпчән булуы буйсындырса, икенчеләрне тирән акылың үз артыңнан ияртер. Өченчеләрне синең матурлыгың үзенә каратыр. Бу байлыктан файдалана бел: шул вакытта кулыңда хакимият булыр, сине яратырлар, сиңа баш иярләр.

Сүзлек

  • сискәнеп китте - вздрогнул(а)
  • өнсез кала - в шоке
  • баш тарта алмый - не может отказаться
  • йомшаклык - слабость
  • иксез-чиксез - бесконечная (степь)
  • атның куе ялы - густая грива лошади
  • пышылдап - шепотом
  • тидерер-тидермәс - едва касаясь
  • беразга арынып тора - отвлекается на какое то время
  • төтен исе - запах дыма
  • иркәләп - нежно
  • аңламыйсың - не понимаешь
  • җиңүче була алмыйбыз - не можем победить
  • ирешеп була - можно достичь
  • зиннәтле - роскошный
  • алтын-көмеш - золото-серебро
  • кырыс хуҗа - строгий хозяин
  • бетмәс-төкәнмәс шатлык чыганагы - бесконечный источник радости
  • табына - преклоняется
  • чигәргә - вышивать
  • үткен - резкая
  • кыю - храбрая
  • сизгер - чувствительная
  • ягымлы - обаятельная
  • күәт - көч
  • акыл - ум
  • гүзәллек - красота

Какими были в детстве знаменитые татарские женщины? Кто их научил быть сильными и независимыми, добрыми, заботливыми? В июне Әйдә!Онлайн продолжит серию рассказов о детстве сильных татарских женщин.

Присылайте отзывы в нашу группу в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG