Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия тагын җиде илгә очышлар рөхсәт итте, Төркиягә очуны тыю озайтылды 


Төркия һәм Танзаниягә очышларны туктату 21 июньгә кадәр озайтылды.

Русия хакимияте тагын җиде ил белән һава юллары аша элемтәне кире кайтара. Очышлар 10 июньнән башланачак. Аерым алганда, Австрия, Маҗарстан, Лүбән, Люксембург, Маврикий, Марокко һәм Хорватиягә һава юллары ачыла. Бу турыда коронавируска каршы оператив көрәш штабы хәбәр итә, дип яза Интерфакс.

Моннан тыш, 10 июньнән кайбер илләргә рейслар саны арттырыла. Шундый илләр арасына Беларус, Греция, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Катар, Үзбәкстан, Таҗикстан, Мисыр һәм Сербия керде.

Шул ук вакытта Төркия белән Русия арасында очышларны тыю 21 июньгә кадәр озайтыла. Шундый ук карар Танзаниягә карата да кабул ителгән.

Болардан кала, 2 июньнән Британиягә очышлар кире кайтарыла. Бу ил белән һава юллары аша элемтә 2020 елның декабрендә өзелгән иде.

Бүгенге көнгә Русия барлыгы 34 ил белән ике арадагы һава юлларын ачты.

14 апрельдә Русиянең Төркиягә очышларны вакытлыча туктатуы билгеле булды. Моны Төркиядә коронавирус таралу көчәюе белән аңлаттылар. Тыю карары 15 апрельдән 1 июньгә кадәр гамәлдә булачак диелде.

Аннан алда Төркиядә коронавирус хәлләре турында президентлар Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган сөйләшкән иде. Шул ук көнне Русия Төркиягә очышларны туктатып торырга мөмкин дигән хәбәрләр тарала башлады. Бу сөйләшүдән бер көн алдан Истанбулга Украина президенты Владимир Зеленский килде. Аның белән очрашуда Эрдоган Төркия Русиянең Кырым аннексиясен танымый дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG