Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркиягә очышларны туктата: халыкка илдә ял итәргә киңәш ителә


Төркиянең Анталья шәһәре отеле
Төркиянең Анталья шәһәре отеле

Төркиягә очышларның туктатылуы ярты миллионнан артык русияленең планын бозды. Туризм ширкәтләренең акчаларны кайтару мөмкинлеге юк. Юллама сатып алучыларга ялларын көзгә күчерергә, йә Русия курортларына барырга киңәш ителә.

Русия 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркиягә очышларны туктатып тора. Мондый карарны дүшәмбе коронавируска каршы көрәш оператив штабы кабул итте. Очышлар Русиядән Төркиянең барлык һава аланнарына да чикләнәчәк. Русия вице-премьеры Татьяна Голикова белдерүенчә, бары туристларны кайтару рейслары башкарылачак. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова моңарчы Төркиядә коронавирус вазгыяте "бик тиз катлаулана" дип әйтте.

Җомга Төркиядә коронавирус хәлләре турында президентлар Владимир Путин һәм Рәҗәп Эрдоган сөйләшкән иде. Шул ук көнне Русия Төркиягә очышларны туктатып торырга мөмкин дигән хәбәрләр тарала башлады.

Шимбә Истанбулга Украина президенты Владимир Зеленский килде. Аның белән очрашуда Эрдоган Төркия Русиянең Кырым аннексиясен танымый дип белдерде.

Кайбер белгечләр Русиянең очышларны туктатып торуы коронавируска түгел, ә Эрдоганның Кырымны Украинаныкы итеп тану турындагы белдерүенә бәйле дип саный. Сәясәт белгече Аббас Галлямов бу хакта Facebook битендә язды.

"Косачевның (Русия Федерация шурасының вице-спикеры – ред.) Кырымны Украинаныкы дип санаган илдә русиялеләр ял итәргә тиеш түгел дигән сүзләре очышларның коронавирус сәбәпле туктатылуын шик астына куя. Халык болай да карарның чын сәбәбе туристларның сәламәтлеге өчен борчылудан түгеллегенә шикләнә иде. Косачев үз белдерүе белән моны раслады.

Акчаларын түләгән ярты миллион русияле, әлбәттә, режимга бик рәхмәтле. Аларны ял итүдән мәхрүм итүдән тыш әле ахмакка да саныйлар.

Хәлне бердәнбер коткара торган нәрсә ул барлык зыян күрүчеләрне Кырымга җибәрү. Әлбәттә хөкүмәт акчасына. Ул вакытта инде халык Кырым ни өчен кирәк булганын чыннан да аңлаячак", ди Галләмов.

Төркиягә ял алган ярты миллион русияле бүген билгесезлектә. Башкортстаннан Рияз Исхаков үзенең Facebook битендә язуынча, бу халык "Бердәм Русия"гә каршы тавыш бирәчәк.

Казаннан Ринат Хөсәенов хатыны белән Төркиянең Аланья шәһәренә юлламаны апрельнең берләрендә сатып алганнар. Китәргә җыенганда гына юллар ябылачагын белгәннәр.

"15 апрельдән бер атнага дип турширкәттән Аланьянең Каргыджак бистәсенә юллама сатып алдык. Отель исеме – First class hotel 5*. Бер кешегә 20 мең сум тирәсенә төште. Кулга ваучерлар һәм билетларны бирделәр һәм 13 апрельдә коронавируска тест тапшырырга тиеш идек.

9 апрель көнне чикләр ябылу мөмкинлеге турында сүзләр чыга башлады. Әмма 12се – дүшәмбе көнне иртән бу шау-шулар онытылды, без шатлыктан диңгезгә бару өчен кирәк киемнәрне сатып алдык, чемодан тутырдык. Шул көнне кичен Русия-Төркия чикләре ябылачагын әйттеләр. Икенче көнне туристик ширкәт тә 15еннән чикләрнең ябылачагын хәбәр итеп ике юлны сайларга тәкъдим итте. Беренчесе шул ук бәягә ялны октябрьгә күчерү яки Русия курортларын сайлау. Без инде октябрьгә барырга ризалаштык", ди ул.

Ринат әйтүенчә, Төркиягә юлламаны өстәмә түләү белән җәй айларына да алмаштырып була, әмма бәяләр ике тапкырга кыйммәтрәк.

Яшь гаиләдән аермалы буларак Казаннан Лилия Хафизова (исеме үзгәртелде) тур алмыйча Истанбулга үз юлы белән барырга булган. Шулай арзанракка чыгуын әйтә. Ул Төрек һава юллары белән очарга дип майга планлаштырылган сәяхәтенә билетларны һәм отельне инде гыйнварда ук алып куйган булган.

"Майга Төркиядә дә, Русиядә дә пандемия бетәр дип уйладым. Ниндидер сәяси каршылыклар чыгар дип башыма да килмәде. Төрек һава юллары ширкәте билетларны алмаштырыр, анысында шикләнмим, чөнки алар барысын да аңлый. Әмма бу бит кешене санламау, мыскыл итү.

Минем кебек тур белән бармаучылар алдында хәзер өч бурыч тора: билет һәм отельне башка вакытка күчерү, шулай ук страховканы алмаштыру. Тур алучыларга бу яктан җиңелрәк, туристик агентлар барысын да эшли.

Бу халыкны мыскыл итү. Нинди генә хәл булса да, бөтенләй туктату дөрес түгел. Туристлар оча торган чартер очышларын туктатсалар да, даими оча торганны калдырасы иде. Атнасына ике калды дип тә язалар, әмма анда бит Төркия ватандашлары яки анда яшәү рөхсәте булганнар гына кертеләчәк.

Күпләр башка илләргә Төркия аша бара. Черногория һәм Мисырга Төркия аша гына барып була. Тагын шундый берничә ил бар. Хәзер Төркия аша каядыр баручылар да зыян күрә булып чыга. Алар нишләргә белми, социаль челтәрләрдә сөйләшеп утыралар, киңәшләр сорыйлар, чөнки аларга җавап бирүче юк.

Хәзер мин Төрек һава юлларының билетымны алмаштыруын көтәм, әлегә алмаштырмыйлар. Нәрсәдер көтәләр. Алар Росавиациядән хат килмәде дип әйтәләр", ди Лилия.

* * *

Мәскәүдән "1001 тур" ширкәтендә эшләүче Гөлия Вәлид әйтүенчә, турлары инде июньгә алынган кешеләр дә борчыла башлаган.

Гөлия Вәлид
Гөлия Вәлид

"Минем юллама сатып алучымның былтыргы турын коронавирус сәбәпле быелга күчерделәр, ә быел Төркияне янә ябалар. Аңа кунакханәне алыштырдык кына, ә хәзер өченче тапкыр яңадан отель алырга кирәк булачак.

Проблем шунда ки, шундый акчага шул ук дәрәҗәдә сыйфатлы хезмәт күрсәтү ягыннан Төркиягә тиң илләр юк. Өстәвенә, пандемия вакытында ачык илләрне бармак белән генә санап була. Шул ук Мисырның тиздән ачылуын инде күптән язып халыкны ымсындыралар, әмма әле һаман ачмыйлар.

Тулаем алганда, туристларның берсе дә үз акчаларын югалтмаячак, алар депозитта кала. Әмма планнары бозыла, ял итеп кайтырга теләгән туристларга күп уңайсызлыклар тудырыла", ди Гөлия.

2020 елда май аена алынган юлламаларны күп кенә туристлар 2021 елның маена күчергән иде. Аңа кадәр 2019 елда Төркиягә җиде миллион русияле турист буларак барган.

* * *

Туристик ширкәтләр түләнгән акчаларны кайтара алмауларын әйтә. "Happy End" туристик салоны җитәкчесе Влада Сәетова сүзләренчә, очышларны ябу карары дүшәмбе яңгырады, сишәмбе туроператорлар турагентлыкларга бу турлар турында регламентлар тарата башлады.

Влада Сәетова
Влада Сәетова

"Әлегә бөтен туроператорлар да кисәтеп өлгермәде, шулай да эш итү планнары нигездә бер төрле: шартлар былтыргы кебек лояль булмаса да, берничә вариант тәкъдим ителә. Беренчесе — шул ук бәяләргә көзге тур алырга тәкъдим ителә. Икенчесе — актуаль бәяләргә броньне башка юнәлешләргә алмаштыру — ләкин анда сайлау мөмкинлеге бик аз. Яисә акчаларны әлегә туроператор депозитында тотарга, турагентлыкларның әлегә ул акчаларны кайтару мөмкинлекләре юк.

Туроператорлар хәзер бик ямансу хәлдә, чөнки бу турларның барысына да алдан броньләштерү шартлары белән бронь ясалган иде. Ягъни туроператор кабул итүче як — отельләр белән килешү мөнәсәбәтләре аша бәйләнгән. Алар бу хәлдән бик лаеклы рәвештә чыгарга тырыша - көзге турларга алмаштырырга тәкъдим итә. Табигый, алар шул ук хакка җәйге турларны тәкъдим итә алмый. Хәзер ник шул ук бәягә без июнь, июль, августта бара алмыйбыз, дип сораячаклар. Бу бөтенләй башка бәяләр. Майдагы тур белән җәйге тур бер түгел. Май аендагы хакларны, мәсәлән, октябрь белән чагыштырып була.

Акчаны кире кайтару турында да анык кагыйдәләр чыгарылыр дип уйлыйм. Былтыр җәй көне Русия хөкүмәте кабул иткән фәрман турларның бәясен кайтаруны 2021 ел ахырына кадәр кичектерергә рөхсәт итә. Әлегә тур бәясе беркемгә дә кайтарылмады, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен генә чыгармалар бар. Туроператорлар ел ахырына кадәр кайтарырга вәгъдә итә.

Бу хәлнең килеп чыгуына кем гаепле? Катлаулы сорау. Минем җавабым субъектив булыр, әмма минем белән күпләр килешер, шул исәптән минем хезмәттәшләр дә. Без төбәкләрдәге хезмәттәшләр белән аралашып торабыз — Екатеринбур, Мәскәү, Казандагы турагентлыкларның мөдирләре белән фикер алышабыз. Минем фикерем шундый — әйе, Төркиядә хәзер ковид чәчәк ата, алар аны хәзер өченче дулкын дип атый, анда чыннан да чирләүчеләр күп. Путин белән Эрдоганның берничә тапкыр сөйләшкәнен исәпкә алсак, анда ковид мәсьәләсе генә түгел, Кырым темасы да күтәрелгән. Ил җитәкчелеге өчен бу авырткан мәсьәлә булганлыктан, бу вазгыятьтә сәясәт тә соңгы рольдә түгел дип уйлыйм. Ниндидер хәл ителмәгән моментларны коронавирус белән аклау бик уңайлы. Шулай да Төркиядә чирләүчеләр саны артуы хак.

Без шушы көннәрдә генә Төркиядә булып кайттык, анда бөтен саклык чаралары да күрелә, ниндидер киеренкелек сизелмәде. Бу барыбыз өчен дә - туристлар өчен дә, турагентлар өчен дә бик кызганыч. Хәзер барысы да май бәйрәмнәренә ялга җыенган иде, бу кискен чаралар үзләрен никадәр аклар — билгесез. Әлегә бик күп сораулар кала. Бу ябылу бик тиз, кинәт булды. Әмма хәзер анда ял итүчеләр алдан алынган билетлары белән паникасыз, тыныч кына кайта ала.

Дәүләтнең былтыргы ярдәме минем өчен бик кызык булды — мин, эшмәкәр буларак, ике тапкыр уникешәр мең сум матди ярдәм алдым. Бөтен туроператорлар һәм турагентларга банкротлык тыюны ярдәм дип атап буламы икән — бу тема туризм даирәсендә күп сөйләнде.

Туроператорлар, турагентлар һәм туристлар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау өчен бердәнбер ярдәм чарасы буларак юкка чыккан турлар өчен акча кайтаруны бу елның азагына кичектерүне атарга була. Әгәр дәүләт туроператорларны акча кайтарырга мәҗбүр итсә, бу туризм тармагын тулаем бөлгенлеккә төшерер иде, ә болай бераз яшәргә була. Инде быел барысы да рухланып җан керә башлагач кинәт шушы хәл килеп чыкты. Хәзер барысы да борчыла, былтыргы халәт кайтыр дип курка" ди Влада.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG