Accessibility links

Азатлык Радиосы Балаларны яклау көнендә яңа подкастлар сериясе тәкъдим итә


Танылган татар хатын-кызларның балачагына багышланган подкастны Әйдә!Online татар телен өйрәнү проекты әзерләгән.

1 июнь, Балаларны яклау көнендә Азатлык Радиосының Әйдә!Online проекты "Көчле хатын-кызларның балачагы хикәяләре" исемле яңа подкастлар сериясен тәкъдим итте. Аның беренче чыгарылышы Сөмбикә ханбикә балачагыннан тарихчылар, язучылар истәлекләре нигезендә әзерләнгән.

"Кире китсәк без бу көрәштә җиңүче була алмыйбыз. Авырлыкларга каршы барырга кирәк, шунда гына җиңүгә ирешеп була, дип атын тизләтте", дип сөйлиләр подкастта 15 яшьлек Сөембикә турында.

Бу хикәяләләрне Әйдә!Online балаларга һәм үсмерләргә олылар белән бергә тыңларга киңәш итә. Татар телен өйрәнүчеләр өчен проектның сәхифәсендә әлеге чыгарылышның тексты, сүзлек һәм кайбер аңлатмалар бирелгән.

"Көчле хатын-кызларның балачагы хикәяләре" подкасты июнь аеның һәр сишәмбесендә Әйдә!Online проектының Youtube, Facebook, Telegram, вКонтакте битләрендә һәм сәхифәсендә чыгачак.

Аның һәр чыгарылышы үз тирә-ягына һәм җәмгыятькә йогынты ясаган, милләтенә тугры булган көчле һәм бәйсез бер татар ханымына багышланачак.

  • Әйдә! Online проекты 2018 елда ачылды. Аның авторлары татар теленә видео, аудио, рәсемнәр һәм квизлар ярдәмендә өйрәтә. "Сөйләм теле" подкастлары телне яңа гына өйрәнә башлаганнар өчен әзерләнә. Татар телен камилләштерергә теләүчеләр өчен "Татарча укыйбыз" сәхифәсендә татар һәм дөнья классик һәм заманча язучыларның әсәрләре тәкъдим ителә. Аларның кайберләре татар телендә беренче тапкыр яңгырый. Моннан тыш Азатлык радиосының 60 еллык тәҗрибәсенә нигезләнеп әзерләнгән аерым курсында сайтта чыккан иң кызыклы мәкаләләрне тәрҗемә һәм аңлатмалар белән укып була.
  • Проектның сәхифәсе azatliq.org/eyde адресында урнашкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG