Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурашко Казан гимназиясендә атыш вакытында җәрәхәтләнгән балаларның хәле турында сөйләде


Михаил Мурашко
Михаил Мурашко

Ике бала әле дә реанимациядә ята.

Табиблар Казандагы 175нче мәктәптәге атышта җәрәхәтләнгән ике баланың хәлен авыр дип бәяли, ләкин алга китеш бар. Бу хакта Петербурда халыкара икътисадый форумда ТАСС агентлыгына Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйткән.

"Мылтыктан яраланган һәм түбән очлыклары яраланган балалар сәламәтлегендә алга китеш бар, ләкин хәлләре әле авыр. Алар реанимация бүлегендә яталар," - дигән ул.

11 май Казанның 175нче мәктәбендә ату нәтиҗәсендә тугыз кеше һәлак булды. Бу һөҗүмдә әлеге мәктәпнең элекке укучысы 19 яшьлек Илназ Галәвиев гаепләнә.

Илназ Галәвиев

2021 елның 11 маенда билгесез кеше Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ача. Нәтиҗәдә 9 кеше, шул исәптән 7 бала һәм 2 укытучы һәлак була, 20дән артык кеше яралана. Һөҗүмче тоткарлана. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев дип хәбәр ителә.

Галәвиев 175нче гимназияне 2017 елда тәмамлый. Аннары "ТИСБИ" көллиятендә IT белгечлегенә укый башлый, әмма начар уку сәбәпле 2021 елда аннан куыла.

Көллияттән куылып ике көн узгач корал йөртүгә рөхсәт ала. Йошкар-Оладагы корал кибетенә барып Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала.

Галәвиевкә корал алуга таныклык биргән психиатр аның психикасында бернинди дә тайпылыш күрмәгән. Русия Тикшерү комитеты исә анда баш мие авыруы булган, туганнары анда агрессивлык һәм тиз кабынып китүчәнлек сизгән дип белдерә.

Һөҗүмгә берничә көн кала Галәвиев "Бог" исемле телеграм каналы ача һәм анда үзен Бог дип игълан итә. Ул анда кешеләрне үтерергә барачагын алдан белдереп куя.

175нче гимназиядә атыш вакыйгасын тикшерү дәвам итә. Галәвиевка карата күпләп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды, ул сак астында.

Тагын берничә кешегә, шул исәптән 175нче гимназия мөдире Әминә Вәлиева, "Ваша безопасность" ширкәте мөдире Сергей Иванов, саклану сигнализациясе инженеры Марат Җиһаншинга карата "гамьсезлек" маддәсе нигезендә тикшерү эшләре ачылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG