Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы сәүдә белән бәйле булмаган оешмаларның бөтен керем чыганакларын күзәтеп барырга тәкъдим итте


Василий Пискарев

Билгеле бер илләрдән күчерелгән акчалар күзәтеп барылачак, бу исемлек ачык кулланылышта булмый.

Русия думасында "чит илдән тыкшыну" комиссиясендә торучы депутат Василий Пискарев Русиягә билгеле бер төркем илләрдән күчерелүче акчаларны күзәтеп барырга тәкъдим итә. Шул турыда канун өлгесен ул үзенең башка бер проектына өстәмә итеп керткән дип яза Русия медиалары.

Бу үзгәрешләр кабул ителгән очракта, Росфинмониторинг бөтен ватандашларга, банклардан кала юридик затларга, "юридик заты булмаган чит ил оешмаларына" күчерелгән акчаларны тикшереп торачак. Кайсы илләрдән килгән акчаларны күзәтеп барырга икәнен банкларга шәхси мәгълүмат итеп җибәрәчәкләр, ачык кулланылышта бу исемлек булмаячак диелә.

Пискарев Росфинмониторингка сәүдә белән бәйле булмаган оешмалар (НКО) алган һәм тоткан акчаларын тикшереп бару хокукын да бирергә тәкъдим итә. Хәзерге кануннарга ярашлы, мондый оешмаларның чит илдән килгән акчалары гына тикшереп барыла, бу оешманың 100 мең сумнан артык чыгымы очракларына кагыла. Бу төзәтмәләрне Пискарев русияләргә чит илләрдәге "теләнмәгән оешмалар"ның семинарларында катнашуны тыю һәм оешмаларны башка бер "теләнмәгән оешма" белән финанс элемтәсе өчен шундый ук статус белән тамгалау турындагы канун өлгесенә керткән.

Чит илләрне ябык исемлеккә нинди сыйфатлар аша кертәчәкләре канун өлгесеннән аңлашылмый.

"Юристлар сивил җәмгыять өчен" берлеге шурасы җитәкчесе Дарья Милославская оешмалар үзләренә күчерелгән акчалар турында хисап бирергә тиеш булмаячак, дип аңлаткан. Аларга каян акча килгәнен зуррак игътибар белән карарга кирәк була, дигән эксперт. Росфинмониторинг күзәтүләре нәтиҗәсендә Русиядә "теләнмәгән оешмалар" саны артыр, русияләр арасында мондый оешма белән бәйле дип җинаять эше ачулар да ешаер дип фаразлый ул.

"Лемчик, Крупский һәм партнерлар" юридик ширкәтенең "Халыкара хокук һәм партнерлар" практикасы җитәкчесе Яна Семеняка кешеләрнең чит илдән туганнарыннан алган акчалары да тикшерелә башларга мөмкин ди. Ягъни даими рәвештә чит илдән акча алып торучылар бу акчаларның каян килүе, күчерелү сәбәбе турында аңлатмаларны алдан ук әзерләп куярга тиеш була, акча җибәрүчене дә алардан өстәмә документлар соратып алу ихтималы турында кисәтергә кирәк була, дигән эксперт.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG