Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия рәсми рейслар торгызылмаган чит ил курортларына очу мөмкинлеген япмакчы


Кыпрыс
Кыпрыс

Йөк һәм кайбер юлчыларны ташу өчен генә ачылган рейсларда туристлар күпләп Кыпрыска һәм Туниска оча башлаган.

Ростуризм һәм Росавиация очышлар рәсми рәвештә торгызылмаган илләргә йөк һәм юлчылар ташучы рейсларны бетерү турында кисәткән. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Хәзер кайбер илләргә йөк һәм юлчылар ташучы даими булмаган рейслар оча. Алар чит ил ватандашларын, эшкә һәм дәвалануга баручыларны йөртә, чит илдән русияләрне алып кайта.

Басманың туризм сәнәгатендә эшләүче чыганагы белдерүенчә, мондый рейслар белән туристлар Кыпрыска һәм Туниска оча. Кыпрыс русияләрне апрельдән кабул итә һәм бу илгә Русиядән көн саен өч меңгә якын кеше оча. Барлыгы Кыпрыста 14 меңнән 42 меңгә кадәр русияле булырга мөмкин.

Коронавируска каршы көрәш оператив штабы карарына ярашлы, июнь башында даими очышлар 43 ил белән торгызылган. Кыпрыс һәм Тунис бу исемлектә юк. Узган атна ахырында Кыпрыска кайбер рейсларга рөхсәт бирелми башлады. Росавиация гамәлләре очышлар саны кимүгә һәм туристик юлламалар бәяләре артуга китерде.

Кыпрыска Казаннан да очышлар башланган иде.

Русиянең барлык һава аланнарыннан да халыкара очышлар коронавирус пандемиясе башлангач 2020 елның 27 мартында туктатылган иде. Вазгыять яхшылануына карап былтыр августтан кайбер илләргә рейслар өлешчә торгызылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG