Рязань шәһәрендә Семашко исемендәге хастаханәдә янгын чыгып, өч кеше үлгән, тагын сигез кеше зыян күргән.
Янгын өлкә хастаханәсенең реанимация бүлегендә 9 июньгә каршы төндә чыккан. Бу бүлектә коронавируслы авырулар дәваланган. Утны бер сәгатьтә сүндергәннәр, янгын мәйданы 15 дүрткел метр тәшкил иткән.
Ярдәм килеп җиткәнче янгынны ике шәфкать туташы сүндерергә тырышкан, аларның берсе 75 процент тәне пешеп хәзер хастаханәгә озатылган диелә.
Ут электр чыбыгы ялганышы яки үпкә җилләтү җиһазының кабынып китүе арасында чыккан булырга мөмкин дип фаразлана. Янгынга каршы системнар төзек булган, янгын турында хәбәрне вакытында җиткергән диелә.
Узган елның маенда Петербур хастаханәсендә янгын чыгып короновируслы биш авыру һәлак булган иде. Ут чыгу ИВЛ янып китү сәбәпле булган дип фаразланды.
Шул ук айда Мәскәүдәге Спасокукоцкий исемендәге хастаханә биналарының берсендә шулай ук COVID-19 белән авыручының җиһазлары янып киткән иде. Янгын нәтиҗәсендә бер кеше үлде.
Бу хәлләрдән соң АКШ Русия биргән "Авента М" үпкә җилләтү җиһазларын кулланмады.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!