Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дарья Навальная Женевада әтисенә бирелгән премияне алды


Дарья Навальная

Хәзерге вакытта төрмәдә тотылучы Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный Женева активистлар форумының Батырлык премиясенә лаек булды. 

Алексей Навальныйның 20 яшьлек кызы Дарья Навальная кеше хокукларын яклаучы Женева активистлар форумында чыгыш ясады. Форум ел саен БМОның Кеше хокуклары шурасы сессиясе алдыннан җыела. Быел Шураның 47нче сессиясе Женевада 21 июньнән 15 июльгә кадәр узачак.

Дарья Навальная төрмәгә утыртылган әтисе өчен Батырлык премиясен алды. Форумда яның яздырылган видеодагы чыгышы күрсәтелде.

"Сез миңа түгел, минем әтиемә карарга тиеш идегез, әмма ул хәзер Русия төрмәсендә утыра. Ул үзенең бөтен тормышын коррупциягә каршы һәм кеше хокуклары һәм ирекләре өчен көрәшкә багышлады, сүз иреге, сәяси карашлар белдерү иреге, протест һәм сайлауларда катнашу хокукы өчен" диде Навальная. Бу бик мөһим кыйммәтләр Русиядә юк дип белдерде ул.

Форумны оештыручылар Навальный көрәштәше Леонид Волковка хатында Алексей Навальныйга әлеге премияне "гаделлек һәм кеше хокукларын яклауда искиткеч кыюлыгы өчен" бирергә теләүләрен ассызыклаган иде.

2 февральдә Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе карары белән Алексей Навальный 3,5 елга төрмәгә хөкем ителде. Аның 2014 елда "Ив Роше" эше нигезендә шартлы төрмә карары реаль җәзага алыштырылды. Тикшерү изоляторында тотылган вакытын исәпкә алып, Навальный барлыгы 2,5 ел сак астында калачак. Хәзерге вакытта оппозиция сәясәтчесе Владимир өлкәсе Покров шәһәрендә колониядә тотыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG