Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда артист буларак гади кешеләр катнашкан "Шәһәрлеләр театры" фестивале уза


"Кыйссаи Йосыф" перфомансы кураторлары Нурбәк Батулла (с), Марсель Нуриев, Туфан Имаметдинов
"Кыйссаи Йосыф" перфомансы кураторлары Нурбәк Батулла (с), Марсель Нуриев, Туфан Имаметдинов

Чараларның төп геройлары - таксистлар, 40тан узган хатын-кызлар, укытучылар һәм башкалар була.

1-19 июньдә Казанда "Шәһәрлеләр театры" фестивале үтә. Аның програмы һәм үзенчәлекләре турында 9 июньдә "Моң" театр мәйданчыгында узган матбугат очрашуында сөйләштеләр.

"Шәһәрлеләр театры" фестивале кысаларында "Моң" театр мәйданчыгында өч эскиз, дүрт спектакль, "Авазлар" проекты, "Кыйссаи Йосыф" перфоманслар сериясе күрсәтеләчәк. Кабан күле буенда "Кабантуй" махсус проекты булачак.

Эскизларда аерым төркем кешеләр җыелып, үзе һәм тормышы хакында сөйләячәк. Мәсәлән, "Маршрут әзер" эскизына Казанның сигез таксисты килеп, һөнәр сайлау турында сөйләшәчәк. "Йөкләмәсез клуб" эскизында 40 яшьтән өлкән 17 хатын-кыз үзе һәм гаиләсе турында сөйли. "24/7" дип аталган эскизда 12 укытучы үз һөнәре турында фикерләшә.

Болардан тыш "Чын татар" (14 июнь), "Умаление мира" (15 июнь), "Децентрализация" (16 июнь), "Плюс-минус спектакль" (17 июнь) спектакльләре күрсәтеләчәк.

"Авазлар" проектында әби-бабайлар тарафыннан язылган көндәлекләр, хатлар укылачак. Бу укулар өченче һәм соңгы тапкыр оештырыла.

Фестивальдәге эскиз, спектакльләрдә барлыгы 100ләп кеше катнашачак. Чараны Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә "Живой город" заманча сәнгать фонды уздыра.

Спектакльләргә билетлар 600-1500 сум тора. Эскизларга килү бушлай, урыннар җитсен өчен бары тик сайт аша алдан теркәлеп кую сорала.

"Шәһәрлеләр театры" - ул профессиональ булмаган шәһәрле актерлардан торган театр. Бу мәйданда элек тамашачы гына булган яки театрда бөтенләй булмаган шәһәрлеләргә спектакльләрнең актив катнашучысы булу мөмкинлеге тудырыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG