Accessibility links

Кайнар хәбәр

АТА оешмасы Әнкара шәһәр идарәсен урамнарның берсенә Сөембикә исемен бирергә чакыра


АТА оешмасы президиумы әгъзалары
АТА оешмасы президиумы әгъзалары

Элегрәк имза җыю башланган иде.

Төрки халыкларның китапларын чыгару, конференцияләр оештыру, төрле чаралар уздыручы АТА җәмәгать оешмасы президиумы Әнкара урамнарының берсенә Сөембикә исеме бирү турында карар кабул итте. Әнкарада яшәүче җәмәгать эшлеклесе, оешма әгъзасы Роза Корбан әйтүенчә, бу көннәрдә президиум әгъзалары эшне дәвам итү өчен шәһәр идарәсенә барырга исәпли. Алар Сөембикә исемен зур урамнар саналган Әнкара бульвары яки Хаймана юлы бульварына бирелүен сорый.

Узган елның октябрендә Хәтер көне чарасын уздырганда анда катнашучылар Әнкара урамнарының берсенә Сөембикә исемен бирүне сорап имза җыюны башлады. Бүгенге көнгә 40ка якын имза җыелган.

"2002 елда "Казан" татар җәмгыяте урнашкан урамга Тукай исемен бирүне сорап, шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән идек, һәм башкалада Тукай урамы барлыкка килде. 2012 елда Тукай һәйкәле куелды", дигән иде Хәтер көне чарасын оештырган Лилия Сабир.

Элегрәк язучы "Азатлык" татар яшьләре берлеге Казан башкарма комитетына Бауман урамына Сөембикә исеме бирүне сорап хат язган иде. Мэрия урам исемен алыштыруга анда яшәүчеләр каршы дип җавап бирде һәм Сөембикә исеме Казанда яңа барлыкка килгән урамга биреләчәк дип вәгъдә итте.

Сөембикә ханбикә исеменең алга таба шәһәрдәге яңа урамнарга исем биргәндә куллану өчен тәкъдим ителгән атамалар исемлегенә кертелүе турында җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмовага килгән хатта да әйтелгән иде. Моннан тыш, киләчәктә Казан метросының икенче линиясендә булачак бер станциягә Сөембикә исеме бирү мәсьәләсе дә тикшерелә диелде.

Сөембикә – Казан ханлыгының соңгы патшабикәсе. Аның шәхесе белән бәйле күп риваятьләр бар. Татарның хәтерендә Сөембикә искиткеч чибәр һәм акыллы, зирәк хатын буларак саклана. Казан ханлыгының яулап алынуы Сөембикәнең фаҗигасе белән бәйле.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG