Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшүсмер кызны көчләүдә гаепләнүче элеккеге ЮХИДИ инспекторы кабат сак астына кайтарылды


Татарстан Югары мәхкәмәсе карары белән Радик Бәдретдинов 11 июльгә кадәр тикшерү изоляторына утыртыла. Май ахырында район мәхкәмәсе аны читкә китмәү шарты белән сак астыннан чыгарган иде.

Лениногорскида 16 яшьлек кызны көчләүдә гаепләнүче элеккеге ЮХИДИ хезмәткәре Радик Бәдретдинов кабат сак астына куелачак. Бу карарны Татарстан Югары мәхкәмәсе чыгарган. 31 майда Лениногорски район мәхкәмәсе Бәдретдиновны читкә китмәү таләбе белән иреккә җибәргән иде.

Зыян күргән кызның әнисе һәм прокуратура бу карарны артык йомшак дип белдереп, Югары мәхкәмәгә шикаять иткән. Мәхкәмә шикаятьне кәнәгатьләндерде, дип сөйләгән зыян күргән якны яклаучы, "Зона права" юристы Андрей Сучков.

Радик Бәдретдиновны мәхкәмә залында сак астына алганнар. Ул 11 июльгә кадәр тикшерү изоляторында утырачак.

Тикшерү мәгълүматынча, Радик Бәдретдинов 2020 елның февралендә яшүсмер кыз белән социаль челтәрдә танышып, аны үзенең машинасында көчләгән. Кыз бу турыда шикаять язгач, Радик Бәдретдиновны тоткарлаганнар, әмма ул тикшерү комитеты бинасыннан качып киткән. Ярты ел чамасы эзләгәннән соң, аны Лениногорски районы авылларының берсендә дустының өендә тапканнар.
"Эчке эшләр органнары хезмәткәре намусын таплаган өчен" Бәдретдиновны ЮХИДИ оешмасыннан эшеннән алганнар диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG