Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәридә. Истории из детства сильных и независимых женщин


Әйдә!Онлайн представляет серию рассказов о детстве сильных и независимых татарских женщин.

  • Первая история была посвящена эпизоду из детства Сююмбике, правительницы Казанского ханства в 16-м столетии.
  • Вторая история была о детстве Малики Гильметдиновой, известной благотворительницы и бизнес-леди в Казани.

Сегодня читаем и слушаем о детстве журналистки Фариды Хамит, которая долгое время проработала на Радио Азатлык, где она была автором программы "Мир женщин", а также аналитических передач. К рассказу прилагается аудио и словарик.

– Фәридәәәә, Фәридә дим. Бүлмәңне җыештырасыңмы?

– Җыештырам әнием, җыештырам. Тукта, минем бер эшем бар әле...

Иртән иртүк 4 яшьлек Фәридә ниһаять үзен күптән борчыган сорауга җавап табарга кирәк дип план төзи һәм Аппак исемле кечкенә этен ияртеп, өч тәгәрмәчле велосипедка атланып Аллаһы Тәгаләне эзләргә чыгып китә.

Ярамый, Аллаһ кушмый диләр. Кайда соң ул Аллаһ? Ни өчен аны мин генә күрмим? Күктә ул, сине күрә диләр. Иң биек бинага менеп карыйм әле шуны, дип уйлый-уйлый Фәридә юлга кузгала.

Сүзлек: Фәридә

  • бүлмәңне – свою комнату
  • җыештырам – уберусь
  • тукта – остановись (здесь: подожди)
  • иртән иртүк – ранним утром
  • борчыган сорау – вопрос, который волнует
  • ияртеп – взяв с собой
  • чыгып китә – отправляется
  • ярамый – нельзя
  • күктә – на небе
  • иң биек бина – самое высокое здание
  • уйлый-уйлый – думая (здесь: рассуждая)


Фәридә 7-8 яшьләренә кадәр Кытайның Харбин шәһәрендә геттода яши. Гетто дип чит җирдә ябылып яшәгән кешеләрне әйтәләр. Туган җирләреннән китәргә мәҗбүр булган татарлар Кытайның Харбин шәһәренә килеп урнаша. Әти-әниләр балаларны геттодан бик чыгармый. Кытай телен белмәгәнгә, андагы гореф-гадәтләр белән таныш булмаганга куркыныч тоела ул аларга.

Фәридә Аллаһы Тәгаләне табам дип геттоның капкасыннан чыгып китә. Чатка чыккач ул кытайлар яшәгән биек бинаны күрә. Аллаһ шул биек бинаның иң югары катында да булмаса, кайда булсын инде дип уйлый-уйлый ул велосипедының тәгәрмәчләрен әйләндерә. Янында дусты Аппак.

Бинага якынлашкан саен Аппакның шикләнүе арта. Көчек Фәридәне аягыннан да тартып карый, өрә дә башлый. Кечкенә Фәридә бирешми, минем беләсем килә дип юлын дәвам итә. Кыз велосипедын читкә куеп бинага кереп киткәндә Аппак ярсый-ярсый өрә башлый һәм кире татарлар яшәгән баракларга чаба.

Сүзлек: Фәридә

  • ябылып яшәгән – жили в изоляции (закрыто)
  • китәргә мәҗбүр булган татарлар – татары, которые были вынуждены уехать
  • урнашырга – поселиться
  • чыгармый – не выпускают
  • белмәгәнгә – из-за того, что не знают
  • таныш булмаганга – из-за того, что незнакомы
  • куркыныч тоела – кажется опасным
  • чат – перекресток
  • кайда булсын инде – где уж (ему, ей) еще быть
  • тәгәрмәчләрен әйләндерә – крутит педали
  • якынлаша – приближается
  • шикләнү – сомнение
  • өрә – лает
  • юлын дәвам итә – продолжает свой путь
  • читкә куя – ставит в сторону
  • ярсый-ярсый – сердито (эмоционально)
  • чаба – быстро бежать

Фәридә инде максатына ирешмичә кире борылырга уйламый да. Кат-кат менгән саен аның тезләре йомшый, чит кешеләр арасында аны курку баса. Шул мизгелдә ул әтисен күрә. Аппагы кире өйгә йөгереп кайтып Фәридәнең әтисен шул биек йортка алып килгән була. Үзе белән булган шул хәлне ул тормышындагы иң зур, иң гыйбрәтле маҗара дип искә ала.

Үзсүзле, кыю Фәридәгә әти әнисе "балам", "җимешем" дип дәшә. Әбисе аңа китаплар укый, хикәяләр сөйли. Фәридә мәктәпне бик ярата, бик яхшы укый. Кыюлыгы һәм сорауларга җавап табарга тырышуы да аның булачак һөнәрендә булыша. Журналист буларак ул сәфәрләргә чыга, кешеләр белән очраша, алар турында радио тапшырулар әзерли. Дөрес, кечкенә чакта Фәридә очучы булырга хыяллана. Аның ул теләге гамәлгә ашмый, чөнки мөһаҗирлектә үскән бала практик уйларга өйрәнә.

Бүгенге Фәридә ханым туташларга, "булмаган хыяллар артыннан чапмагыз, аягыгыз белән җиргә нык басыгыз" ди. Ә максат куйгансыз икән - үзегезгә ышаныгыз да аны тормышка ашырыгыз, ди.

Сүзлек: Фәридә

  • уйламый да – даже не думает
  • тезләре йомшый – колени слабеют
  • курку баса – накатывает страх
  • мизгел – момент
  • иң гыйбрәтле маҗара – самое поучительное приключение
  • үзсүзле – упорная (дословно: "со своим словом")
  • кыю – храбрая
  • җимешем – ягодка моя
  • һөнәр – профессия
  • сәфәр – поездка
  • очучы – пилот
  • хыяллана – мечтает
  • мөһаҗирлек – эмиграция
  • булмаган хыял – нереальная мечта
  • җиргә нык басыгыз – стойте твердо на земле
  • максат – цель
  • үзегезгә ышаныгыз – верьте в себя

Эта история из серии "рассказы о детстве сильных и независимых женщин" была посвящена эпизоду из детства журналистки Фариды Хамит – Бичури, которое долгое время работала на Радио Азатлык.

Какими были в детстве знаменитые татарские женщины? Кто их научил быть сильными и независимыми, добрыми, заботливыми? В июне Әйдә!Онлайн продолжит серию рассказов о детстве сильных татарских женщин.

Присылайте отзывы в нашу группу в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG