Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрле илләрдә Азат Мифтаховка теләктәшлек чаралары уза


Архив фотосы

16 июньдә төрле илләрдә Азатка Мифтаховка теләктәшлек чаралары уздырыла.

Математиклар җәмәгатьчелеге 16 июньне Азат Мифтахов көне дип игълан иткән иде. Азат Мифтахов көне кысаларында халыкара конференция дә уза. Анда Филдс премиясе иясе Сед­рика Виллани, Лозаннадагы (Швейцария) Федераль политехник мәктәп профессоры Марина Вязовская, Александр Буфетов (CNRS, МИАН, ИППИ РАН) һәм Бонн университеты (Германия) укытучысы Петер Шольце да чыгыш ясар дип көтелә.

Чыгышлар берничә сайтта җанлы күрсәтеләчәк. Конференциянең YouTube каналында трансляция Казан вакыты белән 17:00дә башлана.

Төрле илләрдән анархистлар да бу көнне Мифтахов һәм барлык сәяси тоткыннарга теләктәшлек чаралары уздыра. Мәскәү, Париж, Барселона, Һамбург, Новосибирски, Берлин, Варшау, Брюссель һәм Харьков шәһәрләрендә төрле чаралар узуын хәбәр итә "Народная самооборона" үзенең телеграм-каналында.

Бу шәһәрләрдә Русиядәге репрессияләр турында искәртүче граффити ясалган, Харьковтагы теләктәшлек кичәсе барышында сәяси тоткыннарга хатлар язылган, Варшау, Париж, Новосибирски һәм Брюссельдә урам баннерлары эленгән диелә. Новосибирскида шулай ук анархистларны эзәрлекләү турында мәгълүмат бирүче плакатлар һәм өндәмә кәгазьләре таратылган.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарланды. Башта аны шартлаткыч ясауда гаепләделәр. Бу гаепләү расланмагач, ул 2017 елда "Бердәм Русия" офисына оештырылган һөҗүмдә катнашуда гаепләнде.

2021 елның 18 гыйнварында Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны алты ел колониягә хөкем итте.

Азат Мифтахов белдерелгән гаепне танымады. "Бердәм Русиягә" карата нәфрәт хисе булса да, аңа каршы бер гамәл дә кылмадым диде. Элегрәк ул сорау алулар вакытында полиция тарафыннан азаплаулар хакында белдергән иде.

9 июньдә узган апелляция утырышы Азат Мифтаховка карата хөкем карарын үзгәрешсез калдырды.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка яклау белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG