Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәктәбендә тугыз кешене үтерүдә гаепләнгән Илназ Галәвиев үзенә җәрәхәтләр ясау омтылышлары турында сөйләгән


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Психология-психиатрия экспертиза уздыру өчен Галәвиев Мәскәүгә күчерелгән иде.

Казаннан 19 яшьлек Илназ Галәвиев Җәмәгать күзәтү комиссиясендәге хокук яклаучыларга үз-үзенә зыян китерү омтылышлары турында сөйләгән. Аерым алганда, ул башын "сындырырга" һәм кулын җәрәхәтләргә тырышкан, дип яза "Коммерсант" оешма әгъзасы Ева Меркачевага таянып.

"Ул безгә читлеккә менгәндә егылып төшү сәбәпле аркасы авыртуын әйтте. Башын сындырасы килгән, ләкин аркасы белән бәрелгән", ди Меркачева.

Шулай ук Галәвиев кулындагы яңа ярасын күрсәткән һәм аны үзе ясавын әйткән.

Элегерәк Сербский исемендәге психология-психиатрия хастаханәсендә экспертиза уздыру өчен Галәвиев Мәскәү тикшерү изоляторына күчерелгән иде. Моңа кадәр ул Казандагы изоляторла ялгызы гына бер бүлмәдә 24 сәгатьлек видеокүзәтү астында утырды. Илназ Галәвиевне үз-үзенә кул салырга омтылучылар исемлегенә керткәннәр иде.

11 майда Казанның 175нче мәктәбендә элек шул уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Галәвиев һөҗүм итте. Мылтыктан ут ачып, ул җиде баланы һәм ике укытучыны үтерде, ике дистә кеше яраланды. Атыш нәтиҗәсендә Татарстан хастаханәләренә 23 кеше салынды. Авыр хәлдә калган сигез кешене Мәскәүгә дәваларга озатканнар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG