Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда реновация програмы кысаларында өч яңа урында йортлар төзеләчәк


Реновация програмын тормышка ашыру 2021 елда ук башлана. 2030 елга кадәр 31 миллион дүрткел метрдан артык торак кулланылышка кертелергә тиеш.

Татарстанда иске биналарны яңа торак йортлар белән алыштыру програмы 2021 елда тормышка ашырыла башлаячак. Бу турыда республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев белдерде дип яза РБК.

Тугыз ел дәвамында ел саен 3,6 миллион дүрткел метрга кадәр торак мәйданы сафка кертелә башлаячак, бу хәзерге күрсәткечләрдән 1 миллионга артыграк дип сөйләгән Гыймаев.

Татарстан территорияләрне комплекслы үзләштерү турында федераль кануннар белән беррәттән үз кануннарын кабул итә, бу яктан Русиядә алда бара, андый төбәкләр илдә дистәдән артмый дигән түрә.

Хәзерге вакытта реновация програмын тормышка ашыру өчен Казанның өч урыны сайланган. Бу кишәрлекләрнең уртак мәйданы 1,2 мең һектардан артып китә. Русия тимер юллары ширкәте карамагында саналган җирләр 43,6 һектарны колачлый. Бу җирләргә Киров дамбасыннан Елга портына кадәр, "Локомотив" ярымутравы һәм тимер юл хуҗалыгы юлларының техник өлеше керә. Моннан тыш, Родина, Гвардейская, Даур һәм Гадел Кутуй урамнары кисешкән җир, Елга порты, 1нче Трактор һәм Магистраль урамнары объектлары да реновация програмына эләгәчәк диелә.

Территорияләрнең комплекслы үсеше канунын Русия думасы 2020 елның декабрендә кабул итте. Бу канун моннан алда Мәскәүдә тормышка ашырылган реновация програмын илдәге башка төбәкләргә дә җәелдерүне күздә тота.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге програмны хуплап, ул Казанның йөзен матурларга ярдәм итәр дип белдергән иде.

Узган ел ахырында Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин территорияләрнең комплекслы үсеше програмы 2021 елда миллион кешелек шәһәрләрдән башланачак дип белдергән иде. Мондый шәһәрләр арасында Мәскәү, Казан, Төмән, Новосибирски, Кемерово аталды.

2021 елның 10 мартында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина реновация кысаларында шәһәрдәге "хрущевкалар" һәм башка төр торак йортларны сүтү ниятләнми дип белдерде. Яңа торак йортлар төзелешләре шәһәрнең кеше яшәми торган урыннарында алып барылачак диде ул.

Мәскәү шәһәре хакимияте реновация програмын 2017 елда башлап җибәрде. Проект нигезендә хакимиятләр иске биш катлы йортларны җимереп, әлеге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерүне тәкъдим итте. Програм күпсанлы бәхәсләр һәм протестларга китерде, аерым алганда җимерелергә тиешле йортларны сайлау шартлары һәм йортны җимерү турында тавыш бирү процедурасының ачык булмавы тәнкыйтьләнде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG