Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан 2021 елда реновация програмы тормышка ашырылачак шәһәрләр исемлегенә керә


Казандагы Назарбаев урамында урнашкан йортлар
Казандагы Назарбаев урамында урнашкан йортлар

Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин иске торакны яңага алыштыру дәүләт програмы киләсе елда иң зур шәһәрләрдә башланасын белдерде.

Русиядә территорияләрнең комплекслы үсеше ("Комплексное развитие территорий – КРТ) програмы 2021 елда миллион кешелек шәһәрләрдән башланачак дип белдерде Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин. Әлеге програм каза хәлендәге һәм тузган йортларны сүтүне күздә тота.

"Берничә төбәк бу канунны чыккан көненнән үк һичшиксез куллана башлаячак. Бу нигездә зур, көчле төбәкләр һәм миллионлы шәһәрләр, анда бу шунда ук китәчәк. Бу ким дигәндә 15-20 төбәк, алар киләсе елдан эшли башлаячак диде Хөснуллин журналистларга.

Ул 2021 елда әлеге механизм Мәскәү, Казан, Төмән, Новосибирски, Кемеровода тормышка ашырыла башлаячагын әйтте.

2030 елга 1 млрд дүрткел метр торакны сафка кертү бурычы тора диде Хөснуллин. Бу торакны шәһәр читендә дә төзеп була, әмма инфраструктура кору торак бәясен 20 процентка күтәрәчәк, бездә каза хәлендәге һәм тузган йортлар бар, шәһәрләрдә нәтиҗәле файдаланылмый торган биләмәләр дә бар, канун бу мөмкинлекләрне бирә дип аңлатты вице-премьер.

23 декабрьдә Русия думасы Территорияләрнең комплекслы үсеше турында канун кабул итте. Документка ярашлы, бу програм нигезендә йортларны сүтеп, яңаларын төзү турында карарны төбәкләр хөкүмәтләре дә, федераль хакимият тә кабул итә ала.

2017 елда Мәскәү шәһәре хакимияте реновация програмын башлап җибәргән иде. Проект нигезендә хакимиятләр иске биш катлы йортларны җимереп, әлеге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерүне тәкъдим итте. Програм күпсанлы бәхәсләр һәм протестларга китерде, аерым алганда җимерелә торган йортларны сайлау шартлары һәм йортны җимерү турында тавыш бирү процедурасының ачык булмавы тәнкыйтьләнде.

Мәскәү хакимиятендә реновация програмын тормышка ашыру белән шөгыльләнгән Марат Хөснуллин Русия вице-премьеры итеп билгеләнгәч бөтен ил күләмендә торак реновациясе програмы кирәк дип белдерде.

Төбәкләрдә торак реновациясе турында канун өлгесе Русия думасына 2018 елда кертелде.

XS
SM
MD
LG