Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар балалары өчен дәреслек язарга хыялланам"


Фирүзә Кадыйрова һәм Эльвина Миңнуллина (у)
Фирүзә Кадыйрова һәм Эльвина Миңнуллина (у)

Азатлыкның чираттагы "Татарча подкаст"ында бүгенге вазгыятьтә татар факультетында уку, татар белгечләренә эш табу, югары белем алудагы үзгәрешләр турында сөйләштек. Сөйләшүдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Фирүзә Кадыйрова һәм Эльвина Миңнуллина катнашты.

Фирүзә Кадыйрова һәм Эльвина Миңнуллина Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында укыйлар. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, шул институтның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары – төркемдәшләр. Тагын бер елдан алар дипломлы белгеч – татар һәм инглиз теле укытучылары булып чыгачак. Кызларның янә бер уртак ягы бар: алар икесе дә Саба районыннан.

"Авылга кайтып татар телен укытыр идем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:26:34 0:00
йөкләү

— КФУда элеккеге татар филологиясе факультеты бүген кемнәрне әзерли?

Фирүзә әйтүенчә, факультетта бүген татар теле һәм кытай теле белгечленнән укытучылар әзерлиләр. Алар ике тел белгече булып чыгачак. Шулай ук татар теле һәм төрек теле юнәлешләре бар. Филолог булып чыгачаклар. Төрле җирдә эшләү мөмкинлеге бирелә: укытучы булып та, тәрҗемә өлкәсендә дә эшли алалар. Болардан тыш факультетта биология һәм татар теле, информатика һәм татар теле укытучылары да әзерләнә.

Кытай теле инглиз теле белән тиңләшеп, популярлашып килә

"Кытай теле белгечлеген укырга теләүчеләр күп, урыннар тулы. Хәзер кытай теле инглиз теле белән тиңләшеп, популярлашып килә. Шуңа да аны белергә теләүчеләр саны күп, теләп киләләр", ди Фирүзә.

Кызлар фикеренчә, Миңтимер Шәймиев башлангычы белзн ачылган полилингваль мәктәпләрдә укытырга да мөмкин, ул очракта кытай яки инглиз теле янәшәсендә татар теле дә үги булмаячак.

"Бүгенге көндә билингваль мәктәпләр бик күп бит. Татар теле белән беррәттән кытай телен, инглиз телен укыту да бик мөмкин. Ул яктан, миңа калса, мөмкинлекләр бик күп безнең", ди Эльвина.

— Диплом алгач, кайда эшләргә телисез?

Кызлар инглиз телен дә, татар телен дә укыта алачак. Алар уйлавынча, эш табу кыен булмаячак. Эльвина авыл мәктәбенә укытырга кайтырга тели. Шәһәрдән бигрәк, күңеленә авыл тормышы якынрак һәм ул нәкъ менә татар телендә укытырга теләвен, эшне дә шул өлкәдә эзләп табарга тырышачагын әйтте. Фирүзә дә авылга кайтып эшләүгә каршы түгел, шул ук вакытта шәһәрдә дә калырга риза. Ул әлегә төрле вариантлар арасында сайлана. Бәлки, укытучы түгел, ә тәрҗемәче яисә аэропорт хезмәткәре булып эшләр – әлегә хәл итмәгән.

Беренче чиратта мәктәптә үземнең татар телемне укытыр идем

"Иң беренче чиратта мәктәпләрдә үземнең татар телемне укытыр идем. Татар телен кыскарту нәтиҗәсендә урыннар азайды, аларны җиңел генә табып була дигән уй юк. Әмма дә ләкин бу юнәлештә эш бөтенләй юк түгел бит. Теләк булганда эзләп табарга мөмкиндер", ди Эльвина.

"Безнең факультетны тәмамлап төрле өлкәләрдә эшләргә мөмкин. Шәхсән мин тәрҗемәче булып эшләп карар идем. Инглиз теле өйрәнгәч, аэропортларда да эшләп була. Шул ук стюардесса да була алабыз. Ә инде татар теленә килсәк, эшне иҗат белән бәйләп китәргә, мәсәлән, әсәрләр язарга мөмкин", ди Фирүзә.

— Хәтта татар теле һәм әдәбиятыннан да кандидатлык диссертациясе урысча языла. Сез дипломны татарча язасызмы, урысчамы?

Инглиз телен укыту методикасы белән бәйле диплом булганга, Эльвина урысча яза икән, ләкин аның да күп өлеше татарча эшләнгән.

"Диплом эшем билингваль ысул аша укучыларга инглиз фразеологизмнарын аңлату турында һәм мин билингваль ысулны рус теле аша түгел, ә үземнең татар теле аша бирдем. Шуңа дипломның яртысы татар телендә эшләнде дип әйтеп була, чөнки алар шигъри әсәрләр белән карала. Ягъни мин татарча һәм инглизчә шигырьләрне язып, билингваль ысулга киләм. Бу методиканы үзем уйлап чыгардым дип әйтеп тә була инде", ди Эльвина.

Ә Фирүзәнең диплом эше тулаем татарча булачак. Ул да фразеологизмнарны өйрәнә һәм фәнни эше башлангыч сыйныфларда укыту барышында кулланылачак.

— КФУда волонтерлык хәрәкәте ничек үсеш алган?

Эльвина әйтүенчә, волонтерлыкка университетта 1-2нче курсларда төркемнең кураторы җәлеп итсә, соңыннан студентлар үзләре бу эшкә тартыла икән.

Берничә ел элек кызлар русиякүләм конференциядә волонтер буларак катнашкан. Фирүзә фикеренчә, телефон һәм социаль челтәрләр аша аралашу чорында тере коммуникация күнекмәләре булдыру аеруча мөһим.

Волонтерлык үзеңне ачарга, кешеләр белән танышырга мөмкинлек бирә

"Русиякүләм ул конференциягә күп регионнардан катнашучылар килгән иде. Без алар белән бик теләп эшләдек. Гомумән, университетта конференцияләр еш булып тора һәм анда волонтер булып эшләү мөмкинлеге бар. Мондый эшләрне институт тәкъдим итә. Аның уңай яклары бик күп. Коммуникатив потенциал бүгенге көндә иң беренче урында тора. Чөнки телефон заманында без язып аралашырга күнеккән, урамга чыккач кеше белән сөйләшә белмәскә дә мөмкинбез. Ә биредә син кешеләр белән аралашырга өйрәнәсең. Волонтерлык үзеңне ачарга, кешеләр белән танышырга мөмкинлек бирә", ди Фирүзә.

— Дистанцион уку авыр булдымы?

Кызлар өчен дистанцион уку вакытында төркемдәшләрен, укытучыларны айлар буе күрми тору кыенрак булган. Читтән торып уку коммуникация сәләтенең югалуына да китерергә мөмкин, әмма болай уку алар өчен өстәмә мөмкинлекләр ачкан. Һәрхәлдә, кызлар бүген белем белән генә чикләнергә ярамый дип саный. Аралаша белү, әрсезлек, стресска түземлелек, үзеңне күрсәтә белү дә – мөһим сыйфатлар.

"Без былтыр дистанцион укыдык. Авыр булды, чөнки көн саен күргән кешеләреңне айлар буе күрми торырга кирәк. Шуңа карамастан, безгә күп кенә чит ил программалары ачылды. Мәсәлән, төркемебез белән АКШның төрле институтларында инглиз теле курслары үттек. Бу очракта мөмкинлекләр күп иде, ләкин бүген коммуникатив компетенция дә бик мөһим", ди Эльвина.

Белемең һәм талантың бүген янәшә барырга тиеш

"Уңышлы булу белемнән генә түгел, кешенең шәхси мөмкинлекләреннән, талантыннан да тора. Шул ук аралаша белү сәләте, әрсез булу да кирәк. Стресска түземлелек, минемчә, бүген кешедә иң беренче чиратта бәяләнә торган сыйфат. Үзеңнең җитешле якларыңны күрсәтә белү бик мөһим. Шуңа, зур белеме булмаса да, үзен күрсәтә белгән, таланты булган кешеләрнең дә яхшы урыннарда эшләве минем өчен гаҗәп хәл түгел. Белемең һәм талантың бүген янәшә барырга тиеш", ди Фирүзә.

— Укытучы булып эшкә урнашкач, эшеңнең ошамавын аңласаң, нишләргә?

Кызлар эшне яратып башкарырга дигән фикердә, шуңа эш алыштыру, тормышта үз урыныңны эзләү, үзеңне төрле һөнәрләрдә сынап карауны дөрес дип саныйлар. Эшеңне яратып башкарганда да берничә елдан аны үзгәртү ихтыяҗы туарга мөмкин.

"Эшләп карап, эшең ошамый икән, димәк, алыштырырга кирәк. Чөнки һөнәр кешенең тормышында мөһим роль уйный. Ул үсешеңә уңай йогынты ясамый икән, нигә әле алыштырмаска? Әгәр эшеңә яратып бармыйсың икән, тормышың сүрән, сүлпән тоелачак. Мин укытучыга укыйм, димәк, укытучы булып кына эшләргә тиеш дигән сүз түгел. Башка эшләрне карап була. Берәр журналга эшкә урнашырга, министрлыкка барырга була, фәнгә омтылыш булса – фән белән шөгыльләнергә. Кеше үзенең үсеше турында уйларга, үзен үстерергә тиеш", ди Эльвина.

Әгәр эшең сиңа ошамый, рәхәтлек бирми икән, алыштырырга кирәк

"Әгәр эшең сиңа ошамый, аннан туйгансың, ул рәхәтлек бирми икән, алыштырырга кирәк. Берничә ел эшләгәннән соң эшне алыштыру мөһимлеге хакында укыганым бар, гел бер эштә утырып психологик яктан янып бетәргә дә мөмкинсең. Яңа сулыш ачылсын, дөньяга карашың үзгәрсен өчен эш урыныңны алыштырып алу кирәк. Психологлар әйтүенчә, бу кешегә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә, бу – табигый әйбер. Әлбәттә, ел саен эш алыштыру турында сүз бармый", - ди Фирүзә.

— Милли университет кирәк дип саныйсызмы?

Фирүзә фикеренчә, бүген татарлар җәмәгать урыннарында үз телендә сөйләшергә ояла. Милли университет ачу татар телен саклап калуга, аның статусын күтәрүгә булышлык итәр иде.

"Без бит хәзер татар телен саклап калырга тырышабыз. Андый университетлар да булмаса, телнең киләчәге сорау астында дигән сүз. Алар ачыла икән, юкка гына түгел бит инде. Аларның максаты булачак. Татар теленең үсешенә, сакланып калуына алар йогынты ясаячак дип уйлыйм. Бүген татарлар шул ук урамда, автобуста барганда үз телендә сөйләшергә ояла – шундый кимчелекле ягыбыз бар", ди Фирүзә Кадыйрова.

— Галим булып китәргә, аспирантурада калырга теләгегез юкмы?

Эльвина инглиз телен укытуда үз методикасын булдырып, татар балалары өчен дәреслекләр язу турында хыяллана. Ул фәнни конференцияләрдә катнаша, фәнни мәкаләләр яза һәм киләчәктә дә бу эшне дәвам итәргә тели.

"Мин 1нче курстан бирле фәнни мәкәләләр язам, конференцияләрдә катнашам. Бүгенге көндә 30дан артык фәнни мәкаләм бар. Киләчәктә дә, Алла бирса, шушы эшемне дәвам итәргә җыенам. Татар балалары өчен татарча әсбаплар, дәреслекләр чыгару турында хыялым бар. Бу зур фәнни проект булачак. Ул минем диплом эшем, шундагы фразеологик әйтемнәр темасы белән бәйле. Фразеологик әйтемнәрне телгә кертү өчен, шуларны кулланып шигырьләр язам. Дипломым өчен яза башлаган идем, хәзер болай гына киләчәк өчен дип туплыйм", ди Эльвина Миңнуллина.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG